Санкт-Петербургның Татар мәдәният үзәгендә каһарман-шагыйрь, Ленинграднын сакчысы Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил: үлемсезлеккә хөкем ителгән» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чара «Татар кунакханәсе» ндә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге планы буенча узды.

Алар белән бергә Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова әлеге тантаналы чараны бик актив әзерләде һәм үткәрде. Чакырылучылар алдында Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Алюшев Шамил Абдулла улы, язучы Виктор Николаевич Кокосов «Икенче Бәрелү Армия турында бөтен дөреслек» китабы авторы чыгыш ясады.

Программада шулай ук Дмитрий Дибровның «Муса Җәлил. Ике хөкем карарының сере».
Кунаклар шулай ук «Җәлил укулары», дүртенче халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсы призеры, Санкт-Петербург шәһәренең 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Габриела Кетеренчукның видеосын акарадылар. Ул «Ирек» шигырен укыды һәм әлеге җаваплы конкурста «М.Җәлил рус телендә» номинациясендә өченче урынны яулады. Чарада балалар белән татар гаиләләре, хөрмәтле җәмәгатьчелек, Изге Коръән укучылары һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты. Соңыннан Татар мәдәният үзәгенең китап фондлары яңа китаплар белән тулыландырылды, кунаклар Рәхимҗан Теляшовның китаплары, «Сөембикә» журналы, «Татарлар» газетасы бүләкләренә лаек булды.

Фирая Рашитова

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости