Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербург татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Җәлил укулары»V Халыкара әдәби конкурсы кысаларында оештырылды.

Быел конкурс онлайн һәм оффлайн форматларда үткәрелде. Шигырь укучылар чыгышларының бер өлеше конкурсның чираттагы этабына Казан шәһәренә җибәрелде инде.

Укуларга барлык теләүчеләр чакырылган иде, әти-әниләре, шулай ук өлкәннәр һәм Санкт-Петербург мәктәпләре укучылары катнашучылар күп иде. Җәлил укулары татар поэзиясен яратучыларны берләштерде. 

Яшь укучылар һәм «Җәлил укулары» нда даими катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Яшь укучылар тыңлаучыларны да, кунакларны да аеруча сөендерделәр. Аларның шигырьләрен илһамлы укулары күтәренке кәеф тудырды. Барлык кунаклар һәм чарада катнашучылар музыкаль сюрприз карадылар – «Флейта белән кыз биюе. Əпипə». Аннары алар уртак татар биюендә катнаштылар. Самавырдан татар чәе һәм традицион чәк-чәк иҗади кичәдә катнашучыларга иркен аралашу шатлыгын бүләк иттеләр.

«Хәзерге яш буын Муса Җәлил кебек шәхесләр белән горурланырга тиеш.  Муса Җәлил һәм аның хезмәттәшләренен батырлыгы, аларның иҗаты бөтен дөнья халыкларының йөрәгендә яши. Безнең өчен ул батырлык, һәм ныклык үрнәге», — диде Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров. Чараны оештыручылар исеменнән ул барлык укучыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, аларга Татарстан Республикасы вәкиллегеннән бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Муса Җәлил. Улемсезлеккә хөкем ителгән » документаль фильм бу иҗади очрашуны тәмамлады.
 
Фирая Рәшитова
«Ак калфак-Нева»
Фото Эльдар Мурдашев

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости