Халыкара Петербург икътисадый форумы һичшиксез бернинди арттырусыз агымдагы елның ин мөһим чарасы булып тора. Форум мәйданында күренекле сәясәтчеләр, эре компанияләр җитәкчеләре, экспертлар, фән һәм мәдәният  эшлекләре.  Алар заманның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыша.

Үзара тигез һәм нәтиҗәле хезмәт итү белән кызыксынган илләр вәкилләре күптән сөйләшүләр өстәле артында урын алды. 2023 елның әлеге Форумына кунак итеп Берләштерелгән Гарәп Эмиратлары чакырылды. Башка дәүләтара берләшмәләрдә актив катнашкан дустанә илләр вәкилләре дә килде.

Петербургның әлеге форумы мәйданында «эшлекле егерме » (В20) һәм халыкара Яшьләр форумы, җитәкчеләр һәм эштабарларның үз мөмкинлекләрен чагылдырган презентацияләре урын алды.

Әлбиттә, төп эшлекле бәхәсләр Россия икътисады һәм аның хәзерге үзгәртеп коруларга яраклашуы һәм арытабан үсүенә багышланган.

Безнең илгә карата чит илләрдән нинди генә мөнәсәбәт булмасын, икътисад мәсьәләләре беренче урында тора.

Безнең белән әңгәмәдә Татарстан Республикасының  Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да форумда төп теманың икътисад белән бәйле булуын ассызыклады.

— Татарстан элек ничек эшләде, әле дә шул юнәлештә актив хезмәт алып бара, — диде.

Әйтергә кирәк, дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе булган Санкт — Петербургта узучы Халыкара Петербург икътисад форумы быел югары мәдәни сыйфаты һәм спорт программасы белән дә аерылып тора.

Рәсми булмаган дустанә очрашулар да форумга бәяләп бетергесез мәгънә өсти.

Зәрия Хәсәнова,

Питер Татар порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости