8 апрельдә “Октябрьский” зур концертлар залында зур уңыш белән популяр җырчы Алсуның концерты булып узды, аны тыңларга якынча дүрт мең кеше килде.

Алсу – Россия Федерациясе атказанган артисты, Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортстан Республикасы халык артисты да. Һәм бу исемнәр аңа заяга бирелмәгән, чөнки ул илебездә бик популяр, аны бик күп кеше чын күңелдән ярата. Петербургта яшәүче Алсу табынучылары аның концертын бик нык көткәннәрдер, чөнки соңгы тапкыр ул шәһәребездә егерме ел элек концерт биргән!

Көмеш күлмәктә дә бик матур…

Аның музыкаль карьерасы егерме биш елдан күбрәк инде сузыла, әмма ул хәзер дә япь-яшь кыз кебек күренә. Аңа карап, аңлыйсың: татар хатын-кызлары иң матурдыр. Алсуны татар милләтенең символларының берсе дип атап була, чөнки хәзерге татар хатын-кызы нәкъ шундый булырга тиеш: матур, сәләтле, бәйсез, балаларны һәм гомумән кешеләрне яратучы да. Бу сыйфатларына күрә аны татарлар гына түгел, бар Россия милләтләре вәкилләре дә яраталар. Алсу гадәттә русча җырласа да, татар булуы турында беркайчан онытмый: сез аңарда татар һәм башкорт телләрендәге “Туган тел” дигән альбомы барлыгы турында белдегезме? Ә шәһәребездә футбол Конфедерацияләр кубогы ачылу тантанасында татарча җырлаганын хәтерлисезме?

…кызыл костюмда да бик матур!

Петербургтагы табынучылары да, Алсу үзе дә озак көткән концерт бик зур уңыш белән булып узды. Җырчыга Андрей Медведев җитәкчелегендәге Санкт-Петербург эстрада-симфоник оркестры ярдәм итә иде, бу хәл дә ул кичнең тылсымлы атмосферасына үз өлешен кертте. Алсу тамашачылар алдына искиткеч матур көмеш төсле күлмәк киеп чыкты, аның назлы тавышы да көмештәй яңгырады. Концертның икенче өлешен исә ул модалы җете кызыл костюмда алып барды. Табынучылар Алсуның танылган җырларын да, яңаларын да тыңладылар. “Свет в моём окне”, “Лунная тропа”, “Весна”, “Я хочу одеться в белое” җырлары бар тамашачыларның да йөрәкләрен буйсындырдылар. “Поверь мне” җырын Алсу белән Игорь Крутой академиясе каршындагы балалар хоры башкарды. Әйтергә кирәк: Алсу ул концертта җырлап кына калмый, үзе турында сөйли иде дә. Үз карьерасы өчен ул ата-анасына һәм аның белән эшләгән авторларга бик рәхмәтле. Һәм бу да бик дөрес сыйфат!

Алсу Игорь Крутой академиясе балалар хоры белән

Концертта Алсу күптән түгел җырлап китергән “Чужая” җырын да җырлады, бу аның премьерасы булды. Бу бик матур, күңелдә эз калдыручы җыр! Алсу үзе әйткәнчә, ул аның шәхси тормышындагы кыенлыклар белән бәйле рәвештә туган, ләкин бар булган хәлләр дә – яхшыга, дип ышандырды ул. Чынлап та, бар булган хәлләр дә – яхшыга!

Ахырда Алсу үзенең ике иң популяр җырын – “Зимний сон” һәм “Иногда”ны башкарды. Тамашачылар, кәнәфиләреннән торып, үтү юлларына чыктылар, сөйгән артисткасы белән бергә җырладылар. Аның матур, назлы җырлары – күңелгә чын рәхәт.

Аңарда табынучылар бик күп!

P.S. Хәзер дә хәтерлим: мин башлангыч мәктәп вакытында хорга йөргән чакта минем Алсу фотосы булган көндәлек бар иде. Егерме елдан мин аны ниһаять күрдем – һәм ул элеккечә яшь! Шулай дип әйтеп буладыр: мин шундый матур, назлы, нәфис татар хатыны турында яшерен хыялланам.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы һәм «Санкт-Петербургтагы МК.РУ» сайтының https://spb.mk.ru/photo/gallery/52485-1033078.html сәхифәсеннән.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости