Кичә, 8 декабрьдә, Санкт-Петербургта, Невский проспект, 46 адресындагы “Буквоед” китаплар кибетендә, журналист Радик Әмиров җәмәгатькә үзенең яңа китабын тәкъдим итте, аның исеме “Исламский этикет”. Бу китапта бик аңлаешлы телдә мөселманнарның дөньяга карата ничек мөнәсәбәт итүе турында язылган. Китаптан укучы мөселман кешеләренең гаилә, бизнес, ашамлыклар, кунакларны кабул итү турында нәрсә уйлавы, Рамадан аеның нәрсә булуы һәм күп башка әйберләр турында да белеп алыр.
Без күпмилләтле, күпконфессияле илдә яшәгән сәбәпле, безгә, Россия яшәүчеләренә, шул китап бик кирәкле иде. Еш кына христианнар (мәсәлән, руслар, удмуртлар, чувашлар) мөселман күршеләрен (мәсәлән, татарларны, башкортларны, дагстанлыларны, Урта Азия халыклары вәкилләрен), аларның гореф-гадәтләрен аңламыйлар, шуннан күп төрле мәсьәлә туа ала. Ә мөселманнар – Россия территориясендә күптән яшәгән кешеләр бит, ислам дине исә – Россия мәдәниятенең бик әһәмиятле өлеше, моны онытырга ярамый. Без бер-беребезне яхшырак аңласын өчен, низаглар чыкмасын өчен безгә мөселманнар фикер йөртү ысылу турындагы ышанычлы мәгълүмат бик кирәкле. Һәм ниһаять шундый китап быел “Эксмо” нәшритында басылып чыкты. Ул Россиядә конфессияара мөнәсәбәтләр гармонизацияләүгә керткән зур өлеш дип әйтсәк, ялгышмабыз.
Радик Әмиров – танылган татар журналисты, Мәскәү өлкәсендә яши. Ул – “Россия сегодня” медиатөркеменә керә торган РИА “Новости” мәгълүмат агентлыгы үз хәбәрчесе, ислам турында төрле мәкаләләр яза. 2003 – 2005 елларда Россия Федерациясе мөселманнарының Дини нәзарәтенең матбугат хезмәтен җитәкләгән, “Мөселман журналистлары лигасы” оешмасы рәисе булган. Мәктәп укучылары өчен ислам мәдәнияте дәреслекләренең авторларының берсе булып тора.
Элегрәк “Исламский этикет” китабының презентациясе Мәскәүдә дә булып узды. Анда Мәскәү мөфтие урынбасары Марат Алимов һәм “Россия сегодня” медиатөркеме баш директоры, “Россия-1” телеканалындагы “Вести недели” тапшыруы алып баручысы Дмитрий Киселёв катнаштылар. Дмитрий Киселёв әйтүенчә, Радик Әмировның яңа китабы – “кыйммәтле әсәр”, ул ислам турындагы хорафатларның күбесен фаш итә. “Мин кайбер бүлекләрне чыннан да су кебек эчеп җибәрдем: балаларга, хакимияткә мөнәсәбәт, расизм, хаҗ һәм өммәт, алдау – бу бәһасез бит, моны формалаштырырга кирәк иде, һәм бу, аңлавымча, ислам этикетын дөньяви бәян итүнең беренче тәҗрибәсе”, – диде Дмитрий Киселёв РИА «Новости» порталы буенча.
Мәкалә авторыннан: миңа үземә дә бу китап бик кирәкле. Татар теле үзөйрәткече авторы булып, мин Санкт-Петербург татар җәмгыяте тормышына өстәлдем, ләкин рус кешесе булган сәбәпле, татарларның дине, ислам турында һәм мөселманнар фикер йөртү ысулы турында күп нәрсә аңламыйм. Шуңа карамастан, мөселманнарны һәм аларның гореф-гадәтләрен, әлбәттә, хөрмәт итәм, аларның Россия аерылгысыз өлеше булуы миңа ачыктан-ачык. Мөселманнар үз динен сакларга әзерлеге, алар өчен дине әһәмиятле булып калу хөрмәт итәрлек, дип уйлыйм. Сер буларак әйтәм, миңа ислам динен тотучы татар кызлары да ошыйлар, шуңа күрә алар белән аңлашылмаучылыкларсыз, үпкәләүләрсез ничек сөйләшергә аңлау миңа шәхсән дә бик мөһим. Шуңа күрә “Исламский этикет” китабы булып чыкканы өчен мин аның авторына Радик Әмировка бик рәхмәтлемен, мин аны зур кызыксыну белән укып чыгармын.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фото авторныкы һәм Фәридә Гренданыкы.