Кечкенә йолдызчыкка охшаган кар бөртекләре берсен берсе куа-куа йөгерешеп җиргә омтыла. Энҗе карлар тирә-якка, йортлар һәм агачлар, урамдагы кешеләр, берәр бөртек табарга өметләнеп ары-бире килгән күгәрченнәр, карда аунаган балалар өстенә көлә-көлә төшәләр.
Үзенә карап ара-тирә өргән эт малаен санга да сукмыйча, тәпиләрен селки-селки сукмактан барган песи кызы да кыш килгәнгә сөенә кебек.
Көтмәгәндә шулай энҗе кар бөртекләренең күпләп һәм туктаусыз явуына шәһәр дә гаҗәпләнебрәк калды бугай. Ни өчен дигәндә, Петербургта кышның кыш булуы сирәгрәк күренеш. Төньяк башкалада, гадәттә, кышлар көзгә яки язга күбрәк охшый.
Менә шушы күпьеллык гадәтилекнең үз тәртибеннән читкә тайпылып, табигыйлеккә кайтуы көтелмәгән сюрприз булды.
Барлык мохитне һәм тирә- юньне аклыкка күмгән кышның йолдызлы кар бөртекләре кадерле һәм сагындырган икән. Шушы сагыну балачак узган чорга — Башкортостанга алып кайткан кебек.
…Өй кыегына кадәр күтәрелгән кар тавыннан без балалар рәхәтләнеп шуып төшәбез. Аннары узыша- куыша яңадан өскә үрмәлибез һәм тагын аска шуабыз. Ләззәтлек күңелләрне тутырып өскә күтәрелә. Бияләй һәм пима бозга әйләнеп ката. Җиң эченнән кергән кар беләкне кызылга буйый. Әмма без аны сизмибез. Өшеп торырга вакыт юк. И-и, рәхәт…!
Берничә генә көнгә шул балачакка кайтасы иде. Могаен, ул да безне сагынып көтәдер. Кар ясаган бизәкләрдән бүләк тә әзерләп куйгандыр әле.
Аклык һәм пакьлек билгесе булган көмеш кар күңелдә өмет уята. Ышаныч тудыра. Иртәгәсе көнне якты төскә буйый.
Санкт- Петербург үзенең бар булмышы һәм торышы белән салкынга якынрак тора. Шуңа бүген шәһәргә кыш килү алда язылачак симфонияне хәтерләтә.
Гомумән, быел табигать төньяк башкалага хушкүңеллелек, хозурлык һәм изге күңеллелек күрсәтте. Җәй — чын кояшлы җәйгә охшады. Кояш нурларында иркәләндек, җылыга рәхәтләндек. Петербургта сирәк киелә торган җәйге күлмәкләр һәм җиңел түфлиләр гардеробның иң ерак почмагыннан чыгарылды.
…Кыш хөкем сөргән урамнан керәсе килми. Кар барлык ковид тудырган борчу-хәсрәтләрне күмеп калдырыр кебек. Аклык һәм пакълек алып килгән кыш тырышып- тырышып зур фидакарьлек белән үз бурычын намуслы үти. Табигатьнең шушы салкын гүзәл мизгелен озынайтасы һәм кышкы әкиятне чынбарлыкка әйләндерәсе килә. Бәлки Яңа ел кичендә, сәгать уклары уникене күрсәтеп сукканда, Карсылуны җитәкләгән Кыш бабай да килеп котлар әле.
Кечкенә йолдызчыкка охшаган энҗе кар бөртекләре күңелләргә өмет- ышаныч һәм якты нур өстәп каршыга йөгерә.
Песи кызы белән уйныйсы килеп ара-тирә өргәләгән эт малае ковид белән таныш түгел. Шуңа ул коерыгын уйната- уйната, төймә күзләре белән песи кызына ялынып карый, карда тәгәрәргә чакыра. Ә тегесе горурлык саклый. Эт малаеның өрүе дә болай гына, үзенең барлыгын искә төшерү өчен генә.
Кечкенә йолдызчыкка охшаган кар бөртекләре берсен- берсе куа-куа әйләнә-әйләнә уйныйлар да тирә- якка, йортлар һәм агачлар, урамдагы кешеләр, берәр бөртек табарга өметләнеп ары-бире килгән күгәрченнәр, куанып чапкан балалар өстенә көлә-көлә төшәләр.
Туасы ел, могаен, безнең өметләрнең тормышка ашкан чоры булыр. Һәрхәлдә кыш шуны вәгъдә иткән төсле тоела. Бүгенге бикле ишекләр яңа ел туу белән ачылырдыр, могаен.
Һичбер кайгыруны белмәгән йолдызлы кар бөртекләре дә, эт малае белән песи кызы да, кар тубы белән бәрешеп уйнаган кечкенә петербурглылар да шушы якты өметләрне вәгъдә итә кебек.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.
Төньяк башкаланы сафлыкка күмгән энҗе кар бөртекләрен журналист Зәрия Хәсәнова сокланып күзәтте.