Санкт — Петербург дәүләт университеты көнчыгыш факультеты ишегалды  бакчасында  моннан ун ел элек Атаулла Баязитовка һәйкәл ачылды.

Кыскача белешмә: Атаулла Баязитов (1841 — 1911) күренекле татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Русиядә тәүге татар телендә нәшер ителүче «Нур — Свет» гәҗитенә нигез салучы. Чит илләр эшләре министрлыгы каршындагы Азия Төрки телләр департаментында тәрҗемәче һәм көнчыгыш телләр курсында төрек телен укытучы.

Исән чагында ук 1905 елда Баязитовның исеме Брокгауз һәм Эфрон энциклопедиясенә кертелә. Әлеге басмада Атаулла турында дини җәмәгать эшлеклесе, публицист, Русиядәге тәүге татар гәҗитенә нигез салучы, социаль —  сәяси хезмәтләр һәм әхлакый мәсьәләләр авторы диелә.

Бары тик, беренче урыс революциясе вакытында гына, Баязитов татар телендә гәҗит нәшер итүгә рөхсәт ала. 1905 елның 2 сентябрендә тәүге  милли телдәге «Нур — Свет» гәҗите басылып чыга.

«Нур — Свет» гәҗите мөселманнарның рухи, эшлекле һәм җәмгыять тормышын гына яктыртып калмый, ә Русиядә яшәгән мөселманнарга кагылган рәсми дәүләт кануннары актларын да биреп бара. Кайбер мәкаләләр урыс телендә була.

Төньяк башкалада «Нур — Свет» гәҗите нәшер ителгәннән соң даими матбугат басмалары Казан, Уфа, Мәскәү, Уральск, Ырынбур, Самара һәм илнең башка шәһәрләрендә дә чыга башлый.

Дөрес, татар вакытлы матбугаты төрле авыр чорларны кичергән. Анда эшләүче күренекле каләм осталарын хөкемгә тарттырган  вакытлар да булган.  Әмма яңадан барысы да үз урынына кайткан. Матбугат һәрчак тормышның уртасында булган, вакытында көнүзәк мәсьәләләрне яктырткан, укучыларга  тормышта килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә дә булышкан.

 Сүз башым бит, Шүрәле… Атаулла Баязитов һәйкәленә әйләнеп кайтабыз.

Атаулла Баязитовка төньяк башкалада һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Атаулла Баязитовка куелган һәйкәлне ачу хокукы Татарстан Республикасы Премьер — министр урынбасары Зилә Вәлиевага, шәһәрнең җәмәгать активистлары Шамил Алюшевка, Сәлим Хәсәновка, Санкт — Петербург вице — губернаторы  Василий Кичеджа һәм Санкт — Петербург дәүләт университеты проректоры Николай Скворцовка бирелде.

 Татарстан Республикасы Президенты указларын Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин укып ишеттерде. Лаеклыларга Казаннан бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында сынчы, Атаулла Баязитовка куелган һәйкәл авторы Винера Абдуллина да бар иде.

 Тантана азагында Атаулла Баязитов һәйкәленә Татарстан Республикасы, Санкт- Петербург Хөкүмәте, Санкт — Петербург дәүләт университеты һәм төньяк башкаланың татар милли — мәдәни җәмгыятьләре исеменнән чәчәк кәрзиннәре һәм гөлләмәләре салынды.

Тантананы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнзәб Гыйбадуллин алып барды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости