Кадерле гүзәл затларыбыз!

Язның тәүге бəйрəме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң изге, иң ихлас телəклəребезне кабул итегез!


Безнең тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.
8 Март бəйрəме чəчəклəр һəм шат елмаюлар, Сезгə багышланган соклану хислəре белəн бизəлсен. Саф күңелегез, мəхəббəтегез, тормышыбызны нурлырак итəргə тырышуыгыз өчен иң олы рəхмəтләребезне кабул итегез.
Кадерле әниләребез, әбиләрәребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, коллегаларыбыз – сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Добавить комментарий

Похожие новости