Төньяк башкалада III  Санкт- Петербург Татар медиафорумы узды. Piter tatar Мәгълүмати порталы (баш мохәррире Равил Закиров), Татарстанның  Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин), Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы (рәисе Зәрия Хәсәнова) өченче ел рәттән Татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләрен олы сөйләшүгә чакыра.  Зур чараны оештыруда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

Көзен Петербургта Татар медиафорумы уздыру күркәм йолага әйләнеп бара. Медиафорум ул — ел дәвамында алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясау, игътибарны көнүзәк  мәсьәләләргә юнәлтү.

Агымдагы елда III  Санкт- Петербург Татар Медиафорумында  фикер алышуның төп көн тәртибенә шәхси Татар коммуникация платформаларына ничек үсәргә, дигән сорау куелды.

Петербург Татар медиафорумының төп максаты җир йөзенә энҗе кебек сибелгән милләттәш матбугат әгъзаларын, татар порталларын, иҗтимагый милли-мәдәни оешмалар вәкилләрен мөһим сөйләшүгә җәлеп итү, алда торган мәсьәләләр хакында бергә киңәшләшү һәм кулдан килгән ярдәмне күрсәтү. Арытаба да бергә максатка ярашлы эш алып бару. Туган телне өйрәнү һәм саклау.

Алгарак үтеп шунысын әйтергә кирәк: очрашу кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Гәрчә, байтак кына кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр барлыгы ачыкланса да.

Өченче тапкыр гына уздырылса да Петербург Татар медиафорумы абруй яуларга өлгерде. Аның мәйданы зур —  дөньякүләм киңлекне били. Күптән Русия белән генә чикләнү юк. Чыгышлар эчтәлеге бай иде, җентекләп сөйләү кирәк булмас. Аларны аерым бирербез дигән уй бар. Әһәмиятле фикер алышуда кемнәр катнашканлыгын әйтеп китәсе килә. Кемнәр катнашканлыгына карап сөйләшүнең никакдәр җитди булуын аңларга мөмкин.

Ренат Вәлиуллин — Татарстанның Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиле

Равил ЗакировPiter tatar мәгълүмати порталын иҗат итүче һәм аның шеф-мөхәррире

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Данис Шакиров — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе

Васыйл Гарифуллин кафедра мөдире КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе Глобаль медиа бүлеге

Римзил Вәлиев — Бөтендөнья татар конгрессының «Донья» интернет студиясе баш мөхәррире

Зәрия Хәсәнова — Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе

Кәтифә Гайнетдинова  — «Дөнья мәдәнияте» Бөтенрусия этножурналистлар конгрессы хәбәрчесе, Санкт-Петербургның җәмәгать эшлеклесе

Фәрхәд Фәткуллин Викимедиа татар телле һәм төрки телле юзер-төркемнәренә нигез салучы, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия әгъзасы.

Фәрит Аймалетдинов Түбән Новгород өлкәсе Сергач «91,4»радиоканалы Татар радиосы җитәкчесе

Ильяс Шәкүров — Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе

Данил Сәфәров — «Матбугат» мәгълүмати порталы, Татпресса.ру җитәкчесе

Диләрә Гыймранова — «Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее» директоры

Ринат Мәһдиев — «Нур-Свет» һәм «Нур Петербург» гәҗитләренең элеккеге мөхәррире һәм нәшире, Санкт-Петербургның «Нур Плюс» татар иҗтимагый оешмасы рәисе

Рамил Беляев — Финляндиянең мөселман җәмгыяте имамы

Диләрә Вәлиф Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе секретаре, Австралия татарлары порталы Australiantatars.com авторы

Әлфия ХәмәтдиноваБолгариядә яшәүче татарларны, башкортларны берләштерүче «Идел буе болгарлары» иҗтимагый оешмасы рәисе

Аделия Төхбәтова «Яңа Гасыр» «телерадиокомпаниясе» АҖнең Казахстандагы вәкиллеге җитәкчесе

Лилия Шәйхиева — ETTA Президенты урынбасары «Ауропа татар-төрки ассоциациясе «Италиядә татарлар» ассоциациясе президенты

Надирсолт Эльсанукаев — социаль энтропия фәнни-тикшеренү институты АКБО директоры, язучы,  Грозный, Чечен Республикасы

Ленария Мөслимова — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе

Эльман Мостафазадә — «Әзербайҗан дуслары» җәмгыяте рәисе «Худаферин» журналы порталы баш мөхәррире. xudaferin.eu Амстердам, Нидерланд

Рөстәм  Шакиров — «Миллиард татар» проектына нигез салучыларның берсе

Динара Мәҗитова — «Әстерхан 24» дәүләт медиахолдингы генераль директоры

Айрат Маннанов — «Файда» Татар мәдәни үзәге, Faida-polza.ru порталы җитәкчесе

Таһир Вәлиуллин — Piter tatar, Faida-polza.ru порталларының Татарстандагы махсус хәбәрчесе

Рената Байтемирова — «Гатчина шәһәрендә татар-башкорт мәдәнияте көннәре » проекты җитәкчесе

Сафия Кичемасова — Санкт-Петербургның «Мирас» татар мәдәни үзәге җитәкчесе 

Диана Единякова Омскидагы «Татар дөньясы» гәҗите баш мөхәррире

Медиафорум тәмамланды. Эш дәвам итә. III  Санкт- Петербург Татар медиафорумы яңа проектларга һәм медиапрограммаларга этәргеч бирде. Аралашу мөмкинлеге бар. Piter tatar мәгълүмати порталы интернет мәйданында мәгълүмат үзәге булдырды.

Димәк, без бергә, безнең көч бердәмлектә. Татар доньясын, татарларны берләштерүче көч медиафорумда.

Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости