Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды

4 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә Милли Шура әгъзалары белән бергә Россия регионнарыннан килгән милли оешмаҗитәкчеләре дә катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алыпбарды. Ул, агымдагы елның 2 аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. «10 гыйнвардан башлап 1 мартка кадәр Россиянең 8 федераль округындататар активы белән очраштык. Милләттәшләребезне борчыган төп мәсьәләләр өлкәләрнең, республикаларның хөкүмәт вәкилләре белән бергә бер өстәлгә җыелып хәл ителде. Меңәр  кешелек залларда татар җыры яңгырады, күпмилләтле Россия халкының дуслыгы күрсәтелде. Калининградтан алып Камчаткагакадәр узган юлдагы һәр татарга барып җитәргә тырыштык”, диде Милли Шура рәисе. Очрашуларда  махсус хәрби операциядә катнашыпдан казанган милләттәшләребез батырлыгы турында, якынлашып килүче Президент сайлауларына милләттәшләребезнең актив катнашырга чакыру да ассызыкланган.  “Бүгенге көндә Россиядә 190 нән артык милләт вәкиле яши. Халык саны буенча без, татарлар, Россиядә икенчеурында торабыз. Бүгенге вәзгыять илебез тотрыклылыгы өчен көчле куллы, үз иленең ватанпәрвәре булган зирәк җитәкче кирәк икәнен күрсәтә. Шуңа күрә илебез алып барган сәяси юнәлешне хуплауда безнең активлык аеруча да мөһим.

Халкыбызның сайлауларда актив катнашачакларыма ышанычым зур. Алай гына да түгел, татарлар үзләре артыннан сайлауларгабарырга башка милләт вәкилләрен дә өндәячәкләр.  Нәтиҗә яхшы булачак”, диде Васил Шәйхразыев.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы алга таба да кыйбласыннан тайпылмыйча, куелган максат-бурычларына ирешү өчен башлаган эшләрен актив дәвам итәчәк дигән уй-теләкләр белән тәмамланды.

Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

5 март көнне Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Биредә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннанкилгән делегатлар чыгыш ясадылар, үз җирлекләрендә эшмәкәрлекнең торышы хакында сөйләделәр.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул делегатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең нигезебез – авылда. 4200 гә якын татар авылы бар. Бу авылларның эчтәлеге – эшмәкәрләрдә. Татарлыкка еш кына читтән торгантатарлардан өйрәнергә кирәк. Без хәзер чаралар, очрашулар үткәрәбез. Әлбәттә, Бөтендөнья татарлар конгрессы сезгә таянып эшли. Һәрберегезгә зур рәхмәт! Иртәгә дә бик матурпрограмма көтелә, Кукмарада күп кенә кызыклы әйберләр күрергә мөмкинлек булачак, – дип билгеләп үтте ул.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясенең Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Пленар утырышның 1 нче өлеше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Россиянең 44 төбәгеннән һәм 5 чит илдән барлыгы 800 делегат катнашты.

Эшлекле сәфәргә юлланган делегация Волгоград өлкәсендә булып кайтты

4-6 март Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе В. Г. Шәйхразыев күрсәтмәсе буенча формалашып, эшлекле сәфәргә юллаган делегация Волгоград өлкәсендә булып кайтты.

Сәфәр барышында БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Разил Зиннәтуллин, мәгариф министрлыгы милли мәгариф җитәкчесе Илгиз Халиков, мәгариф министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, КДУ өлкән мөгаллиме, доцент Кадрия Фәтхуллова, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге Зәй гимназиясе директоры Марат Мөмәтханов Ленин районы Мәләй төп белембирү мәктәбе, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булдылар. Биредә алар татар теле укытылу өчен шартлар белән таныштылар, телне укытуга бәйле актуаль сорауларга семинар-киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә татар җәмәгатьчелеге,мохтарият, район мәгариф идарәсе вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Шундый ук чаралар Кече һәм Олы Чапурники авылларында, мәктәпләрендә үткәрелде.

Очрашуларның нәтиҗәләренә килгәндә, татар телен укытуда, чыннан да,кыенлыклар бар икәнлеге ачыкланды. Китаплар җитмәве, тиешле дәрәҗәле квалификацияле укытучылар булмавы һ.б.

Әлеге җитешмәүчәнлекләрне бетерү өчен БТК Башкарма комитеты һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төрле яклы ярдәм күрсәтеләчәк.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге

Добавить комментарий

Похожие новости