«Сигез йөрәк сере» спектакле 20 май көнне була.

Санкт-Петербургның «Былбыл» татар халык театры татарча детектив премьерасына чакыра

«Былбыл» Санкт-Петербург халык театры

Санкт-Петербургның «Былбыл» татар халык театры «Сигез йөрәк сере» (Робер Том) татарча детектив пьесасы  Татарстан Республикасы оештырган грант бәйгесендә җиңү яулаган. Премьераны тамашачыларга 20 май көнне тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Былбыл» Санкт-Петербург халык театры ВКонтактедагы төркемендә хәбәр итә.

Татарстан Республикасының «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» оештырган грантлар бәйгесенә Санкт-Петербург «Былбыл» татар халык театры француз язучысы Робер Томның «Сигез ханым» (»Huit femmes») пьесасын тәкъдим итә һәм җиңү яулый.

«Былбыл» татар халык театры ике ел элек кенә оешкан. «Идел-йорт» һәм «Милли мәдәниятләр» фестивалендә Флорид Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем!» спектакле белән II дәрәҗә дипломына лаек булган. «Апас-Тәтеш-Буа – мәдәни дуга 2022» халыкара сәнгать фестивалендә Наил Гаетбайның «Әстәгъфирулла» спектакле белән дипломант, Санкт Петербургта «Куллардан тотышыйк, дуслар!» («Возьмемся за руки, друзья!») фестивале лауреаты.

«Сигез ханым» пьесасын татарчага «Сигез йөрәк сере» дигән исем белән «Былбыл» татар халык театрын оештыручы һәм театрның җитәкчесе Сиринә Зиннурова тәрҗемә итә. Рольләрне Ландыш Шәфигуллина, Флорида Хәмидуллина, Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова, Розалия Кәрамова, Гүзәл Исмәгыйлева, Айгөл Моратова, Сиринә Зиннурова башкара.

Пьеса 1958 елда язылган, беренче тапкыр 1961 елда Парижда «Эдуард VII» театрында уйнала. Россиядә бу әсәр төрле елларда Мәскәү Сатира театры, Кече театр, Моссовет театры репертуарында сәхнәгә менә, шулай ук, Россиянең төрле шәһәрләре театрлары тарафыннан уйнала.

«Франция, 1950 ел. Ниццадан ерак түгел шәһәр читендәге виллада 8 ханым Раштуа бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Ләкин фаҗига килеп чыга: йорт хуҗасын аркасына пычак кадаган хәлдә табалар. Барлык 8 ханым да шик астында кала: хатыны, ике кызы, хатынының әнисе, балдызы, экономка, асрау һәм хуҗаның үз бертуган апасы. Бу хатын-кызларның кайсының да хуҗаны үтерер өчен сәбәбе бар. Тикшерү барышында һәркайсы үз йөрәк серен ача. Ә ахырда — бөтенләй көтелмәгән чишелеш…», диелә аннотациядә.

«Сигез йөрәк сере» премьерасын «Былбыл» татар халык театры Санкт-Петербургта тамашачыларга 20 май көнне «Рыбацкий» мәдәният йортында тәкъдим итәчәк. Спектакльгә керү ирекле. Башлану вакыты 19.00, дип хәбәр итә «Былбыл» татар халык театры.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sankt-peterburgnyn-bylbyl-tatar-xalyk-teatry-tatarca-detektiv-premerasyna-cakyra-5870103

Добавить комментарий

,
Похожие новости