23 гыйнварда — Азнакай шәһәре, 24 гыйнварда — Мөслим районы һәм 3 февральдә Санкт-Петербургта Муса Җәлил исемендәге 146 нчы мәктәп укучылары һәм «Образ» иҗат студиясе, Санкт-Петербург шәһәрендәге иҗат коллективлары («Файда», «Акчарлак» һәм «Санкт-Петербург әдәби марафончылары») арасында проектның зона туры булачак.

Проект җитәкчесе Сәрия Закирова әйтүенчә, әдәби ярышның зона этабында укучылар арасында проектның финал уеннарына чыккан команда февральдә Татарстанның Арча районына чакырыла.

«Төбәкара проект финалында «Сәләт»кә юлламалар уйнатыла (җиңүче команда өчен), шулай ук башка катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре каралган. Әдәби ярышның зона этабында иҗат коллективлары арасында финалга чыккан команда июль аенда Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә финал ярышларында катнашу өчен «Ага Базар» этномәдәни фестиваленә чакырыла», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Сәрия Закирова.

Конкурсның төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау. «Россия субъектларында балалар һәм яшьләрне татар халкының гасырлык традицияләрен саклау һәм үстерүгә, туган тел, милли мәдәният кыйммәтләрен саклауга җәлеп итү, халык иҗаты һәм традицияләре белән танышу аша милли горурлык, Ватанга, үз халкына мәхәббәт хисе булган катнашучы шәхеснең рухи – әхлакый үсешенә ярдәм итү бурычын куябыз», — диде ул.

  • Милли йолалар, гореф гадәтләрне өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Россиянең мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, Татарстанның мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның Студентлары Лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.
  • Оештыру комитеты проектны үткәрү срокларын үзгәртергә хокуклы (оештыру комитеты үткәрү вакыты үзгәргән яки гамәлдән чыгарылган очракта, катнашучыларга алдан хәбәр итә).

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/aulak-oi-koras-tobakara-proektynyn-tobakara-yaryslary-baslandy-5882145

Добавить комментарий

,
Похожие новости