Дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевны туган ягы Пензада гына түгел, Санкт-Петербургта да хөрмәт итәләр. Пенза төбәгенең милли каһарманы Арслан Полкайның да Питер каласына мөнәсәбәте бар. Күптән түгел Пензада узган «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары утырышында бу хакта ассызыклап әйтелде.
Арслан Полкаев Петр I гаскәрендә хезмәт иткән, Азов походларында катнашкан. Патша батыр татарга Пензаның хәзерге Каменск районыннан җир биргән. Һәм Арслан әлеге җир биләмәләреннән алты татар — Кикино, Мочали, Кабылкин, Кутеевка, Телятино, Решетино авылларына нигез салган (элек бу җирдә руслар, мукшылар, чувашлар яшәгән булган). Әлеге сала атамалары башта татарча булган, руслаштырылсалар да, алар үз асылын, кыйбласын саклап калган.
Биредә телебез, йола-гадәт, бәйрәмнәр, үткәнгә, күренеклеләргә хөрмәт сакланышы кунакларны битараф калдырмады.
«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының Пензадагы утырышы әлеге төбәк батыры Арслан Полкай каберен зират кылудан башланды. Бу изге гамәлдә тирән мәгънә, биниһая зур тәрбияви көч ята. Әлеге салаларга нигез салган Полкайны пензалылар әнә шулай зурлый. Арслан үтерелгән урынга таш куеп, әйләндереп алганнар, каберен карап, тәрбияләп торалар. Кабердән ерак түгел стелла да урнаштырылган, янәшәдәге чишмәне чистартып, аны «Ак калфак» дип атап, ял итү урыны булдырганнар. Әлеге матур гамәлләре белән пензалылар Арслан Полкайның җирлекләре өчен кадерле булуын күрсәтә. Милләт, халык мәнфәгатен алга сөргән шәхесне зурлаган затлар үзләренә дә хөрмәт күрсәтә түгелме?!
«Татар халкының милли мирасы» туристик маршруты белән башланган сәяхәт аннан
Муса Акъгет, Заһир Бигиев, Муса Бигиев эзләре буенча дәвам итте. Алар — Арслан Полкай нигез салган алты авылдан чыккан күренекле затлар. Муса Бигиев туган Кикино авылы мәктәбендә туган як тарихын өйрәнү музее эшли. Биредә авылга нигез салган Арслан Полкай, күренеклеләр Муса Акъгет, Заһир Бигиев, Муса Бигиев турында шактый мәгълүмат урын алган. Гомумән, Пенза өлкәсендә татарның танылган уллары Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Мөнир Мазунов туган.
Музейда Муса Акъегет, бертуган Заһир һәм Муса Бигиевка киң урын бирелгән. Муса Бигиев ил-кыйтгалар гизгән, белем туплаган. Петербург университетының юридик факультетында ирекле тыңлаучы булган. «Өлфәт», «Әт-Тилмиз» журналлары белән хезмәттәшлек иткән. Сәясәткә тартылып, Россия мөселманнарының милли-азатлык хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсенә әйләнә. Мөселман корылтайларын оештыручылардан булып, «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең җитәкче органнарына сайлана. Каләм тибрәтә. «Шура» hәм башка газета-журналларда бәхәсле мәкаләләр бастыра, лекцияләр укый.Инкыйлаптан соң Петербург җәмигъ мәчетендә имам була. Шул рәвешле Муса Бигиев Питербургта үзеннән соң матур эз калдыра.
-Совет чорында Муса Бигиев “тыелганнардан” иде, еллар аша ул халкына, аның хәтеренә кайтарылды. Питерда Муса Бигиевка хөрмәт йөзеннән
мәртәбәле кунаклар катнашында
«Бигиев укулары» халыкара фәнни-белем бирү конференциясе оештырыла. Бигиев хезмәтләре зур тәрбияви көчкә ия. Шәхсән үзем аның басмалары, хезмәтләрен
Каюм Насыйри институты милли-мәдәни үзәгендә татар һәм гарәп теле курсларында кулланам,- ди «Ак калфак — Нева” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова.
Пенза халкының Мәскәү, Питер калалары белән хезмәттәшлеге дәвамлы, яшьләр әлеге калаларга юл тотып, төрле тармакта хезмәт куя, үз урынын, кыйбласын таба, таныла.
Форум барышында кунаклар Пенза төбәгенең тарихи, истәлекле урыннарында, «Ак тау» ял комплексында, «Мирас» музеенда
булды, татар телен үстерүгә, милли мирасны саклауга, тарихны барлауга өлеш керткән мөхтәрәм шәхесләр, рухи мирасны саклау юнәлешендә эшчәнлек белән танышты.
- Чит төбәктә яшәгән пензалыларның тел, милләт сагында торулары, күренекле шәхесләрен зурлаулары, эшкуарларның милләтҗанлы булулары сокландыра, — ди «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Шәхесләрен зурлаган, телен саклаган җирдә мәгънә, бәрәкәт барлыгына инандык.
Читкә чыгып гыйбрәт ал икән. Борынгылар белми әйтмәгән…
Рәзимә Кашапова.
[…] Чыганак: piter.tatar […]