Иң беренче чыгарылышның эш атамасы “татар футболы” иде – Татарстанда футбол бармы, республиканың танылган футбол командасы татарлык өчен ниләр эшли, татар җанатарларына ни җитми – менә шул хакта сөйләшәбез.
Җанатар – Сәйдәш Мифтахов (“Рубинкаем”)
Җанатар түгел – Римма Гомәрова (SkyTat)
Редактор: Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)
Подкаст исеме бу чыгарылыш өчен бик урынлы булды – безнең сөйләшүдән соң Сәйдәш инде әллә ничә интервью биреп, фан-проектын танытырга өлгерде, “Рубин” да әкренләп татарча сөйләшә башлады. Әйттек бит татарча кирәк, дип!
Ниһаять, Аллаһка тапшырдык! Футбол белән кызыксынмасагыз да, Татарстан футболының ни хәлдә икәнен Сәйдәш биредә җиңел генә аңлатып сала.
«Әйттем бит» – татарларны кызыксындырган актуаль темаларга аралашу ноктасы. Җиңелчә, дусларча, татарча.
Әлеге подкаст SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлегенең уртак проекты.
Рәхәт эфирлар!
Telegram: https://t.me/eittembit
Podster: https://eittem-bit.podster.fm