Татар халкын Казан белән бәйләгән өзелмәс элемтәләрнең берсе — китаплар. Җир шарының кайсы гына ноктасында яшәсәк тә без Татарстанда нәшер ителгән басмаларны чиксез дулкынланып һәм горурланып кулга алабыз.
Бәлки балачактан укып үскәнгәдер дә туган телдә басылган китаплар гомер буе озатып барган иң якын дус кебек.
Яхшы китапны кайта-кайта укыйсың һәм һәрвакыт тугры дусны очраткан кебек сөенәсең.
Мин биредә яңадан безне олы тормыш юлына чыгарган, сөяргә-сөелергә, нәфрәтләнергә һәм яшәү кыйммәтләрен аңларга мөмкинлек биргән татар классиклары әсәрләренә тукталырга җыенмыйм.
Әмма агымдагы елда Казанда Журналистлар форумында катнашкан вакытта Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан бүләк итеп бирелгән ике китап хакында телгә алмый булдыра алмыйм.
Аның берсе «Татар милли ашлары» 392 биттән торган зур күләмле, төсле рәсемле басма. Казан «Заман» нәшриятендә басылган китап татар табыны мәдәнияте һәм XIX — XX гасырларда формалашкан ризык әзерләү сәнгатен тасвирлый. Татар йорты һәм аш бүлмәсе төзелешенә, ашарга пешергәндә хуҗабикәләр куллана торган җайланмаларга игътибарны юнәлтеп, авторлар Идел — Урал буе төбәге татарларының кунакчыллыгы үрнәге булган мул табынлы бәйрәмнәр һәм кайбер ризыкларны әзерләү серләрен дә күрсәтә.
Татар этикеты һәм үзенчәлекле борынгы йола ашлары турындагы мондый үзенчәлекле материал беренче тапкыр тәкъдим ителә. Авторлар зур тарихи һәм этнографик язмаларга гына түгел, татар халык иҗатына да таяналар. Китап Юныс Әхмәтҗановның аш-су мирасыннан үзенчәлекле рецептлар әзерләү тәртибе белән дә таныштыра, диелә басма эчтәлеге турындагы мәгълүматтә.
Икенче китап «Татар дөньясы» дип атала. Басма эчтәлегенә багышланган мәгълүматтә: Татар халкы — гаҗәеп феномен. Аның үзенчәлеген һәм кыйммәтен киң тарихи — мәдәни мәйданда караганда гына аңларга мөмкин. Кыйтгалар чигендә урнашкан татар мәдәнияте географик һәм тарихи яктан Ауразия цивилизациясенә карый, шул ук вакытта, Шәрыкта-Көнбатыш дөньясының, Көнбатышта Шәрык дөньясының бер өлеше булып кабул ителә.
Татар мәдәнияте төрле дини, мәдәни традицияләрнең, зур телләр гаиләсе һәм көнкүреш тәртипләренең үзара кисешкән, бергә бәйләнгән ноктасында урнашкан. Нәтиҗәдә, төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен тәшкил иткән татар мәдәнияте еш кына башка халыклар, мәдәниятләр өчен арадашчы булып тора. Вакытлар узу белән бу арадашчылыкның җисеме, хәтта исеме үзгәрсә дә, татар мәдәнияте аның үзәгендә кала килә. Татарның үзгә йөзе, стиле, мәдәниятенең кабатланмас эчтәлеге шуның белән билгеләнә дә.
Татарлар — континентыбыз тарихында да зур роль уйнаган халык. Төрки-татар цивилизациясенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсеш тарихы мәдәниятләр хәрәкәтенең, халыкның үз яшәү тирәлеген киңәйтүе һәм башка цивилизацияләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруының матур үрнәге булып тора.
Татар халкы үткәнен хәтерендә нык тота. Күп кенә гаиләләрдә нәсел шәҗәрәсен бәһаләп бетергесез кыйммәт итеп саклау да юкка түгел, ул — ата-бабалар рухына хөрмәт билгесе.
Бүгенге көн дөнья мәдәнияте, бер яктан — глобальләшү һәм гаммәви мәдәниятнең тәэсире көчәю, икенче яктан, һәр халыкның үз мәдәни үзенчәлеген саклау һәм хәзерге тормышта үз урынын табуга ихтыяҗы арту белән бәйләп аңлатыла.
Бу шартларда милләтнең яшәү нигезе һәм мәгънәсе, рухи үзәге булган мәдәният халыкның иҗтимагый тормышына зур йогынты ясый. Ул милли һәм цивилизация үсеше үзенчәлекләрен бәяли, тарихи үткәнне туплап чагылдыра һәм заманча татар милләтенең асылын хасил итә, диелә китапка бирелгән аңлатмада.
Ташка басылган ике: «Татар милли ашлары» һәм «Татар дөньясы» китапларының бәясе тагын шунда да, алар үз эчтәлегендә булган рухи асыл кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерүе һәм түкми-чәчми илтеп җиткерүе белән дә кабатланмас ядкәр булып тора.
Фоторәсемнәр әлеге басмалардан алынды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.