Яулар купса, атлар кирәк булган, Җайдакларын көткән яу атлары. Һәрбер заман үзе тарих яза, Һәрбер чорның үзенең татарлары...
Агымдагы елда Казанда һәм Ижауда узган Журналистлар форумында кулыбызга Булат Ибраһимның «Утырып сөйләшик әле бер…» китапчыгы эләкте. Әлеге басма тышкы кыяфәте белән үк үзенә карата күңелдә бер сөйкемлелек һәм җылы хис уятты.
Беренче шигырьләргә күз салгач та әлеге тойгының алдамавы ачыкланды. Нәни китап үз эченә бөтен дөньяны сыйдырган.
Басма күңелгә чиксез якын һәм ихлас сүзләр белән ачыла: Утырып сөйләшик әле бер… Шушы сүзләрне укыган көйгә, минем күз алдына, авыл, яшел үлән һәм капка төбендәге эскәмия килде. Ишегалдында тавыклар кыткылдаша, алар янында йөргән әтәч әледән — әле үзенең хуҗа икәнлеген искә төшереп кикерекли.
Капка төбендә утыручылар заман мәшәкатьләрен, ковидлар, алдашу-мәкерләрне онытып, су буенда быкылдаган бакалар тавышына кошчык сайравы кушылуын рәхәтләнеп тыңлый — тыңлый җай гына әңгәмә кора.
Сабыр гына әңгәмә коручылар янында «Балачак» йөгерә. Бу илдә гел кояш, гел җылы булганга сөенеп чаба ул. Тузанга һәм пычракка буялган пакъ балачак. Тез башы бәрелеп авыртса да, әрләүдән куркып көлгән балачак. Ата каздан һәм әтәчтән йөгереп качкан балачак.
Ә яшьлекнең үз ваемсызлыгы. Кулга- кул тотынышкан парлар бер-берсен мәңге сөяргә ант бирә. Күктәге кояш кайнар яшьлек мәхәббәтенә түзәлмичә гашыйклар йөрәгенә күчә.
Капка төбендәге эскәмиядә әңгәмә корылган татар авылы бу. Биредә табигый матурлык сакланган. Хәтфә үләндә бәбкәләр үлән чүпли. Чүпли- чүпли дә артына утырып ала. Бәбкәләрне Акбай саклый.
Мыраубикә тычкан чыкканны сәгатьләр буе сабыр гына көтә.
Кичен авыл тутырып мөгрәп көтү кайта. Көтү белән бергә иген кырларыннан икмәк үстерүче игенчеләр атлый. Өйдә аларны челтерәп аккан чишмә суында кайнаган мәтрүшкәле чәй һәм итле бәлеш белән гөбәдия көтә. Бизәкле авыл капкалары һәркемне үзенә чакыра. Ачык тәрәзәләрдән моң сибелә.
..Тумыштан ук тынгысызлык бездә, Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк. Мөһим түгел нинди чорда туу, Татар булып гомер итү кирәк.
Булат Ибраһим шигырьләренә байкау ясаганда махсус бертөрлерәк темага багышланганнарын алдым. Югыйсә, шагыйрь көн кадагына суккан мәсьәләләргә дә, дин, милләт, дәүләт, Тукай иҗатын да туктала.
Чын тәнкыйтьче Булат китабында язылганнарга югары бәя бирер иде. Мин тәнкыйтьче түгел. Шигырьләр бик сирәк укыйм. Ни өчен дигәндә, «шагыйрьләр» күбәйде, аларның тозсыз язмалары басыла. Һич тартынмыйча, шагыйрь, шагыйрә исемнәре йөртәләр.
Ә менә шунысын икеләнмичә әйтергә була. Булат Ибраһим язган шигырьләр камилләшкән һәм өлгергән. Сүзләр берсе артыннан берсе энҗе кебек тезелеп җырлап баралар. Моңа кадәр аның язганнарын укыганым булмады.
Мин журналист буларак, Булат Ибраһим шигырьләренә өмет, ышаныч һәм оптимизм белән карадым. Сайлаган әсәрләрне кояшлы, җылы һәм нурлы якка борырга җөрьәт иттем. Бу кыюлыгымны автор дөрес аңлар дип ышанам.
Булат Ибраһимга киләчәктә дә «Петербург Татары» piter tatar порталы (баш мохәррире Равил Закиров) командасы исеменнән иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.
Булат Ибраһим язган шигырьләрне кояш нурына төреп журналист Зәрия Хәсәнова укыды.