Агымдагы елның 30 августында Татарстан  халкы Республика һәм Казан көнен бәйрәм итәчәк. Тантана республикада игълан ителгән туган телләр һәм халыклар бердәмлегенә багышлана. Рухи башкалабызда яшәүче барлык милләт вәкилләренең уртак тантанасы бу. 28 — 30 август ял көннәре булачак.

14 августта берничә мәйданда Физкультурник көненә багышланган спорт чаралары оештырылачак.

Билгеле булуынча, әлеге көндә 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителде. Күпмилләтле Татарстан Республикасы Русиядә үзен ышанычлы һәм ныклы таянычлы төбәк буларак күрсәтте.  Әлеге бәйрәмнең максаты республикада яшәүче барча халыкларның бердәм, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән.

Олы бәйрәмне Татарстан һәр төбәктә яхшы күрсәткечләр белән каршы ала. Төрле милләт вәкилләре фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшли. Сәламәтлек, мәгариф, мәдәният, спорт кебек социаль өлкәләрдә хезмәт куючыларның да һәм эшмәкәрләрнең дә хезмәте бары мактауга лаек.

Соңгы елларда әлеге тантананың төп сәхнәсе «Казан» Гаилә үзәге янында урнаша. Бу җылы мәйдан Татарстан башкаласында оештырылучы төрле милли — мәдәни чаралар үткәрүче популяр урынга әйләнде. Биредә барлык шәһәр транспорты туктавы белән дә җайлы. Бәйрәмчә бизәлгән парклар да кунакларны көтә.

Әлбиттә инде бу зур бәйрәм — тантананы милли моңнарсыз күз алдына китереп булмый. Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә күренекле артистлар һәм ансамбльләрнең, «Kaзaн Егетләре», Feduk, Pompeуa һәм «Poндo» төркемнәренең чыгыш ясавы күз алдында тотыла. Опepeтта яратучылар «Казан көзе» опера фестивале кысаларында  Mapиинcк театры солистлары Bлaдиcлaв Cулимcкий һәм Eкaтepинa Ceмeнчук башкарган чыгышларны тыңлый алачак.  Зуркүләмле шәһәр тантанасы һәрвакыттагыча чагу төскә буялган салют белән тәмамланачак. Татарстан башкаласында Республика көне һәм Казан шәһәре көне Корбан бәйрәменнән кала икенче җәйге тантана.

Казанда бу көнне бәйрәмчә бизәлмәгән бер генә бакча да, парк та калмаячак. M. Гopький исемендәге ял паркында балалар өчен махсус милли — мәдәни бәйгеләр үткәреләчәк. Ул үз эченә җиңел атлетика кроссын, шахмат буенча турнир, яраткан мультфильмнар геройлары белән очрашуларны ала.

Kaзaн Kpeмле казанлыларны һәм кунакларны мәдәният һәм шәһәр сәнгате (Tat Cult) фecтивaленә чакыра. Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Безнең заман» исеме астында оештырылачак милли — мәдәни чаралар да, Казан  ипподромында үтәчәк атлы спорт программасы да мавыктыргыч булырга вәгъдә итә.  

Болардан тыш та массакүләм милли — мәдәни чаралар оештырылу планлаштырылган. 

«Питер Татар» порталы (баш мохәррире Равил Закиров) командасы журналистлары  Татарстан Республикасын һәм рухи башкалабыз — Казанны туган көннәре белән ихлас котлый. Киләчәктә дә һәрчак алгы сафта баруларын тели.

 Мәкаләне язганда ачык мәгълүмат чыганаклары һәм фоторәсемнәре файдаланылды.

 Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости