Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздыра.

Фестивальгә видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә 15 октябрьдә ясала.

Сезне “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивалендә катнашырга чакырабыз.

Фестивальдә катнашучылар эшләрен видео һәм язмада әзерләп җибәрергә тиешләр. Видеоязманың хронометражы 5 минут, мәкалә 5 биттән дә артмаска тиеш.

Юнәлешләр:

  1. «Кем ул татар». Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлар турында очерк, мәкалә;

2. Татар халкының гореф-гадәтләре турында;

3. Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге турында;

4. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы турында.

Оештыручы:
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге

Безнең партнерлар:

  • Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
  • ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
  • Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы
  • Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте

Фестивальдә катнашу өчен гариза белән бергә, видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә, e-mail: fabdullina30@mail.ru
Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2021 елның 15 октябрендә булачак.
Белешмә өчен телефон:
89050209893 Флюра Абдуллина

, ,
Похожие новости