Туган җирең - Идел буе, Һәр телнең бар туган иле, Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле...
Быел тагын бәйрәм килде. Туган тел белән очраштык. Энҗе бөртегедәй Җир шарының бөтен төбәкләренә таралган милләттәшләр кулларына каләм алып рухи башкалабыз Казаннан яңгыраган Һәрберебезгә таныш булган сүзләрне кәгазьгә тезде. Берсе артыннан берсе тезелгән сүзләр күңелгә чиксез якын, кадерле һәм күптән безне көткәннәр.
Тәүге татар гәҗите нәшер ителгән Санкт — Петербург татарлары өчен ана телендә диктант язу аеруча җаваплы, бурычлы һәм көтеп алган дулкынландыргыч милли чара булып тора.
Петербургта яшәүче милләттәшләр «Татарча диктант» язуда катнашуны күренекле Атаулла Баязитов салган изге милли йолаларга хөрмәт саклау һәм туган телебезгә ихтирам күрсәтү дип карый.
Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) каршында Каюм Насыйри исемендәге үзәк ачылу да туган телгә кайту юлында җитди адым булды.
Каюм Насыйри институты Казан Федераль университетында 2014 елда ачылды. Әлеге институт дөньяда тел өйрәтү, телне таныту белән шөгыльләнгән Сервантес, Конфуций, Гете һәм Юныс Әмре уку йортларының аналогы. Каюм Насыйри институты татарлар яшәгән бөтен дөньяда туган телне пропагандалый.
Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге каршында эшләгән курсларга туган телне өйрәнү һәм камилләштерү өчен нигездә төрле һөнәрле милләттәшләр килде. Бу сөендерә. Кем һәм ничә яшьтә булуыбызга, нинди хезмәт башкаруыбызга карамастан, без ана теленә битараф түгел. Татар теленең серләрен ачасы килү кызыксындыра һәм үзенә тарта. Курсларга килүчеләр бу фикерне берсүзсез раслады.
Төньяк башкалада ана телен өйрәнү һәм камилләштерү курслары яңартылу һәм эшли башлау моннан 116 ел элек Атаулла Баязитов тарафыннан нигез салынган милли — мәдәни йолаларның яңаруы да ул. Күренекле милләттәшебез истәлегенә, аның татар матбугаты тарихына керткән югалмас хезмәтенә ихтирам йөзеннән дә без телебезне сакларга, яратырга һәм аңа тугры булырга бурычлы.
Классик әдәбият һәм Тукай әсәрләре бары тик төп нөсхәсендә укыганда гына чын ләззәт бирә һәм аның табигый гүзәллеген тоясың. Туган телне белмичә, аларны укып булмый шул.
Петербургтагы Даими вәкиллектә татар теле курсларын җитди һәм югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Якты зур бүлмә, татар теле буенча кирәкле әсбаплар һәм сүзлекләр җитәрлек. Зур экран һәм интернет аша онлайн уку мөмкинлеге дә булдырылган.
— Туган телне өйрәнергә һәм белем алырга теләгән һәркемгә ишегебез ачык. Уку әсбапларын Казаннан алып торабыз. Рәхим итегез! — дигән иде даими вәкил Ренат Вәлиуллин Каюм Насыйри исемендәге үзәк яңадан эшли башлаган быелгы уку елында.
Без татарлар белемле халык, ким дигәндә, ике телдә иркен сөйләшәбез. Төрки телле халыклар белән җиңел аралашабыз. Милләтебез беркайчан да надан булмаган. Дәү әниләребез һәм дәү әтиләребез гарәп телендә Коръән укый иде. Андый халык надан булмый.
Димәк, рухыбызга сеңгән һәм аралашырга зар- интизар булган ана телен киң мәйданда дөньяга чыгарырга күптән вакыт.
Агымдагы елда «Татарча диктант» язуга багышланган олы дөньякүләм милли — мәдәни чарага петербурглылар да йөрәк чакыруы һәм күңел кушуы буенча кушылды.
Дөньядагы заманча үзгәрешләр, интернет мөмкинлекләре «Татарча диктант»ны өйдән чыкмыйча да язарга мөмкинлек бирде.
«Татарча диктант»ны милләттәшләр белән бергә язасы килгәннәр өчен Санкт — Петербургның «Милләттәшләр йорты»нда (Моховая урамы, 15нче санлы йорт) шартлар булдырылган иде.
Язманы әзерләгәндә автор архивындагы мәгълүмәтләр файдаланылды. Фоторәсемнәрне Татарстанның Санкт- Петербургтагы Даими вәкиллеге хезмәткәре Шамил Шәяхмәтов тәкъдим итте.
Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.