Автор — Айгөль Гыйльметдинова (балетмейстер, театр әхелләре әгьзасы РФ).

Шигырьләремне  мин  Казанда, 1991 елда  Галимҗан  Ибрагимов  исемендәге 14-нче  гимназиядә  укыганда  яздым. Миңа ул вакытта 11 яшь иде.

“Дуслык”

Дуслык әгәр булмаса
Без нишләр идек  җирдә?
Кара  тәннәр, кызыллар
Аклар, сары, көрәннәр
Алар безнен кебекләр
Дуслыкны бик телилэр!
 Дуслык әгәр булмаса
Без нишләр идек жирдә?
Дуслык ул бит бәхетлек
Бер береңә ярдәмлек
Дусыңа  тугырыклык
Менә нәрсә  бит ул дуслык!

«Укытучы»

Барыбызга бер генэ
Белмим ничек өлгерә
Безгэ белемнәр биреп
Гел нурлар сибеп тора.
Үзе шундый сөйкемле
Нэкь энием шикелле
Безгә яхшы теләк теләп
Тормыш юлын ачып бирә.

«Дәү-әни»

Әбием күзлек кия
Чәчләренә ак куңган
Бер көнне соңа калмый
Иртүк тора йокыдан.
Әбине мин яратам
Ул да мине ярата.
Иртән торсам йокыдан
Мәмие пешеп җитә.
Сеңелләр дә әбине яратып киләләр,
Үп итеп , үп итеп әбине сагыналар.
Яратабыз әбине, ул да безне ярата
Әбидән яхшы кеше таба алмыйсың дөньяда!

«Әниемә»

Үзе шундый сөйкемле
Шат йөзле әнием
Күнелемдә иң якын
Кешем ул минем.
Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса көенә
Әзрәк әрләп тә ала:
"Нигә шундый бу бала?!"
Әнием алтын куллы-
Ул бик яхшы тегүче,
Ул бик яхшы бәйләүче
Аннан мине җәлләүче.

“Әтиемә”

Миңа әгәр авыр булса,
Җиңеләйтә хәлемне
Шаян сүзләр сөйли-сөйли
Күтәрә күңелемне.
Минем әти яхшы кеше
Аннан мин үрнәк алам.
Укып белем алу белән
Сәңгать юлыннан барам!

«Көз»

Иртән торып карасам
Агачлар төрле төстә.
Күк йөзе капланып тора
Болытлар йөзә өстә.
Алтын көзне яратам мин
Урман матур булганга
Уйнап керми йөрер идем
Вакытларым булганда.

«Кыш»

Кыш кыш кыш килэ
Салкыннар килеп җитә
Карлар явып тешәләр
Көмеш келәм ясыйлар.
Бүләкләр бн бергә
Кыш бабай килеп җитә
Балаларны сөендереп тә,
уйнатып та җибәрә.
Кышны бик тә яратам мин
Таулы жирдә үткәрергә
Бергәләп барабыз әле,
Ял көннэрем булганда.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости