Бөек Ватан сугышы башлангач,  СССР җитәкчелегенең дингә карашы кискен үзгәрә. Дингә каршы булган матбугат басылудан туктый. Мөселман җитәкчеләре диндәшләрне немец — фашист илбасарларына каршы көрәштә Совет властен якларга чакыра.

Беренчеләрдән булып, дин кардәшләргә Идел буе мөселманнарының рухи җитәкчеләре мөрәҗәгать итә. 1941 елда мөселманнарның Үзәк рухи идарәсе рәисе, билгеле ишан Зәйнулла Рәсүлевнең улы, Габдрахман Рәсүлев «Мөселманнарның барлык мәхәлләләренә» дигән баш астында мөрәҗәгать яза.

Ул Изге Коръән аятьләренә һәм пәйгамбәр хәдисләренә таянып (Аңа Алланың салават — сәламнәре  булсын),  мөселманнарны фашистларга каршы көрәштә көчне җәлләмәскә чакыра.

Генерал Гыйбат Гыйбатов  җитәкчелегендәге  223нче Әзербайҗан  дивизиясе Бухарест,  Вена,  Прага һәм Белградны азат итүдә катнаша.

1942 елда Уфада мөселманнарга чакыру кабул ителә.  Бу чакыруда руханилар диндәшләрне дошманга каршы көрәштә берләшергә өнди. Чөнки фашизм бөтен дөньяга яный.  Соңрак  хакимият җитәкчеләре әлеге чакыруны мөселманнар арасында тарата.

Мөселманнарның фашизмга каршы көрәштәге әһәмияте аларның корбаннарга әзер булуында, Аллага хөрмәт күрсәтүендә һәм җәмәгать җаваплылыгыннан тора.

Советлар Союзы мөселманнары Кызыл Армиягә ярдәм итү өчен акча җыюда мөһим роль уйный. Идел буе мөселманнары беренчеләрдән булып иганә акчасы җыюга тотына.  Мөфти Габдрахман Рәсүлев танк колоннасы төзү өчен үзенең 50 000 ( илле мең ) сум акчасын бүләк итә. Барлык мөселманнарны Кызыл Армиягә акчалата ярдәм итәргә чакыра. Иосиф Сталин аңа рәхмәт белдерә.

Фронтка иң күп иганә акчасын Идел буе һәм Казахстан мөселманнары бирә. Акча, сугыш техникасы җитештерүдән тыш, шулай ук,  фронтовикларның гаиләләренә ярдәм итү өчен дә җыела. Мөселман гаиләләре  еш кына фронт өчен зәркән (ювелир) бизәнгечләре дә бүләк итә.  Мәсәлән, Төркмәнстан мөселманнары 7 тоннадан артык милли бизәнгеч тапшыра.

Бөек Ватан сугышы елларында мөселманнарга дини бәйрәмнәрне ачыктан — ачык билгеләргә рөхсәт ителә. Имамнарны мөселман хәрбиләр белән эшләүгә җәлеп итәләр.  Үзләренең ватанпәрвәрлек эшчәнлеге өчен мөселман рухи җитәкчеләре «Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы хезмәте өчен»  медале белән бүләкләнә.

1944 елда Мәккәгә хаҗга барырга рөхсәт ителә. Бу якынлашып килүче Җиңүгә керткән өлешләре өчен Совет власте тарафыннан мөселманнарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү билгесе була.

Шунысын билгеләргә кирәк, яугирләр һәм офицерлар, нинди милләттән булуына карамастан, Җиңүгә зур өлеш кертә.  Кайбер мөселман дин әһелләре совет партизан отрядларына җитәкчелек итә. 

Фидакарь хәрби хезмәтләре өчен ярты меңнән артык мөселман: 161 татар, 96 казах, 69  үзбәк, 57 дагыстан, 43 әзәрбайҗан,  39 башкорт, 18 төркмән, 14 таҗик,  12 кыргыз,  8 кабардинлы, 6 адыгей,  6 чечен һәм 6 кырым татары Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Аллаһы Тәгалә бу коточкыч сугышта һәлак булганнарга мәрхәмәтле булсын !

Хәзерге вакытта да ислам динен тотучылар Изге Коръән аятьләренә һәм пәйгамбәр хәдисләренә таянып (Аңа Алланың салават — сәламнәре  булсын),  бөтен җир йөзендә тынычлык сорый.

Изге Рамазан аеның соңгы көнендә «Фабрика» ресторанында үткән Ифтар мәҗлесендә Санкт — Петербург мөселманнары арасында дин дәресләре алып баручы Наилә Байдәүләтова да әлеге темага кагылып  үтте.  Ул Бөек Җиңүгә китергән батырлыкта мөселманнарның роле чиксез зур булуына тукталды. Изге Рамазан ае тәмамлану әле ул безнең ислам дине каршында тоткан җаваплылыгыбыз кимүен аңлатмый. Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек мотлак гамәлләребез  – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбыз булып исәпләнә, дип ассызыклап, бик җентекле һәм эчтәлекле вәгазь укыды.

Фоторәсемнәрдә «Мөселманнар Бөек Ватан сугышында» китабы тышлыгы, мөселман — яугирләр намаз укыганда, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск, Санкт — Петербургта  ислам дине дәресләре алып баручы Наилә Байдәүләтова вәгазь укый.

Мәкаләне язганда » Питер Татар» порталы мохтәрияте ( баш мохәррир Равил Закиров) исеменә  «Нур Иман» мәгълүмати чыганагыннан килгән язма һәм ачык мәгълүмати чыганактагы фоторәсемнәр файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости