Васил Шәйхразыев Урал федераль округыныңтатар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

28 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбуг шәһәрендә Уралфедераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Чарада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм Урал Федераль округы составында булган төбәкләрдән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуны дога белән башлап җибәрделәр. АныКурган өлкәсенең Йолдыз авылы имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин укыды. Ул Татарстан Рәисенә, Бөтендөнья татар конгрессына, татар дөньясына, һәм Свердловс өлкәсе татарларына Йолдыз авылыхалкы исеменнән зур рәхмәтен дә җиткерде.

Узган елның 7 маенда Йолдыз авылында янгынчыгып, авыл халкы йорт-җирсез калгач, Урал төбәгендәге милли һәм дини оешмаларыбызберенчеләрдән булып ярдәмгә килде.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче ел эшчәнлеге турында видеоролик тәкъдим ителде. Татар оешмалары җитәкчеләре үзләрендә башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачакмөһим проектлар хакында сөйләде. Ул 2024 елныил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дипигълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Шәхесләр елы” дипигълан ителүен әйтте. “Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгелеәдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк,” – диде ул.

Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды. “Илебезнең киләчәк язмышыөчен бу җаваплы көннәр. Чөнки алдагытормышыбыз безнең актив гражданлык позициясенә бәйле,” — дип белдерде.

Очрашу ахырында Урал федераль округындахалкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклауга зурөлеш керткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды.

Очрашу концерт белән дәвам итте. Тамашачыларкаршында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов һәм сәнгать коллективлары чыгышясады.

Волгоградта Көньяк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды

1 февраль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Волгоград өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Көньяк федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Чарада Волгоград өлкәсенең милләтләр һәм казаклар эшләре буенча комитет җитәкчесе Эдуард Давыдовский, Татарстанның Кырым Республикасы һәм Севастопольдәге Даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Ильяс хәзрәт Биктимеров, Кырым һәм Адыгея Республикаларыннан, Краснодар краеннан, Ростов, Әстерхан, Волгоград өлкәләреннән татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлары турында сөйләде. 2018 нче елдан бирле Федераль округларда җыеннар оештырылуы турында әйтте. 45 чит илдә, шулай ук Камчаткадан алып Калининградка кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек татар оешмалары булуын ассызыклады. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен үзара бердәмлекне, тәҗрибә уртаклашып эшләүне арттырырга кирәк дип белдерде.

Милли Шура рәисе үз чыгышында март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды. 

Очрашуның дәвамы Волгоград өлкәсе һәм Татарстанның сәнгать осталары әзерләгән концерт белән дәвам итте. Тамашачылар алдында Татарстанның дәүләт камера хоры, “Чишмә” һәм “Туган як” ансамбльләре чыгыш ясадылар. Концерт Сталинград өчен барган сугышта җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Волгоград өлкәсе халкына хөрмәт билгесе буларак оештырылган иде.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге

Добавить комментарий

Похожие новости