Ленинград өлкәсе төбәк Татар мәдәни җәмгыяте «Файда» да (рәисе Айрат Маннанов) фәһемле очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград  өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчеләре Дамир Сабиров һәм Шамил Шәяхмәтов, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләрен иҗат иткән, билгеле сынчы Әхнәф Зыякаев, төньяк башкаланың Хәсән базарында ачылган «Татар ишегалды» сәүдә үзәге рәисе Булат Шәфигуллин, Ленинград өлкәсе хакимияте каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе киңәшчесе Владимир Михайленко, Татар мәгълүмати порталы (piter.tatar) журналистлары, шәһәрнең һәм өлкәнең татар милли — мәдәни җәмгыятьләре әгъзалары катнашты.

Очрашу барышында җыелучылар алда торган Бөтенрусия халык исәбен алу хакындагы мәгълүмәтләр һәм үз фикерләре белән уртаклашты.

Сөйләшүнең төп өлешен тиздән төньяк башкалада узачак III Санкт-Петербург татар медиафорумы (spbmf.tatar) турындагы чыгышлар алды. Билгеле булуынча, әлеге матбугат чарасы 21 ноябрьгә билгеләнгән. Форумны, гадәттәгечә, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар мәгълүмати порталы (piter.tatar, баш мохәррире Равил Закиров) һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештыра.

Форум хакында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград  өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм  Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе «Piter.tatar» порталы журналисты Бөтенрусия «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлар  конгрессы  бизнес-киңәшчесе  Кәтифә Гайнетдинова сөйләде.

Ренат Вәлиуллин һәм Кәтифә Гайнетдинова «Piter.tatar» порталының эше һәм аның баш мохәррире Равил Закировның шәхсән эшчәнлегенә һәм «Без татарлар» башы астында бирелгән язмаларга да, ул тулысынча җанисәп чарасына багышланган, җентекле тукталдылар. Сорауларга җавап бирделәр. 

Алда торган Матбугат форумы журналистларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә һәм арытаба бу өлкәдә эшне камилләштерүгә юнәлтелгән.

III Санкт-Петербург татар медиафорумы онлайн форматта үтәчәк  һәм җитди сөйләшүгә журналистлар, матбугат чаралары вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге, Татарстандагы, Русия төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни берләшмәләре әгъзалары җәлеп ителәчәк.

Матбугат форумы ZOOM платформасында оештырылачак һәм “Петербург Татары” «Piter.tatar» порталында барган зур сөйләшү YouTube-каналында туры эфирда күрсәтеләчәк. 

III Санкт-Петербург татар медиафорумында катнашырга теләүчеләр eng376@yandex.ru (Кәтифә Гайнетдинова) электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә ала.

“Файда” да үткән очрашу барышында анда җыелучылар киләчәккә үз планнары белән уртаклашты.

Очрашу бүләкләр белән алмашу һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе. Шамил Шәяхмәтов фотолары.

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости