Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Татар халкында милли бәйрәмнәр күп. Аларның кайберләре телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, кайберләре, кызганычка каршы, бөтенләй онытылып юкка чыккан. Ә бит борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәребезнең балалар тәрбияләүдә әһәмияте чиксез зур. Шуны истә тотып бүген сезнең игътибарыгызга “Орчык өмәсе” бәйрәмен тәкъдим итәргә булдык. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Җыр “Сандугач, күгәрчен”

Раушания әби: И-и-и,  күршекәем, син гел шулай тигез итеп, йон эрлисең, кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләгән оекбашлар,бияләйләр бик матур, җылы һәм чыдам була.

Рима әби: Аның бөтен сере – синең бабаңның ясаган орчыкларын бит. Орчыклар шундый җайлы, кулга ятып торалар.

(Бер-берсенең эшләрен макташалар. Кызлар ишеккә шакый)

Голнара апа: Карагыз әле, кызлар килделәр бугай?!

Илсөя апа:  Керсеннәр, керсеннәр, эшләгәннәре кеше өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен булыр.

Рима әби: Әйе, дөрес.

(Кызлар керә)

Зөһрә: Исәнмесез! Өегезгә бәрәкәт иңсен. Бүген сездә “Орчык өмәсе” була дип ишетеп килдек. Безгә дә сезгә булышырга, ярыймы?

Илсөя апа:  Узыгыз, кызлар, узыгыз, бик вакытлы килдегез. Рәхим итегез, утырыгыз.

(Бергәләшеп эшли башлыйлар. 

Шул вакытта ишек шакыйлар, малайлар керә)

Малайлар: Исәнмесез, саумысыз?

Кызлар: Нигә кәҗә саумыйсыз?

Малайлар: Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Кызлар: Я, шуннан?

Малайлар: Кәбестә белән суган.

Кызлар: Я, шуннан?

Малайлар: Утырган да шуган… 

ИлсафБәйрәмсез бик күңелсез бик,

             Бәйрәмнәр кирәк безгә.

             Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

             Кирәк һәммәбезгә дә.

Раушания әби: Карале, бу малайларны! Бигрәк шуклар! Кызларның өмәгә килгәннәрен белеп килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, утырыгыз! 

Азамат. Халкыбызның йолаларын

              Искә төшерик әле,

              Күңелле итеп бүген

             “Орчык бәйрәмен” үткәрик әле.

Надир бабай: Әйдәгез, малайлар,түргә узыгыз. Мин сезгә орчык ясарга өйрәтермен. 

Голнара апа: Күпме булышчы! Сөбханалла. Болай булгач, язылмаган бер йон да калмый инде.Эш башланганчы, бер җыр җырлыйк әле.

Зөһрә. Җырлыйк әле, җырлыйк әле.

           Җырлап ачыла күңел.

           Җырлап ачылмаган күңел,

           Мәңге ачылачак түгел.

Алина. Ал да итәрбез әле,

             Гөл дә итәрбез әле.

             Матур җырлар җырлый-җырлый,

             Бәйрәм итәрбез әле.

“Гүзәл туган ягыбыз”җырын җырлыйлар

Азамат: Әби, ә “Орчык өмәсе” нәрсә аңлата? Кайчанрак уза ул?

Надир бабай: Менә бит ничек, яшьләр бу бәйрәмнәрнең чын мәгънәсендә аңлап бетермиләр икән… Әби, сөйлә әле өмә турында.

Раушания әби: Хәзер бөтенләй башка вакыт. Кибеттән теләгән бөтен әйберне алып була. Балалар йонның кайдан алынганын һәм ничек эшкәртелгә белмиләр.Ләкин яшьләрне гаепләргә ярамый, вакыты шундый. Орчык бәйрәме бу безгә борын заманыннан калган йола. Ул, җиргә кар яугач, көз көне үткәрелә. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерли. Кичтән тәмле ризыклар пешерә. Ул кичкә дусларын, күршеләрен чакыра. Алар җыелып беткәч, күмәк эш башлана. Кемдер йон яза, кемдер өрли, кемдер аны ката һәм йомгакка чорный. Ә кемдер бәйли. Эшне бар кешегә дә бүлеп бирәләр. Ә күңелле булсын өчен, ул эш бию, җырлау, шигырь сөйләү, табышмаклар һәм мәкәльләр белән аралаштырып барыла. Ә эш беткәч, табынга утыралар. Менә бүген, балалар, шундый бәйрәм.

Илсөя апа: Эшкә бирелеп китеп, телдән язмыйк тагын. Әйдәгез, “Башы телемдә, ахыры төендә” дигән уенын уйнап алыйк. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын.

-Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

-Биш әйткәнче, бер эшлә.

-Эш беткәч уйнарга ярый.

-Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.

-Эшләмәгән ашамый.

-Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

-Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

-Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

-Көн – эш өчен, төн – ял өчен.

Раушания әби: Менә булдырдыгыз, балалар. Эшләгәндә кулыгыз-кулга йокмый, сөйләгәндә телегез дә шулай икән.

Рима әби. Балалар, аякларыгыз утырып оеп киткәндер инде. Бер биеп күрсәтегез инде. 

Азалия. Без биибез тыпыр-тыпыр,

              Без биебез тып та тып.

              Бер башласак, бик тиз генә

              Булмый безне туктатып.

Айдар. Әйдә, әйдә, катырак бас,

            Биегәнне күрсеннәр;

            Баскан җирдән ут чыгара

            Безнең яшьләр дисеннәр.

Татар бию.

Раушания әби. И балакайларым, сезгә карап, яшь чаклар искә төшеп китте. Апайлар, әйдәгез әле, без дә сезнең белән азрак уйнап алыйк.

(«Кәрия-Зәкәрия» уенын уйныйлар, аннары эшкә тотыналар)

Султан. Әби, ә нәрсәгә сезгә шулай күп йон кирәк?

Раушания әби. Кызым, без хәзер өлкәнкешеләр. Бик җылыяратабыз. Җылы булган саен, безгә рәхәтерәк. Алла боерса, мин сезгә оекбашлар, бияләйләр бәйләрмен, Алла боерса. Минем сезнең кебек үк оныкларым бар. Алар мин бәйләгән әйберләрне бик охшатып кияләр. Менә кайберләренә бәйләдемдә инде. (Сандыгын ачып, берәм-берәм күрсәтә, аңлата.) Бәйләп кенә түгел, чигеп тә утыра идек әле. Менә чиккән сөлге, мендәр тышы, алъяпкыч һәм күкрәкчә. Ай, балалар, мин сөйлим дә сөйлим, сез мине тыңлап аргансыздыр инде. Әйдәгез әле, балалар, ярышып алыйк – йомгакны урап карыйк. Кайсыгыз җитезрәк микән?

Уен “Кем беренче урый”

Султан. Без уйныйбыз, уйныйбыз,

              Якты көннән туймыйбыз.

              Кулны-кулга чаба-чаба,

              Көләбез дә җырлыйбыз.

Надир бабай: Ай-яй-яй, балалар, шундый матур уеннар беләсез икән, сезгә карап торам да, сокланып куям. Җеп ураганда, куллары-кулга йокмый. Сезне «Орчык өмәсе»нә өйрәтеп тә торасы юк, туганнан бирле «Орчык өмәсе»нә йөреп, шомарып беткәннәр, дип белерсең. Ярый уйный-җырлый беләсез, ә шигырьләр сөйли беләсезме?

Ильяс:  Туктатмагыз гармунны

             Чакырыйк без кызларны.

             Бергә-бергә җырлыйк эле

             Без яраткан җырларны.

Данил. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

             Гармун кулларыбызда.

             Алсу гөлләр чәчәк атсын,

             Йөргән юлларыгызда.

Зәмирә. Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

              Уйнаган гармуннарга.

              Ал чәчәк күк яшик әле

              Туган якларыбызда.

“Кояшлы безнең ил”җырын җырлыйлар

Ильяс:   Безгә табышмаклар да әйтегез инде.

Голнара апа:-Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

Илсөя апа: -Күрер-күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре.

Челтәрләре түгәрәк,

Эшли алар үрмәләп.(Үрмәкүч)

Раушания әби:  -Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)

Надир бабай: -Кечкенә генә карчык, зыр-зыр әйләнеп йон җыя.(Орчык)

Рима әби:-Әйләнгән саен калыная.(Йомгак)

Султан:Кызлар-малайлар,  “Орчык бөтерү” уенын да уйнап алыйк. Уйныйбызмы?

Барысыбергә: Уйныйбыз!

“Орчык бөтерү” —  уен уйныйлар

Раушания әби: Менә бит нинди матур уеннар, җырлар, биюләр беләсез, әйтерсең лә гомер буе “Орчык өмәсенә” йөргәнсез кебек, шомарып беткәнсез.

Зәмирә: Кызык. Бәйрәмебез бик күңелле үтә.

Зөһрә: Әйдәгез,  гөрләтеп, бер татар биюен биеп алыйк.

Г.Камиля. Ягез, хәзер бергәләшеп

                   Тыпырдап биеп алыйк.

                   Әйе шул, әйе шул,

                   Тыпырдап биеп алыйк.

Н.Камиля. Биюченең итәге

                   Бии, бии кыскара,

                   Биючегә сүз әйтмәгез,

                   Бии, бии остара.

Парлы бию

Азамат: Ярый әле килгәнбез. Күп нәрсәләр белдек. Җырладык та, биедек тә, уеннар да уйнадык.

Раушания әби: Менә, балалар,  “Орчык өмәсе” шулай үтә иде. Эшен дә эшләдек, күңелне дә ачтык. Бүгенгә җитеп торыр. 

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Гаиләләрегезгә татулык, күңелләрегезгә тынычлык, бәхетле матур киләчәк телибез. Сау-сәламәт булыгыз! Балаларыгызны татар җанлы итеп, милли рухта тәрбияләгез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Шәйдуллина Розалия Нургали кызы,

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Үрнәк балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости