Бөек Ватан сугышы совет халкы тарихында җуелмас фаҗигале эз калдырды. Немец — фашист илбасарларының иң үткер канлы балтасы  ленинградлылар өстенә дә төште.

Гыйнвар ленинградлылар өчен сагышлы бәйрәм ае. 18 гыйнварда шәһәр камалышын өзгәнгә 79 ел тулды, 27сендә кала тулысынча 900 көнлек боҗрадан азат булды.

Шушы уңайдан Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсендә күп кенә милли- мәдәни һәм рәсми чаралар оештырыла.

Нева шәһәренең немец — фашист илбасарлары камалышыннан тулысынча азат ителүенә багышланган тантаналы-матәм митингы барышында Невский проспектындагы билгеле 14 санлы  йорт стенасындагы  мемориаль тактага чәчәкләр салыначак. Төп церемония Пискаревск мемориалында узачак. Канлы Бөек Ватан сугышы елларында  һәлак булганнар истәлегенә чәчәк гөлләмәләре салыначак.

Бәйрәм чаралары барлык районнарында да узачак.

Әлбиттә, Петербург татарлары бу чаралардан беркайчан да читтә калмады. Шәһәрнең Татар мәдәни үзәгендәге (Чайковский урамы, 24) «Татар кунакхаанәсе»ндә данлы даталарга багышлап милли — мәдәни чара оештырыла. Билгеле булуынча, Ленинградны яклап фашист яубасарларына каршы көрәштә 20 меңгә якын татарстанлы һәлак булган.

Бөек Ватан сугышында Ленинградны фашист илбасарларыннан саклап калу өчен барган көрәш бик күп корбаннар  таләп итте.  Тарихта иң озакка сузылган камалыш бу. Ленинград боҗрасы бөтен дөньяга совет халкының чиксез каһарманлыгын, ныклы ихтыяр көчен һәм сынмаслыгын күрсәтте. Төньяк башкаланы яклаучылар шәһәрне дошманга бирмәде, аларның фашизмга аяусыз каршы торуы ватанпәрварлыкның ачык билгесе булды.

Германия командованиесе Ленинградны яулап алуга мөһим стратегик һәм сәяси әһәмият бирә.  1941 елның 10 июлендә шәһәргә һөҗүм башлана,  август аенда авыр көрәш шәһәргә керү юлында дәвам итә. 30 августта немец гаскәрләре төньяк башкаланы ил белән бәйләгән тимер юлны өзә. 1941 елның 8 сентябрендә немец‑фашист илбасарлары Шлиссельбургны яулап ала һәм Ленинградны коры җир буйлап бөтен илдән аера. 900 көнгә сузылган шәһәрне боҗрада һәм камалышта тоту мәхшәре башлана. Ленинградны Олы җир белән Ладого күле һәм һава гына бәйли.

Германия командованиесе Ленинградны җир йөзеннән юк итәргә планлаштыра, халкы ачлыктан һәм суыктан үлеп бетәргә тиеш була. Бу планны тормышка ашыру өчен фашистлар шәһәрне көчле артиллерия утына тота. Камалыш башланганның тәүге көнендә 200 урында янгын башлана. Ут Бадаев азык — төлек складын көлгә әйләндерә.

Сентябрь‑октябрь айларында дошман авиациясе көненә берничә тапкыр каланы бомбалый. Фашистлар халык арасында паника таратырга тырыша.  Камалыш чорында шәһәргә 150 мең снаряд һәм 107 меңнән артык янучы һәм фугаслы бомба ташлана.  Күпләр һәлак була һәм биналар юкка чыгарыла.

Шәһәрне дошман утка тотасын көтмәгән булалар. Калада азык — төлек запасы аз була. Ризык суррогатларын файдаланырга туры килә. Дошман Ленинградны җиңмәсенә өметләнәләр. Шунлыктан тәүдә халыкны эвакуацияләргә дә ашыкмыйлар.

Тарихка зур фаҗига булып кергән Нева мәйданчыгы (пятачогы)  Ленинград камалышында хәлиткеч урын тота. Нева елгасының сул як ярындагы плацдарм 1941 елның 19 сентябреннән  — 1942 елның 29 апреленә  һәм 1942 елның 26 сентябреннән —  1943 елның 17 февраленә кадәр  булган чорны ала. Бу һәлакәтле җирдә 250 000 совет яугире башын салды дип исәпләнә иде. 

Соңгы мәгълүматләргә караганда, әлеге плацдармда совет гаскәрләреннән 110 000-120 000 кеше һәлак булган, яраланган, пленга эләккән яки хәбәрсез югалган. Элек бу сан 150 000дән — 300 000гә кадәр тибрәлә иде. Нева плацдармы Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аяусыз, фаҗигале һәм каһарман битләрнең  берсе булды.

Немец гаскәрләре Ленинградны Бөек Ватан сугышы барышында 1941 елның 8 сентябреннән  1944 елның 27 гыйнварена кадәр камалышта тотканда шәһәрне яклаучылар ихтыярын һәм каршылыгын сындыру һәм каланы яулап алу максатын күз уңында тота. 

Нева «пятачогы» Ленинград камалышын өзү өчен төзелә. Әмма төрле яктан җил өрдергән, өч яктан артиллерия һәм миномент утына тотылган  мәйдан  1941 елда, аннары 1942 елда канлы эз һәм корбаннар гына калдыра.

Алгарак китеп шунысын әйтик: соңгы еллард биредә хәбәрсез югалганнарны эзләү дәвам итә. Шәһәрнең 101 нче санлы мәктәбе Татарстанның «Хәтер вахтасы»  эзләү отряды белән берлектә фидакарь эшли. Петербург төзүчесе Татарстанның Азнакай районыннан Зариф Вәлиуллинның җәсәдесен тапкан иде. Аны туганнарына тапшырдылар. Шулай итеп 18 яшьлек яугир — үсмернең язмышы билгеле булды.

Ленинград фронтының хәрби киңәше Ладого күле аша шәһәрне азык — төлек белән тәэмин итү һәм халыкны эвакуацияләү планын эшли.

Бөек Ватан сугышы һәм камалыш чорында Ленинградтан халыкны эвакуацияләү  шәһәрне саклау  тарихында истәлекле битләрнең берсе булып тора. Егерме ай эчендә ( 1941 елның 29 июненнән 1943 елның 01 апреленә кадәр) камалыштагы шәһәрдән 1, 7 миллионнан артык кеше чыгарыла. Камалыштагы Ленинград халкын һәм предприятиеләрен эвакуацияләү географиясе бик киң. Бөтен СССР шәһәрләре буйлап диярлек таратыла. Эшчеләре белән бергә күчерелгән Ленинград заводлары һәм фабрикалары 50 төргә җитә.

Ленинградтан Татарстанга һәм Башкортостанга Русиянең башка төбәкләренә кебек үк төрле предприятиеләр һәм учреждениеләр белән бергә эшчеләре дә күчерелә.

Татарстанның Дәрвишләр (Дербышки) бистәсенә генә дә Ленинградтан 900дән артык кеше эвакуацияләнә.  

Башкортостанда нәшер ителгән мәгълүматләргә караганда, республикага ленинградлылар 1941 елдан башлап эвакуацияләнә, 1942 елда аларның саны 20 358кә җитә, шулардан 665 кеше Уфага билгеләнә.

Саннарга күз салсак. Фашистларга каршы СССРның барлык милләтләре вәкилләре аяусыз көрәшә.

Татарлар арасындагы Советлар Союзы Геройларыннан 25кә якынының Ленинградка — Санкт — Петербургка — Ленинград өлкәсенә мөнәсәбәте бар. Алар Ленинградны саклауда катнашкан, биредә яшәгән һәм туган, яки укыган.

Ленинградны яклап көрәшкән Советлар Союзы Геройлары арасында Зәйнулла Мостакаев, Гомәр Хадимөхәммәтов, Вәли Хаҗиев, Булат Янтимеров, Әкрам Вәлиев, Якуб Шәкүров, Әнвәр Гатауллин һәм башкаларның исемнәре бар.

1941 елның 25 декабрендә камалыштагы Ленинградта һәркемгә бирелүче икмәк паегы авырлыгы беренче тапкыр арттырыла. Эшчеләрнекенә 100, калганнарныкына 75 грамм өстиләр. Аңа кадәр эшчеләргә көненә нибарысы 250 грамм, ә хезмәткәрләргә, балаларга һәм өлкәннәргә барысы 125 грамм бирелгән булган.

Икмәк паегының авырлыгын арттыру ленинградлылар өчен сөенечле хәбәр була. Яше — карты шатлыгын уртаклашу өчен урамга чыга. Беренче карашка гади тоелган бу хәл — икмәк нормасына берничә грамм өстәү кешеләр күңелендә өмет уята.

Карточка белән азык — төлек бирү башлангач, аның күләмен берничә тапкыр киметкән булалар.

1944 елдагы Ленинград‑Новгород операциясе барышында төньяк башкала камалыштан тулысынча азат ителә. Совет гаскәрләренең көчле атакасы дошманны Ленинградтан 60 — 100 километрга читкә алып ташлый. 

1944 елның 27 гыйнваре Ленинградны фашист боҗрасыннан тулысынча азат итү көненә әйләнде.  Бу көнне шәһәрдә бәйрәм салюты яңгырый.

Ачлыктан һәм дошман яудырган уттан 641 мең ленинградлы ( кайбер мәгълүматләргә караганда, миллионга якын кеше) һәлак була.

Немец‑фашист илбасарларына каршы авыр көрәштә күрсәткән каһарманлыгы, ныклы ихтыяр көче һәм моңа кадәр күрелмәгән батырлыгы өчен Ленинград каласы 1945 елның 20 гыйнваренда Ленин ордены, ә 1965 елның 8  маенда » Герой — Шәһәр» исеменә лаек була.

Мәкаләне язганда ачык мәгълүмат чыганаклары файдаланылды.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости