Да Ислам для души вдохновения.

Да священная книга Коран.

Нам ниспослано свыше единый Творец.

Наш Аллах милосердный.

Да пророк наш Мухаммед.

Да прекрасная книга Коран.

Интерненттан.

Санкт- Петербург, 01 апрель 2023, Портал “Питер Татар”  Зәрия Хәсәнова.

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу — бик күркәм һәм саваплы гамәл.

Мәһабәт архитектура бинасы булган Җәмигъ мәчете стеналарына гына сыярга теләмичә күңелләрне рухландырып һәм дулкынландырып Коръән авазлары яңгырый.

Рамазан ае гафу итү, мәрхәмәт һәм бәрәкәт ае. Һәр мөселман өчен үз ниятенең дөреслеген аңлау мөһим. Рамазан ае шулай ук хәйрия ае.  Рамазан ае — үзенчәлекле ай: Коръән уку, Аллаһны искә алу, Аллаһка яраклы эшләрне башкару өчен бүләк (савап) дистәләгән тапкыр арта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән: «Рамазан аенда ураза тотучы һәркемгә, чын иман һәм Аллаһның  рәхмәте белән, аның үткәндәге барлык гөнаһлары кичереләчәк».

Ислам — иң яшь дин һәм христиан диненнән соң икенче урында тора, ул дөньякүләм дин, шулай ук, монотеистик Ибраһим дине. 28 илдә ислам дәүләт дине яки рәсми дин булып тора.

Исламга нигез салучы — Мөхәммәд пәйгамбәр.  Изге китап  — Коръән.  Ислам җан өчен илһам. Тәхкыйк (истина) безгә һәрнәрсәне халык кылучы Аллаһыдан иңдерелде. Аллаһыбыз рәхимле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд. 

Ислам — Аллаһ дине. Ул тәкъва (благочестивый) коллар өчен. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр өчен бу тармак. Үз эченә исламның нигезен тәшкил итүче һәм барлык мөселманнар өчен мәҗбүри булган шәригатьнең биш төп күрсәтмәсен:  шаһадә, намаз, зәкать, хаҗ, Рамазан  аенда ураза тотуны ала.  

Төньяк башкаланың  төзекләндерүдән  соң  күркәм төс алган  Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесләре дәвам итә. Без булган көнне ифтар мәҗлесен мөселманнар Согруб Исматов,  Бәхтияр Исматов  һәм пешекче Илдар Хәйдәров оештырган иде.

Мәһабәт архитектура бинасы булган Җәмигъ мәчете стеналарына гына сыярга теләмичә күңелләрне рухландырып һәм дулкынландырып Коръән авазлары яңгырады. Җыелучылар бергәләп намаз укыды. Әти — әнисенә ияреп килгән дүрт — биш бала шушы дини күркәмлекне арттырды һәм ямьләндерде.

Күп дини бәйрәмнәр күргән мәчетнең мәҗлес табыны бу кичне дә бик бай иде. Хуш исләр белән тәм тараткан пылау янына мәктәй кызыл помидор һәм сусыл кыярдан ясалган салат та куелгач, ул тагын да ямьләнде.

Һәр ел саен Рамазанда Уразаның беренче көннәреннән башлап, Санкт-Петербург һәм Россиянең төньяк-көнбатыш Мөселманнары диния идарәсе үз ифтарларын үткәрә. Елдан-ел ифтар мәҗлесендә катнашырга теләүчеләр саны да милли төрлелек тә арта.

Тарихтан күренгәнчә,  халык һәрвакыт дингә ихлас ышанган һәм тоткан.

1704 елда салынган, хәрби диңгез флотының Дәүләт архивы фондларында табылган мәгълүматларга караганда, мөселман хәрбиләренә гыйбадәт  кылу өчен биналар, казармаларда, шул исәптән Таврия сараенда һәм Михайловский замогында урын бүлгәннәр. Зур дини бәйрәмнәрдә елына ике тапкыр мөселманнарны өч көн хезмәт итүдән азат иткәннәр.

Заманында Санкт-Петербургта Америка Кушма Штатлары Генераль консуллыгында мөселманнар өчен беренче ифтарлар оештырылган.

Берничә ел элек төньяк башкалада Ислам мәдәни үзәге бик актив эшләде. Ул төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Рамазан ае җитү белән беренче хәйрия кичәләре-ифтарлар үткәрелде. Санкт-Петербургның Ислам мәдәни үзәге мохтаҗларга: студентларга, пенсионерларга, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә азык-төлек өләште.

Рамазан аенда хәйрия кичке ашларының беренче чираттагы максаты — Аллаһның канәгатьлеге, иман итүчеләр өчен иң мөһим күрсәтмәне аңлату —   якыннарына мәрхәмәтле булу.

Шунысын да әйтергә кирәк, Санкт–Петербург һәм төньяк–көнбатыш мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Равил Панчеев җитәкчелегендә дини мәҗлесләр Нева буендагы шәһәрдә һәр елны зур оешканлык белән үтә.

Ифтар мәҗлесен оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт. Күңелләреннән иман нуры беркайчан китмәсен.

Фоторәсемнәр Ифтар мәҗлесендә ясалды һәм интернеттан алынды.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости