Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә; Габдулла Тукай
Минтимер Шәймиев туган көнне аны кулына алган кендек әбисе:
— СобханАлла! МашАлла! Булдырыр бу бала! -дип, — бер гаҗәпләнеп, бер сөенеп кычкырып көлгән диләр.
Аннары кендек әбисе яңа туган малайны Сарашлы инешеннән алынган көмеш суда коендырган.
Тормыш белән беренче танышуы шулай кендек әбисенең яңгыратып көлүе һәм Сарашлы инешенең салкынча суында коенуы белән башланган ир бала сискәнепме, әллә үзенең дөньяга тууын белдерергә теләпме кычкырып елап җибәргән. Аның елау тавышы Шәймиевлар гаиләсенә генә сыймыйча, бик еракларга яңгыраган.
Моннан 85 ел элек Җир йөзенә таралган әлеге тавыш бүгенге көндә дә кайтаваз булып ишетелә һәм көнүзәгендә яңгыраш таба.
Ихтимал, кендек әбисенең «Булдырыр, бу бала», дигән сүзе фәрештәләрнең Амин дигән вакытына туры килгән булса кирәк. Һәрхәлдә, тормыш Минтимер Шәймиев алдына бик күп кичектергесез чишәсе мәсьәләләр куя. Минтимер Шәриф улы ул хәл- вакыйгаларны һәрчак уңай хәл итү юлын таба. Халкыбыз алдында торган борчу – мәшәкатьләрне җиңеп чыгуда аңа тумыштан бирелгән зирәклеге, тормышны, милләтне яратуы һәм диннәрне тигез күрүе ярдәм итә.
Шушы күркәм сыйфатлары аңа дөньякүләм абруй яуларга, татар халкын галәм киңлегенә алдынгы, белемле, хезмәт сөючән һәм дустанә милләт итеп күрсәтергә, Татарстанны алдынгы илләр рәтенә күтәрергә мөмкинлек бирде.
Табигать Минтимернең тууын бәрәкәтле җирдә насыйп иткән. Бернәрсә дә, беркайчан да эзсез үтми. Игътибар итегез: Актаныш районы — Ак таныш — аклык, пакьлек, чисталык, тугрылык һәм ачык тәвәкәллекне аңлата. Минтимер — үзе тимер, сынмас, сыгылмас һәм бөгелмәс, сатмас. Кешенең исеме язмышын билгели диләр, дөрестер. Ел башында туган (милләтне, халыкны җитәкләүче юлбашы һәм илбашы). Әнәк- әнә дигән сүздән алынган булса ирәк. Әнә- алга кара! Менә шуннан соң язмыш юк, дип әйтеп буламы!?
Минтимер Шәймиевы булу белән халкыбыз бәхетле. Шушы уңайдан Уфада булган бер вакыйга исемә төшә. Без, Башкортостанда зур чара үткәрелү уңаеннан, анда кайткан иде. Журналистларны православие дине вәкилләре белән очраштырдылар. Сүз ничектер Казанга күчте. Шунда урындагы православие дине оешмасы җитәкчеләреннән берсе, мин Шәймиевка мең рәхмәтлемен. Аның диннәрне тигез күрүе һәм зур эшләр алып баруы сокландыра, исәнлегенә дога кылабыз, диде.
Күрше республика. Казанда да яшәмиләр. Хәер изге эшләр географик киңлек белән билгеләнми бит. Яхшы эшләр телдән- телгә күчүчән.
Актаныш районының Әнәк авылы — районда иң төзек һәм иң алдынгы авылларның берсе. Матур-матур өйләр, ямь-яшел басулар, асфальт юллар, авылга тартылучы яшьләр һәм тәртип, дип яза матбугат. Шушы күркәм җирдә 1937 елның 20 гыйнварендә дөньяга килгән Минтимер Шәймиев гомерен татар халкын үсеш баскычында югары күтәрүгә, данлы итүгә, талантларны ачуга багышлады.
Күренекле сәясәтче, 1991-2010 елларда Татарстан Республикасы президенты (аны өч тапкыр бертавыштан 1996, 2001 һәм 2005 елларда шушы вазыйфага кире сайладылар). 2001 елда Мәскәү мэры Юрий Лужков белән икесе «Единая Россия» партиясенә нигез салдылар. Бүгенге көндә Минтимер Шәймиев Татарстан Президентының Дәүләт киңәшчесе, «Янарыш» фонды рәисе.
Нәкъ менә Минтимер Шәймиев “Татарстан модулен” булдырды. “Татарстан модуле” дигәндә, без ямьле, күркәм, матур һәм кунакчыл Казанны күз алдына китерәбез. Татарстан башкаласына юл төшсә, күңелләр шатлык һәм дулкынлану белән тула. Һәр очрашу – үзе бер тарих.
Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары өчен Минтимер Шәймиев аеруча якын. Бу хакта без берничә тапкыр яздык. Петербургта Минтимер Шәймиев Сабантуйларда, милләттәшләр өчен әһәмиятле булган вакыйгаларда катнашты. Атаулла Баязитов яшәгән йортка тактаташ куйганда да килде. Аның белән һәр очрашуны төньяк башкалада яшәүче татарлар зур җылылык белән искә ала, бергә төшкән фотоларны кадерләп саклый.
Төньяк башкаланың – 300, Казанның – 1000 еллыгында ике арада махсус рәсми программалар төзелде. Бу ике башкала бүтән Русия шәһәрләренә караганда да бер –берсенә рухи, милли-мәдәни, икътисадый нык якын. Казан да, Санкт- Петербург та милли-мәдәни, икътисадый һәм туризм үзәге булып тора.
Казан (Татарстан Республикасының Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, даими вәкил Ренат Вәлиуллин) ярдәме белән Петербургта ана теле саклана һәм үсеш ала бара.
Татарстан Республикасының Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Piter tatar порталы командасы (баш мохәррире Равил Закиров) Казан белән даими мәгълүмати элемтәдә тора.
Без төньяк башкала татарлары рухи башкалабыз Казаннан көч алып яшибез һәм күренекле илбашы, юлбашы – Минтимер Шәймиев белән чиксез горурланабыз.
Минтимер Шәриф улына корычтай сәламәтлек, галәм киңлегендәге планнары тормышка ашуын телибез.
Ә бит кендек әбисе дөрес әйткән. Булдырды бу бала, егет, ир, әти һәм картәтәй. Безне дә булдырырга чакыра. Булдырырбыз! Без бит Шәймиев токымнары.
Фоторәсемнәр “Нур-Свет” 1905-2010” брошюросыннан (авторы Зәрия Хәсәнова) алынды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.