Билгеле булуынча, киләсе 2022 елда төньяк башкалада Петербург Халыкара Икътисад Форумы 25нче  тапкыр үтә. Юбилей елында зур чарага кунак ил рәвешендә Мисыр чакырылган.

Шушы уңайдан Мәскәүдә Русия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков Мисыр Гарәп Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Ихаб Талаат Наср белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Мисырның 25нче юбилей Петербург Икътисад Форумында кунак ил рәвешендә катнашуы һәм Русия-Африка саммитына әзерлек планы буенча фикер алышты. Шулай ук илләр арасында авиаэлемтәне яңарту, моның белән бәйле эпидемия куркынычсызлыгы чаралары турында да сөйләштеләр.

— Мисырның 2019 елда безнең илләр җитәкчеләре рәислегендә узган беренче Русия-Африка саммитын оештыруга керткән өлешен югары бәялибез.

Инде бүген үк без 2022 елның октябрь-ноябрь айларында Африка дәүләтләренең берсендә узачак саммитка әзерләнә башлыйбыз.  Бу мәсьәләдә без Мисырның дустанә ярдәменә өметләнәбез»,–  дип билгеләде Русия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков.

Ул шулай ук  Ихаб Талаат Насрны Русия һәм Мисыр курортлары арасында авиаэлемтәләрнең яңадан торгызылуы белән котлады.

Мисыр делегациясе быел Петербург халыкара икътисадый форумы эшендә актив катнашты. Мисырның халыкара хезмәттәшлек министры Рания Әл-Машат «Русия-Африка » түгәрәк өстәлендә спикер булды, шулай ук «Бөтендөнья  Халыкара кооперация – дөньяның тотрыклы үсеше драйверы» сессиясендә чыгыш ясады.

— Мисыр Русия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне һәрьяклап үстерү белән кызыксына. Илебезнең 2022 елгы Петербург икътисадый юбилей форумы чарасында ил-кунак буларак катнашуы зур дәрәҗә. Бу формат форум кысаларында уртак эшлекле чаралар оештыру өчен киң мөмкинлекләр ача. Безнең илләр арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытуга турыдан-туры ярдәм итә, — дип билгеләде Мисыр Гарәп Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Ихаб Талаат Наср.

Очрашу барышында Русия һәм Мисыр арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү турында да фикер алыштылар.

Мисыр Русиядән «Спутник V» вакцинасын 20 млн доза сатып алды инде һәм үз җирлегендә тагын 40 млн доза җитештерергә планлаштыра.

Моннан тыш, Мисыр Гарәп Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Талаат Наср илдә дә, шулай ук туристлык зоналарында да эпидемия куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Мисырда барлык кирәкле чаралар да каралган, шул исәптән туристлык өлкәсендә эшләүчеләргә вакцинация ясалган.

Мәкалане язганда forumspb.com сайты мәгълүмате кулланылды.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости