20 июнь көнне бөтендөнья татарлары өчен тарихи вакыйга узды. Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессыныңБашкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Россотрудничество агентлыгының Кыргызстандагывәкиллеге җитәкчесе Альберт Зөлхәрнәевкатнашында Урта Азия татарлары активы белән эшлекле очрашу булды. Утырышта онлайн һәм офлайн форматта Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстандагы татар оешмалары вәкилләре катнаштылар.

Эшлекле очрашуның төп нәтиҗәсе Урта Азия татарлары альянсын оештыру булды. Яңа төзелгән оешманың җитәкчесе итеп Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Гөлсинә Үлмәскулова, ә урынбасары булып Казахстанның Татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары, галим Гриф Хәйруллин сайланды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге

Добавить комментарий

Похожие новости