10–13 апрельдә шәһәребездә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең иң яхшы спектакльләрен бирә. Гастрольләр Звенигородская ур., 30 адресындагы “Суббота” театрында булып уза.
Казанда татар телендәге спектакльләрне еш кына карап булса, бездә, әлбәттә, шулай түгел. Шуңа күрә шәһәребезгә татар театрларының һәр килү – татар мәдәниятен хөрмәтләүчеләр өчен чын бүләк. Профессиональ, уйлатучы постановкаларны күрү Петербург тамашачылары өчен кызык; алар татарча барсалар, җәмгыятебез өчен бу бик мөһим вакыйгага әверелә.


Әлбәттә, театрларның татар телендәге спектакльләрен карарга бары тик татарча белүчеләр йөрми, шуңа күрә шундый очракларда бар тамашачыларга да синхрон тәрҗемә наушниклары тәкъдим ителә, Кариев театры гастрольләрендә дә шулай. Ләкин, үзем күрүемчә, кунакларның күбесе наушникларны алмый, саф татар телен тәрҗемәсез тыңларга тели. Бу шатландыра. Спектакль алдыннан театр директоры Илнур Гайниевның бу кичне татарча сөйләве белән ачканы да татар тамашачыларын шатландырды.

11 апрельдә “Питер.татар” порталы корреспондентлары – Фәридә Гренда һәм мин – “Рөстәм маҗаралары” спектакленә барырга булдылар. “Суббота” театрының кечкенә залында бу гадәти булмаган спектакльне карау безнең күңелебездә нык тәэсир калдырды. Бөтендөнья Ватан сугышында катнашкан язучы Гадел Кутуйның фәнни-фантастикалы романы буенча Айдар Әхмәдиев тарафыннан эшләнгән һәм режиссёр Тимур Кулов тарафыннан куелган спектакльдә бары тик ике актёр уйный: Альбина Гайзуллина (Татарстан Республикасы атказанган артисты) һәм Булат Гатауллин. Икәү алар, якынча ун роль башкарып, тамашачының күзе алдына гүя бөтен дөнья китерәләр. Кайвакыт бу дөнья күңелле була, ә кайвакыт коточкыч – чын тормышта кебек. Шунысы аеруча кызык: бу постановкада актёрлар үз сүзләрен генә түгел, пьесада җәяләрдә языла торган автор ремаркаларын да әйтә (мәсәлән, следователь: “Следователь яза”, – дип әйтә); бу бик үзенчәлекле, постмодернизм рухындагы алым тамашачыга хәтерләтә: бу дөнья тылсымсыз да чын түгел, анда нәрсәдер ватык.




Спектакль сюжеты буенча, алманнар белән сугыш барган вакытта, тугыз яшьлек Рөстәм исемле татар малае, абага чәчәген табып, аны ашап, кешеләргә күренми торганга әверелә һәм фронтка үз әтисен табар өчен китә. Актёрлар еш кына күңелле итеп уйнаса да, спектакль үзе бик күңелсез: Рөстәм әтисен дә тапмый, башка кардәшләрен дә югалта. Бәлки, яшүсмерләр өчен бу гаять авыр әсәр була ала (хәер, балалар һәм яшүсмерләр залда юк иде диярлек), ул олы кешенең дә җанын тетрәндерә. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның, артистларны озак җибәрмичә, аларга берничә минут дәвамында аягүрә алкышлаганы моны тулысынча исбатлый. Дөрес, милли мәдәният күңел ачу чараларыннан гына тормый – чын, югары сәнгать турында да онытмаска кирәк.





Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының Санкт-Петербургтагы гастрольләре Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы гастрольләр һәм концертлар планы үз эченә алган “Большие гастроли” программасы буенча “Росконцерт” федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырыла. Бу гастрольләр кысаларында театр дүрт спектакль күрсәтә: “Бәхетле көнем” (10 апрель), “Рөстәм маҗаралары” (11 апрель), “Гөлчәчәк” (12 апрель), “Йосыф” (13 апрель). Килми калмагыз!

“Питер.Татар” порталы Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенә корреспондентларына спектакльгә түләүсез рәвештә барырга мөмкинлек барганы өчен рәхмәт белдерә.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.