Татарстан Республикасыннан «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге Санкт-Петербург шәһәренә журналлар редакторлары төркеме һәм
ТНВ кино төшерү төркеме килде.

Кунаклар яна ачылган Татар мəдəни узəге белəн таныштылар.

Татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы Петербург җәмәгатьчелеге белән очрашуларда катнашты. Кунаклар Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә булдылар. Алар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм һәйкәл авторы Әхнәф Зиякаев белән таныштылар. Милләтләр Йортында Петербург журналистлары, Питер порталы Советы әгъзалары һәм Санкт-Петербург җәмәгатьчелеге белəн очрашуы узды. Яңа Татар мәдәни үзәгендә зур чараны Фирая Рәшитова, «Ак калфак-Нева» рәисе, Татар мәдәни үзәге рәисе Марс Яркаев, аның урынбасары Шамил Алюшев, шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырды һәм үткәрде. Очрашулар легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең өлкән кызы Люция Җәлиловада, «Файда» төбәк иҗтимагый оешмасының Ленинград өлкәсендәге Дуслык Йортында, Санкт — Петербург Җәмигъ мәчетендә дәвам итте. «Ак калфак-Нева» Советы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина иҗат остаханәсендә үз эшләрен күрсәтте.

Ак калфак-Нева» Советы әгъзалары татар гаиләсе традицияләре, гореф-гадәтләре буенча бай экспозиция күрсәттеләр.

Ленинград өлкәсенең Дуслык Йортында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Очрашу башында «ТКО «Файда» (файда) РОО музее буенча интерактив экскурсия булды.

Ленинград өлкәсенең Дуслык Йорты. Рөстәм Хучашев исемендәге музейда.

Муса Җәлилнең өлкән кызы Люция Җәлилова, «Татмедиа» генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева белән очрашу булды.

Татар МЕДИА делегациясе түгәрәк өстәл артында Равил Җәфәр улы Панчеев, СПб һәм РФ Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете имамы белән очрашты. Анда Санкт — Петербург шәһәрендә һәм төбәкләрдә мөселманнарның дини үзенчәлеген формалаштыру мәсьәләләре кузгатылды. Кунаклар Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетен карап чыкты.

Фирая Рашитова

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости