Кояшның иртәнге көмеш нурлары Казан дәүләт университеты каршына куелган студент Володя Ульянов һәйкәлен сыйпап үтте. Аннары һәйкәл артындагы «таба»да урнашкан эскәмиядә утырган кызга күз салды. Зәринәнең, эскәмиядә нәкъ менә ул утыра иде, кояшта эше юк иде бугай. Ул беләзегендәге кечкенә сәгатенә күз салды. Университетта эш көне башланырга ике- өч сәгать бар әле. Зәринә юл сумкасыннан термос чыгарды, зур булмаган салфеткага төрелгән вак бәлешләр алды. Татар милли бизәкләре чигелгән икенче салфетканы эскәмиягә җәйде. Термосны ачуга аннан тәмле мәтрүшкә чәе исе таралды.
Зәринә кичә генә Башкортостанның Миякә районында, бүген иртән генә Уфа аэропортында иде. Башкортостан башкаласы аны җем — җем сибелгән электр утлары яктысы белән хәерле юл теләп озатып калды. Хәерле булсын шул! Зәринәгә бу юлның уңуы бик кирәк.
Ул бит Казанга олы өметләр белән килде. Кыз Казан дәүләт университетында укырга хыял итә. Шул максаттан документларын Казанга җибәрде. Теләге билгеле журналист булу. Югары уку йортына укырга кабул итү имтиханнарын бирер вакыт җитте. Әмма Зәринә Илгизовага журналистика бүлегенә керүчеләр үтә торган иҗади бәйгегә чакыру килмәде. Менә шул хәлне ачыкларга тели ул. Аннары ике көннән кабул итү имтиханнары да башлана.
Вак бәлеш ашап, мәтрүшкә чәе эчә — эчә кыз хыялларына бирелде. Шушы Ленин бабай исемен йөрткән югары уку йортына барыбер керер ул. Ул керми кем керсен. Үзләренең Качаган авылындагы китапханәдә Зәринә укымаган китап калмады. «Казан. Татарстан китап нәшрияте» дип язылган барлык басмаларны укып чыкты ул. Китапханәче Зөмәрә апа, укып бетердең, сиңа бирер китабым калмады, диде. Зәринәләр гаиләсе «Казан утлары», «Азат хатын» , «Чаян» журналларын һәм Уфада чыгучы «Кызыл таң» гәҗитен дә алдыра.
Аннары мәктәптә Зәринәләрне татар теле һәм әдәбиятеннән милләтпәрвар Мәдинә Бәширова укытты. Ул халкыбыз телен, татар әдәбиятен шулкадәр ярата иде, бу тойгыны укучыларында да тәрбияли алды. Укытучы Мәдинә Бәширова Казанны яратырга, аның белән сокланырга һәм горурланырга да өйрәтте. Ә Зәринә Илгизова аның яраткан укучысы иде.
Татарстан һәм Казан турында шактый мәгълүмат туплады Зәринә. Аның да биредәге язучылар, артистлар һәм билгеле каләм осталары арасында кайныйсы, милләттәшләр тарихын тирәнрәк беләсе килә. Үзен дулкынландырган сорауларга җавап аласы килеп ул бер Володя Ульянов һәйкәленә, бер университетның колонналы бинасына, бер каурый болытлар йөзгән күккә бакты. Аның якты һәм матур уй — хыялларына теләктәшлек белдергәндәй каядыр якында гына бер кош сайравы ишетелде. Сайрый — сайрый да, үз тавышына үзе соклангандай бераз туктап тыңлап тора, аннан тагын сайрарга тотына. Зәринә борчылма, барысы да яхшы булачак, ди бугай ул үзенең кабатланмас моңы белән.
Менә, ниһаять, бай тарихлы, әллә күпме шәхесләр язмышы бәйләнгән борынгы уку йортының ишекләре ачылды.
Әмма Зәринәне укырга кабул итү комиссиясе сөенечле хәбәр белән каршы алмады:
— Сез иҗади бәйгедә катнашмадыгыз, кабул итү имтиханнарына кертә алмыйбыз. Киләсе елга килегез,- диде укырга кабул итү комиссиясе рәисе Галиябану ханым Уразаева, Зәринәне көтелмәгән хәбәр белән аңсыз итә язып һәм аяк астындагы җирне чайкалдырып.
— Ә нигә иҗади бәйгенең кайчан буласын хәбәр итмәдегез?
— Хәбәр иттек, менә почта аша сезгә хәбәр җибәрелгәнгә белешмә.
Менә сиңа мә!? Шушы бер кечкенә кәгазь бөтен уй — планнарны челпәрәмә китереп юкка чыгарамыни инде!? Тукта әле, болай булырга тиеш түгел ич. Бу коточкыч хәлдән чыгу юлы бардыр. Габдулла Тукай язган бит әле: «Сөткә баткан тычканны». Хәтта тычканның башы эшләгән сөттән ничек котылып чыгарга. Тарих үз чәченнән тартып чыгарып үзен коткарган мисалларны да белә. Димәк, суга батучының котылуы бары тик үзеннән тора. Зәринә кабул итү имтиханнарына керү өчен көрәшергә булды.
— Киләсе елга киләлмим мин. Миңа быел керергә кирәк, — диде ул бәхәсләшергә урын калдырмаслык тавыш белән.
Галиябану ханым Уразаеваның үзенең дә Казан дәүләт университетына укырга керергә атлыгып торган Башкортостан кызына ярдәм итәсе килә иде.
— Бу мәсьәләне мин хәл итә алмыйм. Әйдәгез, проректорга кереп карыйк.
Проректор бик ягымлы һәм ачык йөзле кеше булып чыкты.
— Әйдәгез ректорга, миңа аның белән киңәшергә кирәк дип уйлыйм, — диде проректор.
Ул вакытта Казан дәүләт университетының ректоры билгеле галим Михаил Нужин иде. Күренекле уку йортына ул озак еллар җитәкчелек итү буенча абсолют рекорд куйды.
Михаил Тихонович Бөек Ватан сугышын кичергән, тормышны яхшы белгән бик тәҗрибәле һәм киң күңелле ярдәмчел кеше иде. Ул сугыштан күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бизәп кайтты.
Михаил Нужин үзенә нинди сорау белән мөрәҗәгать итүләрен бик игътибар белән тыңлап торды һәм ак кәгазьгә нәрсәдер язды.
— Мин сезгә иҗади бәйгедә катнашмыйча да кабул итү имтиханнарын тапшырырга рөхсәт итәм, — диде Михаил Тихонович әлеге кәгазьне Зәринәгә сузып.
Ректор рөхсәтен алган Башкортостан кызына, гүя, канатлар үсте.
Әмма кызның бу шатлыгын кабул итү комиссиясе рәисе Галиябану Уразаева уртаклашырга ашыкмады:
— Татар журналистика бүлегенә иҗади бәйгене филология фәннәре кандидаты Мөнҗия ханым Мәрдиева үткәрә. Ул иҗади бәйгесез имтиханнар тапшыруга канәгатьсезлек белдерәчәк. Әлбиттә, ректорның сүзенә каршы килүче булмаячак. Шулай да, мин сезгә Мөнҗия Борхан кызы белән очрашып аның ризалыгын алырга киңәш итәм, — диде Галиябану ханым, — менә аның адресы. Ул бүген ял итә. Өйдә булырга тиеш.
Мөнҗия Мәрдиева Казанның Иске Татар бистәсендә яши икән. Ике катлы йортлар. Әмма һәркайда чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Зәринәгә үзенә кирәкле йортны һәм фатирны эзләп табу авыр булмады.
Мөнҗия ханым ял көнендә Башкортостаннан килгән чит кызның үзен эзләп табуына, хәтта өенә үк килеп керүенә бер дә сөенмәде. Казан дәүләт университетында озакка сузылган иҗади бәйгеләр, оештыру эшләре үткәреп ул бик арыган иде. Һәм менә, ниһаять, көтеп алган ял көнендә аны тагын бер абитуриентка иҗади бәйге үткәрергә җәлеп итмәкчеләр. Аннары ул бүген яраткан кешесе белән очрашырга да тиеш иде. Шул уңайдан бәлеш салырга да әзерләнгән иде.
— Киләсе елга килегез, — диде ул Зәринәгә канәгатьсезлеген яшермичә. Зәринә ректор Михаил Нужин биргән язуны күрсәтергә мәҗбүр булды:
— Мөнҗия Борхановна, ә сез минем иҗади бәйгесез генә кабул итү имтиханнарын тапшыруыма каршы түгелсезме?
— Иртәгә университетның төп колонналы бинасына килегез. Иҗади бәйгесез мин сезне имтиханнарга кертә алмыйм.
Иртәгәсе көнне аларга университетның колонналы төп бинасыннан аудитория бирделәр.
Шулай итеп Казан дәүләт университетының кайчандыр Владимир Ульянов тавышы яңгыраган, бөек галимнәр ачыш ясаган бинасында Башкортостанның Миякә районы Качаган авылыннан килгән туган телен чиксез яраткан, тере татар шагыйрьләрен күрергә, «Казан утлары», «Азат хатын» һәм «Чаян» журналлары нәшер ителгән редакцияләрдә булырга, Әлфия Авзалованың үзен күрергә һәм рухи башкалабыз Казанда укырга хыял иткән гади авыл кызы Зәринә Илгизова кулына каләм алып иҗади бәйге үтәргә әзерләнде.
Мөнҗия Мәрдиева абитуриент алдына дүрт тема куйды. Cезгә ике сәгать вакыт, дип чыгып китте.
Зәринә ирекле теманы сайлады. Ул ак кәгазьгә үзенең ничек Казанда укырга хыял итүен, татар язучыларының күп әсәрләрен яттан белүен, очкычта килгәндә дә эченнән генә дога укып, бары тик шул хакта гына уйлавын, югары уку йортында нәкъ менә Казанда татар телендә белем аласы килүен тезде. Юк, ул туган телдә сүзләр генә тезмәде. Ул үз язмышына инша аша ишек ачты бугай. Һәрхәлдә эчке сиземләү аны дөрес юлда булуына инандырды.
Мөнҗия ханым Борханова, вәгъдә иткәнчә, ике сәгатьтән аудиториягә килеп керде. Кулына Зәринә язган иншаны алды. Аның йөзендә кызыксыну чагылып үтте.
Менә ул иншаны укый башлады, укый бара йөзе ачыла бара, укый бара йөзе ачыла бара.
Ниһаять, укып бетте. Көлеп җибәрде:
— Әйдә, кабул итү комиссиясен сөендерик. Мин сиңа ике «бишле» куйдым, диде. Берсе эчтәлек, икенчесе хатасыз язган өчен.
Абитуриентының ирекле теманы тирәнтен яктыртуына, тема аша рухи башкалабыз Казанны чиксез сөюен күрсәтүенә һәм туган телне яхшы белүенә Мөнҗия ханым бик шат иде. Мәрдиева милләтпәрвар буларак, татар әдәбиятен һәм туган телне чиксез ярата һәм яхшы белә иде. Зыялы кеше буларак белемле, туган телне, әдәбиятне сөюче милләттәшләрне ихтирам итте.
Кабул итү комиссиясеннән соң Зәринә Мәрдиевадан:
— Мөнҗия Борхановна кайда биредә татар китаплары сатыла? — дип сорарга җөрьәт итте.
— Бауман урамында бик яхшы китап кибете бар. Мин дә хәзер шунда төшәм. Теләсәң әйдә минем белән, — диде Мәрдиева.
Китап кибете 1930 елларда төзелгән Татар Матбугаты йортында урнашкан икән. Биредәге китап- журналларның күплеген һәм төрлелеген күреп Зәринәнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Менә кайда бәхет! Менә кайда илһам һәм рәхәтлек! Качаган авылындагы китапханә моның янында нәни генә бер тамчы. Шулай да ул бәләкәй китапханә Зәринәгә Казанга рухи юл салырга ярдәм итте бит әле.
Мөнҗия ханым да берничә китап һәм журнал сатып алды. Төрле- төрле кешеләр кибеткә керә дә керә. Мөнҗия Мәрдиева берничә кешене, азактан билгеле булуынча шагыйрьләр һәм язучылар икән, Зәринә белән таныштырды:
— Таныш булыгыз Зәринә Илгизова, Башкортостаннан, күренекле журналист булачак. Бүген ирекле темага иҗади инша язды, — диде ул.
Зәринә үзенә күрсәтелгән мондый олы бәядән югалып калды һәм кемнәр белән танышканын да аңламады.
— Син мине бүген бик сөендердең, — диде Мөнҗия ханым Зәринәгә, — шуның өчен мин сине Татар ашлары йортына чакырам. Үзем дә ачыктым.
Татар ашлары йорты Зәринәне таң калдырды. Йорт түгел, хан сарае бит бу. Һәр җирендә алтын, мәрмәр, кызыл агач аша бирелгән милли бизәк төшерелгән. Баскычлары тантаналы һәм түшәмендәге бизәкләре дә татар халык моңнарына төрелгән кебек.
— Татар халык ашлары йорты моннан сигез ел элек ачылды, — дип сөйли башлады әлеге тәмле «сарай» турындагы хикәясен Мөнҗия ханым, — күренекле татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов биредә эшли. Ул әллә күпме яңа милли ашлар иҗат итте.
Кызлар токмачлы шулпа һәм гөбәдия ашап сыйланды.
Татарстаннан шактый еракта яшәгән Миякә районы кызы Зәринә Илгизованың Казан белән тәүге танышуы әнә шулай Казан дәүләт университетының ярдәмчел җитәкчеләре, күңеле миллилек, ватанпәрварлек һәм милләтпәрварлек белән тулы Мөнҗия Мәрдиева аша башланды.
Ике көннән Казан дәүләт университетына керү имтиханнарын уңышлы тапшырып Зәринә Илгизова Башкортостанга кайтып китте. Август азагында университетка чылтыратып укырга кергәнлеген белде.
Бу вакытта Зәринә күренекле тәнкыйтьче, җәлилче Рафаэль Мостафинда Әхмәт Симаев хакында диплом эше язасын да, аның өчен Мәскәүдәге Ленин исемендәге китапханәдә мәгълүмат җыясын да, билгеле җырчылар Зөһрә Сәхәбиева һәм Хәмдүнә Тимергалиева белән дуслашып китәсен дә, Татарстанның милли — мәдәни тормышында актив катнашасын да, беренче һәм икенче Бөтендөнья Татар конгрессына Башкортостаннан делегат булып киләсен дә, Әлфия Авзалованы Башкортостандагы гастрольләрендә озатып йөрисен дә, Казанның мең еллыгында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрындагы тантанада Владимир Путинның татарча котлавын тыңлыйсын да, Петербургта «Татар — Информ»ның үз хәбәрчесе буласын да белми иде әле.
Ул бары тик тормышчан уй- хыялларының тормышка ашуы һәм Казан дәүләт университетына укырга керә алуы белән бик бәхетле иде.
Казан чынлап та аның иң якты хыял — өметләрен аклады. Һәрвакыт Казанга төрле милли -мәдәни чараларда катнашырга килгәндә ( кайтканда) ул һәрвакыт тәүге вакыттагы кебек зур дулкынлану кичерә. Бары тик бу килүләр өйгә кайткан кебек һәрвакыт дулкынландыра һәм зур бәхет кичертә.
…Менә әле дә ул Бауман урамы буйлап бара һәм ерактагы җитмешенче-сиксәненче елларга урап кайткандай була. Үзгәрмәгән бугай урам. Әнә бит былбыл тавышы да ишетелә.
Фоторәсемнәрдә: Җәлилче, күренекле тәнкыйтьче, язучы Рафаэль Мостафин, Зәрия Хәсәнова һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Башкортостанда Татарстан мәдәнияте көннәрендә.
Башка фотосүрәтләр интернеттан алынды.
Зәрия Хәсәнова.
Хикәя Татарстан республикасының туган көненә багышлана.