Казан безнең рухи башкалабыз. Кайда гына яшәсәк тә без һәрвакыт Татарстанга чиксез дулкынланып кайтабыз. Әйе, нәкъ менә кайтабыз. Туган йортка килмиләр бит, кайталар.
Менә шушы туганнарча якынлыкны Казан һәрвакыт рухи баетып, ике арага җылы милли — мәдәни күпер салып тора. Агымдагы елда август азагында Татарстан башкаласында узачак Татар яшьләре форумы әнә шул олы милли — мәдәни мөһим чараларның берсе.
Хәзерге шартларда туган телне, мәдәниятне, милли үзенчәлекне, дини кыйммәтләрне, гореф — гадәтләрне саклау, күпъяклы гармонияле шәхес тәрбияләү, илнең сәяси тормышында татар яшьләре ролен билгеләү аеруча мөһим. Татар гаиләсе төзү һәм аны заман шартларына яраклаштыру мәсьәләләре һәрвакыт көнүзәгендә торды һәм актуаль булып кала.
Санкт — Петербург татар яшьләре җәмгыятьләре һәм оешмалары Казанда оештырылучы һәр милли- мәдәни чараларда актив әгъза булды һәм катнаша.
Тарихка күз салыйк. 2006 елда Петербургның «Татарстан» җәмгыятеннән (җитәкчесе Ринат Вәлиев) Эльвира Гаязова белән Марат Немищев икенче Бөтендөнья Татар яшьләре форумына делегат булып барды. “Татарстан” җәмгыяте форумда катнашу өчен лаеклы яшьләрне сайлады.
Марат Немищев та, Эльвира Гаязова да петербурглылар. Төньяк башкалада туып — үскәннәр, югары белем алганнар. Маратның әти — әнисе Пенза, Эльвираныкылар Яр Чаллы ягынннан. Икесе дә зур шәһәрдә тәрбияләнсәләр дә туган телне яхшы беләләр.
— Туганнарыбыз яшәгән Балык Бистәсе районына кайтып, бераз гына торсам да, акцент югала, саф татарча сөйләшә башлыйм, — дигән иде ул вакытта Эльвира. Милләттәшебез Санкт-Петербург Хөкүмәте каршындагы Финанс комитетында сектор мөдире.
— Зур шәһәрләрдә яшәгән татар яшьләре мәсьәләләрен хәл итү өчен Казанда Бердәм үзәк төзергә кирәк. Үзәк һәрнәрсәне күз уңында тотарга һәм юнәлеш бирергә тиеш, — дип исәплим дип, фикерләре белән дә уртаклашты.
Эльвира да, Марат та мондый зур чарада беренче тапкыр катнашкан һәм Казанга зур өметләр белән барганнар иде. Форумнан зур тәэсирләр белән, чиксез канәгатьләнеп кайттылар.
Бөтендөнья Татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге милли — мәдәни чара Татарстан башкаласында 2006 елның 21-25 июнь көннәрендә узды. Форумның максаты – милли яшьләр концепциясе булдыру һәм аны үстерү юлларын билгеләү иде. Мөһим сөйләшүдә Русия төбәкләреннән, Татарстаннан, БДБ, Якын һәм Ерак чит илләрдән татар милләте вәкилләре катнашты. Форум кысаларында кызлар һәм егетләр секцияләргә бүленеп фикер алышты. Шулай ук спорт ярышлары, мәдәни чаралар оештырылды, татар эстрадасы артистлары чыгышы күрсәтелде. Ул вакытта «Татар — Информ»да безнең «Татарстанлылар» — Казанга бара» дигән мәкаләбез басылып чыкты.
Ике елга бер тапкыр узучы «Бөтендөнья Татар яшьләре форумы» 2004 елның маенда рәсми теркәлде. Әлеге оешма “Мин татарча сөйләшәм”, “Автохәрәкәт”, “Татар-дозор”, “Чәк-чәк party”, “Интернет татарча сөйләшә” кебек республика акцияләрендә, фестивальләрдә, конференцияләрдә һәм башка көнүзәк чараларда актив катнаша һәм башлап йөри.
«Татар — Информ» мәгълүмәтләренә караганда, бүгенге көндә Форум бөтен дөнья буенча сибелгән йөздән артык иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштереп тора. Яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү – Форум әнә шул сорауларны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.
Төньяк башкала яшьләре хакындагы сүзне дәвам итеп шунысын да әйтергә кирәк. Соңгы вакытта Петербургта укучы һәм эшләүче татар яшьләренең туган телгә, моңга ихлас тартылуы сизелә. Кызлар һәм егетләр җәмгыять тормышында да актив катнаша. Яшьләр тематик кичәләр оештыра, күренекле шәхесләр белән очраша. Аларның бу омтылышлары Санкт — Петербургта киң яклау таба.
Төньяк башкаланың татар яшьләре үз казанында гына кайнамый. Шунлыктан Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татар яшьләре белән тыгыз элемтәдә тора. Илнең төрле төбәгеннән милләттәшләр еш килә. Алар кала белән танышып кына калмый, татар милли-мәдәни яшьләр оешмалары белән якыннан аралашып халкыбыз өчен мөһим булган мәсьәләләр хакында фикер алыша, үз тәҗрибәләр белән уртаклаша.
Петербургка Петрозаводскиның «Дуслар» шәһәр яшьләре оешмасы мөселман төркеме белән бергә «Ак төннәр»не күрергә килгән иде. Ике арада булган матур очрашуны әле дә сагынып искә алалар.
Петрозаводскилыларны Санкт — Петербургның «Ислам мәдәни үзәге» каршы алды. Кунаклар «Петербургта ислам» экскурсиясендә катнашты. Атаулла Баязитовның иҗат һәм тормыш юлы белән танышты, Татар Җәмигъ мәчетенә сәяхәт кылды.
Ике башкала яшьләренең тәүдә Петербургта, аннары Мәскәүдә очрашуы да эчтәлекле һәм мәгънәле үтте. «Татар штабы» активистлары төньяк башкалада «Исламны яңарту» (Фонтанка яр буе, 78) фонды үзәгендә булдылар, истәлекле урыннарны карадылар.
Аннары Санкт — Петербургның татар телен өйрәнүче яшьләрдән бер төркем студентлар — Артур Хисамов, Динара Тарпищева, Эльмир Хәйдәров һәм Альбина Ишмурзина Мәскәүгә барды. «Татар штабы» активистлары белән булган очрашуда әңгәмә татар теле һәм әдәбиятенең зур шәһәрләрдә кичергән проблемалары, туган телне саклау юллары хакында барды.
Мәскәүдә Нева буендагы каладан килгән яшьләр Әсәдуллаев йортында һәм һәр татар өчен якын саналган истәлекле урыннарда булдылар. Санкт — Петербургның «Олимп» кафесында үткән кичәдә Русия башкаласында алган тәэсоратлары белән уртаклаштылар.
Ике як өчен дә файдалы булган, рухи яктан баеткан мондый очрашулар соңгы вакытта да күп булды. Берничә тапкыр татарстанлылар килде.
Әлеге язманың максаты төрле төбәктә яшәгән татар яшьләренең эшлекле һәм файдалы очрашуларын санап чыгу түгел иде. Бары тик Казанда август азагында узачак Татар яшьләре форумына шушындый кирәкле очрашулар да нигез сала, дип әйтәсе килгән иде.
Берничә көннән Казанда узачак Татар яшьләре форумы эшендә катнашу өчен Санкт — Петербург лаеклы вәкилләрен җибәрә. Кемнәр алар? Бу хакта форумнан кайткач, алар үзләре «Татар порталы»нда сөйләрләр дип ышанабыз.
Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Алда торган Казанда узачак яшьлек форумы менә шушы күркәм елны чагылдыручы олы бер милли бизәк.
«Питер Татар» piter.tatar порталы (баш мохәррире Равил Закиров) командасы журналистлары Казанда үтәчәк Татар яшьләре форумына уңышлар һәм һәр делегатка шәхси бәхет һәм сәламәтлек тели.
Мәкаләне язганда автор архивындагы язмалар һәм интернеттагы фоторәсемнәр файдаланылды. Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.