Санкт-Петербургта, шәһәр көньяк-көнчыгышында урнашкан «Рыбацкий» мәдәният йортында, «Татар кызы – 2024» конкурсының төбәк этабы булып узды. Соңгы вакытта бу конкурс бик популяр булды, ул үзенә һәм катнашучы кызларга карата татар җәмгыятендә күп игътибар җәлеп итә. Төрле төбәкләрдә җиңгән татар кызлары катнашуында конкурсның финалы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үткәрелә.

Бу конкурста татар кызларына туган телен һәм мәдәниятен белүен, чыннан да яратуын исбатларга кирәк. Алар сценада, матур күлмәк киеп, чыгыш ясыйлар – җырлыйлар, бииләр, шигырьләр яттан укыйлар. Бу матурлык конкурсы гына түгел: анда татар кызларының үз милләтенең гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, теленә карата ихтирамы итүе бәяләнә. Шуңа күрә «Татар кызы» конкурсына туган телен һәм мәдәниятен хөрмәт итүче кызлар гына эләгә алалар.

Санкт-Петербургтагы «Татар кызы» конкурсы «Питер буйлары» татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Чараны әзерләүгә вакыт аз булган булса да, барысы да яхшы булып узды. Конкурсның финалы алдыннан Петербургта яшәүче татар матуркайлары төрле мастер-классларда катнаштылар. Янифә Федосова конкурста катнашучы кызлар өчен калфак эшләп чыгару буенча мастер-класс үткәрде, аннары танылган модель Екатерина Шарова кызларга үз-үзеңне сценада ничек тотарга, үз-үзең турында иң яхшы юл белән ничек сөйләргә кирәклеген аңлатты. Кызлар өчен бу тәҗрибә кызыклы һәм файдалы булды.

Ниһаять 27 июньдә шәһәребездә «Татар кызы – 2024» конкурсы төбәк бәйгесе финалы булып узды. Бар катнашучылар да үзләрен иң яхшы тарафлардан күрсәттеләр, кунакларны үзләре әзерләгән татар ашамлыклары белән сыйладылар да. Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров җитәкчелегендәге жюрига конкурста җиңүче сайларга бике авыр булган. Нәтиҗәләр менә шундый:

«Татар кызы – Санкт-Петербург 2024» – Регина Сарвакова

«Татар кызы – Ленинград өлкәсе 2024» – Диләрә Йосыпова

«Иң ихлас кыз» титулы иясе – Рианна Габдрахимова

«Питер.татар» порталы редакциясе кызларны бу титулларга ияләр булганнары өчен чын күңелдән котлый һәм аларга киләчәктә дә уңышлар тели! 

Әлеге мәкаләнең авторы буларак аеруча чын күңелдән Диләрәне тәбрик итәргә теләр идем. Үзенә 19 яшь кенә булса да, ул биш ел инде Ленинград өлкәсе «Файда» татар җәмгыяте активисткасы булып тора. Элегрәк ул «Питер.татар» порталы тарафыннан оештырылган Муса Җәлил гомере һәм иҗаты буенча онлайн-викторинада да җиңгән иде, башка чараларда да татар оешмаларыннан күп рәхмәт хатларына иясе булды, татар һәм чуваш җәйге милли бәйрәмнәрендә актив катнаша. Ул чын татар кызы, аны бар Петербург татар җәмгыяте белә дә, ярата да.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча 

Максим Кузнецов,

КФҮ фәнни хезмәткәре, әзерләде

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости