Петербургта татар хатын-кызларының якты вәкиле Роза Абдулловна Гущина вафат булды, бу фани дөньяны калдырды. Бик талантлы лидер һәм оештыручы, аңа хатын-кызлар тартыла иде, ул аларны үзенә җәлеп итте һәм берләштерә белә иде. Аның җитәкчелегендә татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Петербургта ике дистә елдан артык үз эшчәнлеген алып барды. Бу безнең шәһәрнең күренекле хатын-кызлары, мәсәлән, Роза Абдулловна Гущина, Мөхлисә Хәмзиновна Зарипова, Сайра Азымовна Вельшакова, Әлфинора Шәрәфетдиновна Гафурова татар халкының мәдәниятенең бер якты йолдызлыгын тәшкил иткән вакыт иде.

Роза Абдулловна татар гаиләләре өчен берсүзсез авторитет булып торды, аларда Энҗе, Алия, Альбина, Эльвира, Эльмира, Алсу һәм башка балалар үсеп барды. Кызлар ансамбльдә җырлыйлар иде һәм бииләр иде, татар телен өйрәнделәр, җәйләрен Роза Абдулловна җитәкчелегендә татар җәйге лагерьларында үткәргннәр иде. Ә хәзер шушы малайлар һәм кызлар үсеп, татар халкының гореф-гадәтләрен саклыйлар.

Табигатьтән Роза Абдулловна бик матур тавышка ия иде, ул безне беренче нотадан ук яулап ала иде. Рәхимҗан Хәлиулла улы Теляшов үзенең «Нева ярларында татарлар» китабында аның турында бик күп җылы сүзләр яза.

Әниләребез исән чакта, без аларның уллары һәм кызлары булып калабыз. Алар башка дөньяга киткәндә, аларның бурычлары безнең җилкәбезгә төшә. Санкт-Петербург татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева»иҗтимагый оешмасы хөрмәтле Роза Абдулловна Гущинаның туганнарына һәм дусларына тирән теләктәшлек һәм ярдәм белдерә. Аның турында истәлек татар җәмәгатьчелегенең йөрәкләрендә мәңгегә сакланачак.

Фирая Рәшитова

«Ак калфак-Нева»

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости