Хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. 

Олы кешенең тәҗрибәсенә таяну, аларга карата ихтирамлы булу элек-электән халкыбызның асыл сыйфаты булып тора. Рухи кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләребезне саклап, аларны яшь буынга җиткерүдә дә өлкәннәребезнең өлеше бихисап зур.

Халкыбызның рухи хәзинәсендә “Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл”, — дигән бик матур бер мәкаль бар. Кешелекнең асылы да нәкъ менә бер-беребезгә карата шәфкатьле булып, хөрмәт күрсәтеп яшәүдәдер. Динебез дә олыларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Шуңа күрә олы яшькә җиткән әти-әниләребезгә, туганнарга, якыннарга хөрмәт күрсәтүһәркайсыбызның асыл бурычы. 

Кадерле өлкәннәребез, әби-бабайарыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез, сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы 
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының 
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Добавить комментарий

Похожие новости