Санкт — Петербургның  Милләтләр йортында (Моховая урамы, 15)  «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат агентлыгы баш мохәррирләре белән очрашу узганлыгы хакында хәбәр иткән идек инде.

Ике як журналистларның төньяк башкаладагы очрашуы Санкт-Петербургның Милләтләр йортында ачылган Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмәне каравы белән башланды.

Картиналар арасында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының, шул исәптән, Санкт Петербург, Чувашстан, Кыргызстан, Үзбәкстан иҗатчыларының эшләре дә урын алган.

Әлеге картиналар Казанның Халыклар дуслыгы йортында да күрсәтеләчәк. Күргәзмә билгеле рәссам Илдус Вахитов җитәкчелегендә оештырылды.          

«Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналы баш мохәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишева үз  чыгышында бүгенге көндә татар матбугатының торышы, чит һәм Русиядәге татар телле матбугат чаралары белән бәйләнеш барлыгы һәм үзара элемтә булдыру юллары хакында җентекле сөйләде. Сорауларга  төпле һәм тормышчан җаваплар бирде.

Татарстанлылар белән очрашуга Питер Татар порталы (баш мохәррире Равил Закиров) мохтәрияте әгъзалары тулысынча диярлек килгән иде.  Әлеге портал журналистлары сөйләшүдә, фикер алышуда актив катнашты.

Очрашу гади аралашуга гына кайтып калмады. Без үзебезне борчыган һәм кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җавап алдык.

Гомүмән, татар әдәбияты, туган телдәге аерым матбугат чаралары һәм  татар телен өйрәнү дәресләре буенча материаллар кирәксә, Ozon, Wildberries кебек маркетплейслар аша «Татмедиа»да чыга торган журналлар, китапларны сатып алырга мөмкин. YouTube хостингында Татмедиа Junior проектлары бар. Андагы материаллардан файдаланып, татар телен өйрәнергә дә мөмкин.

Т а т а р  к у н а к к а  к ү ч т ә н ә ч с е з   й ө р м и   

Казанлылар безгә күчтәнәчкә китап — журналлар алып килгән иде. Туган телдә нәшер ителгән, яңа гына табадан төшкән басмадан да кадерлерәк бүләк була алмый, әлбиттә. Аның бит кыйммәте дә Казаннан килгән булуында. Күчтәнәчнең кадере уртаклашканда арта. Менә шушы тормыштагы гади хакыйкатьтән чыгып мин сезне баш мохәррире Ләбиб Лерон булган “Мирас” журналы битләренә чакырам.

Басма болгарларда тарихи мирас булган умартачылык мәкаләсе белән ачыла. Гарәп сәяхәтчесе, Багдад хәлифәтеннән килгән илченең  сәркатибе Ибн Фадлан Идел болгарлары турында болай дип язган :  «Аларның урманнары бал, умарталар белән тулы. Халык моны яхшы аңлый һәм бал җыярга урманга керә».

Булат Хәмидуллинның «Татарлар дәүләте яки Бөек Тартария» мәкаләсе дә кызыклы.

Питер Татар  порталы журналистларын  авторлары Зөфәр Рәмиев һәм Ләйлә Гарипова булган  «Яшьлегемдә эзләнеп һәм капшанып … үтте вакыт» тагы «Нур» газетасы мохәрриренә язылган хат җәлеп итәр, могаен.

Гадәттә, басма битләрен кыска — кыска көнүзәк хәбәрләр бизи.  «Мирас» битләрендә алар җитәрлек.

Татарлар затлы халыклар рәтендә

«Казан татарлары тән, акыл үсеше ягыннан затлы халыклар рәтендә»,

«Көнчыгышта  — татар теле, көнбатышта француз теле алгы урынны тота»,

«Татарлар чит ил кешеләренә, бигрәк тә немецларга ачык күңел белән кунакчыл мөнәсәбәттә, хатыннарын яраталар, балаларын бик яхшы тәрбиялиләр. Үзләрен тотышлары бик югары әхлаклы дәрәҗәдә», дип язган  үзенең  1843 — 1844 нче еллардагы Россиягә сәяхәтеннән соң  немец икътисадчысы, сәясәтчесе, этнография һәм аграр мәсьәләләргә багышланган күпсанлы мәкаләләр  һәм китаплар авторы Барон Август фон Гакстгаузен. 

«Мирас» тагы бөтен язма — мәкаләләрне санап чыгуны максат итеп куймадым. Әмма тагын да кызыклыраклары калды әле.

Кадерле дуслар!

Татар матбугаты басмалары белән кайда танышу мөмкин икәнлеген күрсәттем инде.  Укыгыз рәхәтләнеп!

«Мирас» битләрен ачып, танышып утырганда әллә күпме ләззәтле минутлар кичердем. Аның беренчесе, язмаларның туган телдә нәшер ителүендә, икенчесе халкыбыз тарихының күз алдында үк килеп басуында һәм кул сузарлык якынлыкта булуында.

Очрашуда казанлылар калдырып киткән җылы, эчкерсез һәм милли хисләр, яхшы киңәшләр безнең Татарстанга никадәр мохтаҗ булуыбызны тагын бер тапкыр ассызыклады.

Зәрия Хәсәнова,

Россия һәм Санкт — Петербург Журналистлар берлеге әгъзасы,

Питер Татар порталы мохтәрияте әгъзасы

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости