27 май Санкт-Петербургта яшәүче татарлар өчен истәлекле көн. Моннан 28 ел элек төньяк башкалада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге эшли башлады. Ачыклап әйткәндә, 1996 елның 27 мае Даими Вәкиллекнең рәсми туган көне булып исәпләнә.
Безнең милләтебез тарихы гаять бай, гыйбрәтле һәм үрнәкле. Кайберәүләр үз язмышын Петербург белән бәйләп биредә җуелмас эзләрен калдырган. Юбилее буларак без Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге тарихына бераз байкау ясарга булдык.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк: 318 ел элек, 27 майда Санкт-Питер-Бурх ныгытмасы төзелешенә дә тәүге таш салына.
28 ел элек төзелгән Татарстан республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллек, төньяк башкалада әһәмиятле урын тота. Даими вәкил вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов, аның урынбасары Дамир Сабиров. Әлеге дәүләт учреждениесе төбәктә Татарстанның икътисадый һәм мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдыра. Соңгы елларда Даими вәкиллек каршында ачылган Каюм Насыйри исемендәге үзәк туган телне укыту буенча шактый уңышлы эшли.
Русиянең Төньяк-Көнбатыш төбәгендә Татарстан Республикасының Даими Вәкиллеген төзү фикере узган гасырның туксанынчы елларында туа. СССР таркалганнан соң, союз һәм республика карамагындагы министрлыклар һәм ведомостволар эшчәнлеге туктатыла. Нәтиҗәдә төбәкләрдә даими вәкиллекләр оештыру көн кадагына суккан, кичектергесез мәсьәләгә әйләнә.
Беренче елларда төбәктә Татарстан мәнфәгатен даими вәкил республика Хөкүмәте биргән ышаныч кәгазенә таянып яклый. 1994 елда Сәүдә-икътисад вәкиллеге, ә 1996 елда Татарстан республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге барлыкка килә.
Даими вәкиллек өч төп юнәлештә эш алып бара. Бу – икътисадый элемтәләр, мәдәни программа һәм милләттәшләр белән бәйләнеш. Төп максат — шәһәрдә һәм өлкәдә яшәгән татарларның милли үзенчәлеген, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итү.
1996 елда Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Санкт-Петербургның ул вакыттагы губернаторы Владимир Яковлев кул куйган “Икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлек принциплары” турындагы килешү ике арадагы мөнәсәбәтләрне көйләүче төп документ була. Әлеге документ нигезендә төбәкара хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерүче тагын берничә килешү балыкка килә.
Илдә икътисад торышы төрле чорлар кичерде. Узган һәм быелгы ел билгеле сәбәпләр аркасында шактый катлаулы булды. Шуңа карамастан, Татарстанның Петербургтагы Даими Вәкиллеге төрле милли — мәдәни чаралар оештыруны туктатмады. Икътисадый юнәлештә дә сизелерлек эшләр башкарыла. Әйткәндәй, нәкъ менә Даими вәкиллек Татарстанның эре һәм урта предприятие-учреждениеләренә биредә үз филиалларын булдыруда ярдәм итә. Петербург базарына “Татнефть-Балтика”, “Ак Барс» банкы, “Восток” сәгать заводы, “Татспиртпром”, “Татпетро” оешмалары, “Мир” һәм “Свияга” маркалы суыткыч эшләү заводлары, “КамАЗ”, “Нижнекамскшина” предприятиеләре, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы, “Красный Восток” сыра кайнату компаниясе һәм башкалар чыга. Хәзер алар үзгәреш кичерде яки үзаллы эш итә.
Казанны һәм Петербургны тарихи элемтәләр бәйли. Ике араны ныгыткан чаралар җитәрлек булды һәм оештырыла.
Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәрен яклап күп татарстанлылар башын салды. Бу турыда обелискларда һәм мәрмәр ташларда язылган татар фамилияләре дә ачык сөйли. Пискарев мемориал зыяратында Ленинградны немец-фашист илбасарлары утка тотканда һәлак булган 20 мең татарга тактаташ кую истәлекле вакыйгага әйләнде. Санкт — Петербургта һәм Тосно шәһәрендә Муса Җәлил исеме белән бәйләнгән тарихи урыннар барлыкка килде. Батыр шагыйрьнең исеме хәзер төньяк башкаладагы мәктәп музейларында урын алды.
2000 елда төньяк башкаладагы Даими вәкиллек тәкъдиме белән, Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәре һәм өлкәсе җирендә һәлак булган, госпитальдә үлгән, вакытсыз югалган ул вакытка билгеле 13 мең 44 яугирнең исеме кергән Хәтер китабы дөнья күрде. Узган ел «Без сиңа ярдәмгә килдек, камалыштагы Ленинград» китабы нәшер ителде.
Санкт-Петербургта татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча искиткеч бай фәнни һәм мәдәни кыйммәтләр тупланган. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә Дәүләт Эрмитажының Татарстан башкаласында даими эшләүче филиалын ачу, Санкт-Петербургның — 300, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оештыру мөмкин булды. Киләчәктә дә, Казанда һәм Санкт — Петербургта истәлекле күргәзмәләр оештыру планлаштырылган.
Казанда Урыс дәүләт музее филиалын булдыру өчен Дәүләт сынлы сәнгать музее белән сөйләшүләр алып барылды.
Ә инде, бераз гына романтикага бирелеп, алда торган мөһим планнарга килгәндә, ул Санкт — Петербургта татар мәктәбе (сыйныфы) ачу, үзешчән сәнгатьне күтәрү, милли гәзитне аякка бастыру белән бәйле.
Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар иҗтимагый оешмалары һәм җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә яши һәм эшли. Без бу хакта яздык. Шунлыктан алда билгеләнгән җаваплы бурычларны ул лаеклы үтәчәгенә ышаныч зур.
Агымдагы елның 28 июнендә шәһәр иҗтимагый милли-мәдәни мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев) оештырылуга 24 ел тула. Ул Санкт-Петербургның «Нур», «Чишмә», «Юлдаш» һәм чит илдәге татарлар белән элемтә тоткан «Ватан» җәмгыятьләре ярдәмендә теркәлде. Мохтәрият милли һәм дини ислам мәдәниятен арытаба үстерү, башка милләт вәкилләре белән дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан төзелде. Татар милли-мәдәни мохтәрияте Санкт-Петербургта төзелгән беренче милли оешма. Ул Русия Федерациясенең “Иҗтимагый оешмалар турында” һәм “Милли-мәдәни мохтәрият турында” гы Законнары нигезендә барлыкка килде.
Быел Санкт-Петербург шәһәренә нигез салынганга 321 ел. Нева ярларында татарлар да шулкадәр чор яши. Алар төньяк башкаланы тәүге төзүчеләр була. Татарлар Петербургта, иң тәүдә, төзүчеләр, хәрбиләр булган, сәүдә белән шөгыльләнгән. Биредә күренекле руханилар эшләгән. Бөек һәм олуг Җәмигъ мәчете дә биредә салынган. Ул күренекле көнчыгыш мөселман архитектурасы һәйкәле булып тора. Русиядәге тәүге Корән шушында басыла. Дипломатлар, тәрҗемәчеләр, Санкт – Петербург император университеты укытучылары арасында да татарлар булган.
Милләттәшләр истәлегенә Петроград ягында Татар тыкырыгы сакланган. Биредә билгеле Татар бистәсе булган. Шушы ук җирлектә Казан һәм татар җәмәгатьчелеге ядәме белән бөек Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Аны талантлы сынчы Әхнәф Зыякаев иҗат итте. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле куелган сквер татарларның гына түгел, петербурглыларның да яраткан ял урыны хәзер. Анда татар рухы хөкем сөрә.
Санкт — Петербургта татар җәмәгатьчелеге һәрвакыт һәм бүген дә күпкырлы һәм күптөрле тормыш белән яши. Милли – мәдәни, ветераннар, дини, хатын–кызлар, спорт җәмгыятьләре күптән үзен танытты. Биш ел элек барлыкка килгән Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы (баш мохәррире Равил Закиров) шәһәрдә яшәүчеләрне яңалыклар белән даими таныштырып бара. Портал тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Күп чараларны Петербург Татар порталы Татарстанның Даими вәкиллеге белән берлектә һәм үзара тигез хезмәттәшлектә алып бара.
Татарстан Республикасы белән бәйле һәр чарага Петербург татарлары җитди әзерләнә һәм лаеклы рәвештә оештыра.
Төньяк башкала икътисадына, фәненә, мәдәниятенә сизелерлек өлеш керткән милләттәшләребез җитәрлек. Татар халкының күренекле вәкилләре хакында ихтирам белән күп язылды.
Санкт-Петербург музейларында ата – бабаларыбыздан калган күп хәзинә саклана. Бу хәзинәләрне төрек, ислам, дин белгечләре өйрәнә. Казанлылар, һичшиксез, “Кобрат хан хәзинәләре” һәм “Алтын Урда хәзинәләре” кебек бай күргәзмәләрне хәтерлидер. Алар Дәүләт Эрмитажы фондыннан алып күрсәтелгән иде. Бу олуг күргәзмәләрне Татарстан Республикасының Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырды.
Төньяк башкалада күренекле татар халкы вәкилләре күп булган һәм бар. Санкт – Петербург Җәмигъ мәчете төзелешен әйдәүче, Русиядә тәүге татар гәзите “Нур”га нигез салучы, нәшер итүче һәм аның мөхәррире Ахун Атаулла Баязитов шул чагу шәхесләрнең берсе. Әлбиттә, Сайра Вельшакова, Иниятулла Кутуев, Әнвәр Сәетбагин, Шамил Акбулатов, Наил Кикичев, Лев Гумилев, Әнәс Халидов, Гәрәй Баиров һәм Фәттах Кутушев кебек күренекле милләттәшләрнең һәркайсы хакында аерым китап язарга мөмкин булыр иде. Әмма бер хәбәрдә генә төрле вакыйгаларга бай җәмгыять тормышын һәм билгеле шәхесләрен тулысынча күрсәтү мөмкин түгел.
Төньяк башкала белән Татарстан арасы башка бүтән бөтен шәһәрләргә караганда да якынрак, элемтәләр нык кебек… Санкт-Петербург һәм Казан дөньякүләм мәдәният һәм сәнгать үзәге калалары, ике башкала да рухи, тарихи һәм архитектура мирасына бай. Биредә Казан, Татарстан башкаласында Санкт-Петербург урамы бар.
Петербург белән Казанны эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Ике бөек шәһәрнең дусларча мөнәсәбәтендә «Казанның 1000 һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы уңаеннан ике яклы чаралар үткәрү хакында» килешү кабул итү яңа юнәлеш булды. Нева шәһәрендә «Казан аллеясы» барлыкка килде, анда 300 юкә утыртылды. Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләгәндә Санкт-Петербургның социаль — икътисади, җитештерү-хуҗалык, фәнни-мәгариф һәм мәдәни өлкәләре булышты. Хәзерге чорда яшәгән казанлылар да, петербурглылар да ике шәһәрнең бөек тарихи юбилейлары шаһиты булулары белән горурлана. Тарихи юбилейларны оештыруда ике яктан да милләттәшләр зур өлеш кертте.
Русиянең тәүге башкаласы булган калада Казан үзенчәлекле бер тарихи утрау ул. Биредә Казан мәйданы, ике Казан урамы, Нева проспектында Казан күпере, тәүге милләттәшләр яшәгән Татар тыкрыгы һәм башка истәлекле тарихи урыннар бар.
Фоторәсемәр ачык мәгълүмат чыганакларыннан алынды.
Зәрия Хәсәнова,
«Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.