Ленинград өлкәсендә ачык һавада зур гаилә фестивале форматында Русиянең иң масштаблы ат күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмә Петр Iнең тууына 350 ел тулуга багышлана.
«Иппоөлкә» XXIII Халыкара ат күргәзмәсе, 10-13 июньдә Всеволожск районы Энколово авылындагы (Шоссе урамы, 19нчы санлы йорт) «Дерби» ат-спорт клубында узачак.
«Иппоөлкә» 20 елдан артык атлар һәм җайдаклар өчен товарлар җитештерүчеләрне, тармак белгечләрен, спортчыларны һәм барлык ат яратучыларны берләштерә.
Быел ул Русиянең төрле төбәгеннән 100 меңнән артык катнашучы, меңнәрчә тамашачы һәм 200 атның катнашуын көтә.
Халыкара «Иппоөлкә» ат күргәзмәсе яңадан дусларын җыя.
Ун мең еллап кеше атны кулга ияләштерергә һәм күнектерергә омтыла.
Кешелек алга бара, яңа машиналар, очкычлар уйлап таба һәм тагын … атка әйләнеп кайта.
Күргәзмәдә 20 токымлы 200дән артык ат гәүдә сылулыгын һәм куәтен күрсәтәчәк. Бу чараның төньяк башкалада ак төннәр чорында узуы аңа романтика һәм ямь өсти.
Күргәзмә ачылган көнне кунакларны патша Пётр үзе яраткан айгыры Лизетта өстендә каршы алачак.
Совет авыр йөк аты, орлов юртак, гарәп, ахалтекин, будённый, дон һәм владимир токымлы атларның катнашуы күз уңында тотыла.
Һәр көнне зур манежда кунаклар игътибарына чагу шоу — программа: илнең атлар катнашындагы күрсәтмә рыцарьлар турниры, джигитовка ( иръегетлек) элементлары белән иң яхшы чыгышлар, театральләштерелгән ат спектакльләре — беренче тапкыр-мото-ат тамашасы тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең махсус “ИппоАрт” бүлегендә рәссамнар һәм сынчыларның иҗат эшләре белән танышырга мөмкин булачак. Биредә үк һәркем көндәлек осталык дәресләрендә катнаша алачак.
LizaAlert- эзтабарлар отряды – югалган кешеләрне эзләүдә үз ат бүлекчәсенең ярдәме турында сөйләячәк.
«Иппосфера-2022» халыкара Ат күргәзмәсе атчылык фәнни-тикшеренү институты, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе ат спорты Федерациясе, Ленинград өлкәсе ветеринария идарәсе, Санкт-Петербург дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, К.А. Тимирязев исемендәге Русия дәүләт аграр университеты катнашлыгында узачак.
Проектка Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Русия Федерациясе рәсми ярдәм күрсәтә.
Проектны «ЭкспоФорум-Интернэшнл» компаниясе оештыра.
Т А Т А Р А Т Ы
Ленинград өлкәсендә узачак атлар күргәзмәсе уңаеннан, ә безнең татар юргаклары нинди һәм алар нәрсәсе белән аерыла, дигән фикер туды.
Бөтендөнья Татар конгрессында да бу мәсьәлә игътибар үзәгендә икәнлеге ачыкланды.
Intertat.tatar мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенә (16.06.2019 ел) караганда, татар атлары үзләренең токымы, диләр инде, төсе, кыяфәте, күләмләре, буйлары белән башка атлардан аерылып тора. Бу ат – чыдам, ерак араларга – 60-80 километрга йөгерә ала торган ат. Ул салкынга чыдамлы, табигатьтә кыш көне дә үзенә азык таба ала торган. Шуңа күрә аны дала, урманнарда да, утарларга, сарайларга япмыйча асрап була.
Татарларның үз токымлы атлары бар
2019 елның гыйнвар аенда борынгы татар токымлы атлар дигән токым паспортлы булды. Бу атлар токымын торгызу этәргече булып борыңгы тарихыбыз тора. Әлеге фикерне күтәреп чыккан кешеләр, 2012-2013 елларда Бөтендөнья Татар конгрессында җыелып, шушы борынгы татар атлары турында сөйләшү башлады
Татар галимнәре катнашында борынгы татар атлары нинди дигән сорауга тарихи чыганаклардан җавап алынды. Бүгенге көндә, бөтен стандартларга туры китереп, яңа токымнар ничек теркәлә, шулай эш алып барылды. Шулай итеп, яңа татар атлары, “күк” атлар, ягъни урысча “небесный конь”, дигән атлар теркәлде. Алар аксыл-алтынсу төстә, 75% тулысынча аксыл, ә 25 процентының маңгаенда ае бар. Булановая масть дип атала инде ул.
Безнең федераль Сабантуеның тотемы да – тулпар ат. Инде 19 ел бу тулпар ат – милләтебезне туплаучы, җыйнаучы символ. Ә хәзер инде татар аты – тере ат барлыкка килде. Әлбәттә инде, без аны татар халкын туплаучы образ буларак та кабул итәрбез, дип язды иң популяр татар сайты.
Атлар чаба, тулпар атлар чаба, Ут-очкыннар оча тояктан. Шул атларда сиңа илтер өчен Сәлам язам туган яклардан.
Мәкаләне әзерләгәндә «Питер Татар» порталы мохтәрияте исеменә (баш мохәррире Равил Закиров) «Иппосфера-2022” матбугат хезмәтеннән килгән чакыру файдланылды.
Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.