Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат альбомы” конкурсын үткәрү турында нигезләмә
Гомуми нигезләмәләр

  1. “Солдат альбомы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы (алга таба газета );
    1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
    1.3. Конкурстагы иң яхшы хезмәтләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла;
    1.4. Барлык катнашучыларга да сертификат бирелә;
    1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
    Конкурсның максаты һәм бурычлары:
    2.1. Конкурсның максаты – солдат хезмәтендәге, Туган илен саклауга үз өлешен кертүче, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган ир-егетләрне хөрмәтләү;
    2.2. Яшь буында патриотик хис тәрбияләү.
    Конкурс уздыру тәртибе:
  2. Конкурс бер номинациядә оештырыла:​
    “Безнең якташ героебыз” номинациясе ике яшь категориясе буенча уздырыла:
    – 15-20 яшькәчә;
    – 21 яшьтән өлкәнрәк.
    3.2. Иң яхшы язмаларны конкурсның жюри комиссиясе сайлап ала;
    Конкурста катнашучыларга таләпләр:
  3. Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.
    4.2. “Безнең якташ героебыз” номинациясендә катнашучы конкурс шартларына туры китереп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташы турында яза.
    4.3. Язма инша форматында булырга тиеш, фотолар куелмый.
    4.4. Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2024” төркеменә урнаштырырга кирәк.
    Конкурсны үткәрү шартлары:
    5.1 Язма башында конкурста катнашучы турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Аның исем-фамилиясе, яше, кайсы өлкәдән, кайсы шәһәр, районнан булуын язу мәҗбүри. Бу шартлар үтәлмәгәндә, жюри әлеге эшне бәяләми. Һәр катнашучы да шунда ук электрон почтасын язарга тиеш. Ул язылмаганнарга сертификат җибәрелми.
    5.2. “Безнең якташ героебыз” номинациясендә катнашучылар өчен язма күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында булырга һәм 2 биттән артмаска тиеш.
    5.3. Конкурска старт 2024 елның 01 нче февралендә бирелә. Ул 18 нче февраль көнне тәмамлана.
    5.9. Конкурс нәтиҗәләре 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителә. Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2024” төркеменә урнаштырыла.
    Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына чыгарырга, шулай ук “Татарлар” газетасында бастырырга хокуклы.

Добавить комментарий

Похожие новости