Баш мохәррире Равил Закиров булган портал үзенең дүрт яшен билгеләде

 … Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими Вәкиллеге бу көнне гөбәдия һәм өстәлдәге башка милли ашларның баш әйләндергеч исе белән тулган иде.

Хикмәт шунда, даими вәкил Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчеләре Дамир Сабиров һәм Шамил Шәяхмәтов «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзаларын кунакка чакырды. Табынга «Ак калфак- Нева» рәисе Фирая Рәшитова әзерләгән сыйлар да куелган иде.

Рәсми оешмага кунак булып чакырылуның җитди сәбәбе дә бар.  Баш мохәррире Равил Закиров булган «Питер Татар» порталына дүрт яшь тулды.

Моннан дүрт ел әлек Санкт-Петербургта  Равил Зөфәр улы ихтыяры, белеме фидакарьлеге һәм милләтне  яратуы нәтиҗәсендә иҗат ителгән «Питер Татар» порталы сабый яшендә генә булуына карамастан, авазын дөнья күләменә чыгарды.

Портал татар милләтеннән булган журналистларны берләштерде.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге белән кулга-кул тотышып «Питер Татар» порталы мәгълүмати өлкәнең мөмкин булган барлык җирләренә үтеп керде.

Портал журналистлары яктыртмаган бер генә тема да юк.

Безнең портал битләрендә мәдәният тә, мәгариф тә, сәнгать тә, сәнәгать тә ныклы урын яулады.

Рәссамнәр, артистлар, малтабарлар, үзмәшгүлъләр, хуҗабикәләр, яшьләр безнең белән бәйләнешкә керергә омтылып тора. «Питер Татар» порталы битләрендә үзләре хакында мәгълүмат күрүне зур бәхеткә саный.

Портал журналистлары да шәһәр һәм өлкә яңалыклары белән генә чикләнмичә, Җир шарына чыкты һәм һәркайда теләктәшлек һәм аңлау таба.

Туган телдә язу һәм халкыбызга кагылышлы хәбәрләр белән ватандашларны таныштыру бәхетен безгә «Питер Татар» порталы баш мохәррире Равил Закиров бирде. Равил Зөфәр улында мин Атаулла Баязитов чалымнарын күргән кебек булам.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими Вәкиллеге без журналистлар өчен бай мәгълүмат чыганагы булып тора. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин белән бергә төньяк башкалага татар теле кайтты. Аның саф татар телендә сөйләшүе һәм язуы күңелләргә якты нур булып керде.

Татарстанның шәһәр һәм өлкәдәге Даими Вәкиллеге һәм «Питер Татар» порталы ике арада рухи күпер булдырып журналистларга бай мәгълүмат бирә һәм аны укучыга җиткерү өчен шартлар тудыра.

Zoom аша, портал хөрмәтенә оештырылган, кунак сыена кушылган «Питер Татар» порталы баш мохәррире Равил Закиров дүрт ел эчендә башкарылган иҗади эшләргә җентекле йомгак ясады, алда торган якты планнарны да санап үтте.

Татарстанның төньяк башкаладагы Даими Вәкиллеге, башка вәкиллекләр арасында, иң актив һәм уңышлы эшләве белән күптән инде абруй яулады. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин үз чиратында Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы  икътисадый бәйләнешләр турында да сөйләде. Алда торган планнар һәм яңалыклар белән таныштырды.

Портал мохтәрияте әгъзалары да үзләренең иҗади планнары белән таныштырды, уй — теләкләрен белдерде.

Күчтәнәчкә Казанда нәшер ителгән китап — журналлар алдык, алар арсында Дамир Исхаковның «Татары краткая этническая история» китабы да, журналистлар өчен бик мөһим булган зур көндәлек блокноты да бар.

Кайчан гына килсәң дә, Даими Вәкиллекнең ишеге һәрчак ачык. Биредә рәхәтләнеп Казаннан килгән китап-журналларны һәм газеталарны укырга, алырга мөмкин. Татарстан матбугаты белән бергә В.И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укыган бәхетле еллар искә төшә. Мәктәптә алган татарча белем дә югары уку йортына керткән заманнар бар иде бит.

… Әнә шулай Даими Вәкиллектә оештырылган чәй табыны яшьлекне дә искә төшерде, Казанны да сагындырды алда торган иҗади планнарны да ачты.

Фоторәсемнәр Даими Вәкиллектә төшерелде.

Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости