Соңгы вакытта «Питер татар» порталына (баш мохәррире Равил Закиров) күпләр Рәхимҗан Теләшевнең  «Татарлар Нева буенда» китабын кайдан сатып алырга мөмкин дигән сорау белән мөрәҗәгать итә.

Әлеге һәм башка үзебезне кызыксындырган күп сорауларга җавап аласы килү теләге белән Рәхим Теләшевне  «Piter tatar» порталына кунакка чакырдык.

Рәхимҗан Хәлиулла улы Теләшев 1939 елның 22 июнендә Ленинградта туган. А.А.Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының филология факультеты журналистика бүлеген тәмамлый. «Татар Информ» агентлыгы үз хәбәрчесе булган вакытта күп мәкаләләре һәм язмалары басыла. Актив җәмәгать эше алып бара. Казанда Дәүләт Эрмитажы фонды нигезендә «Кубрат хан хәзинәләре» һәм «Алтын Урда хәзинәләре» күргәзмәләрен оештыруда башлап йөри.

Рәхим Теләшевнең татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә багышланган мәкаләләре «Татар Информ»да,  «Татарские края»  һәм «Татар иле» гәҗитләрендә басылып чыкты. Ул «Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсе» медале, Г.Р.Державин исемендәге  урыс сүзлеге һәм сынлы сәнгать Академиясенең Алтын медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» нең күкрәк билгесе һәм башка күптөрле медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

 Соңгы елларда язучы, журналист һәм тарихчы Рәхим Теләшевнең берничә эчтәлекле, бай мәгълүмәтле китаплары басылып чыкты. Алар һәркайсы татар гаиләсен (генә түгел) бизәрлек менә дигән басмалар.  «Алтын Урда: бәхәсле язмалар», «Һиндлар һәм гуннардан башлап Алтын Урдага кадәр», «Санкт — Петербургның татар җәмәгатьчелеге. Шәһәрнең 300 еллыгына», «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына» Теләгәндә әлеге китапларны табып була.

  Рәхим Теләшев безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

Санкт-Петербургның Невский проспектындагы 26 нчы йортында урнашкан Китап йортында  «Татарлар Нева буенда» дип исемләнгән китап — монографиясе  сатуга чыкты.  Китап эчтәлеге үз эченә төньяк башкаланың барлыкка килгән Петр 1 чорыннан әлеге көнгә кадәр булган вакытын ала. Шунлыктан басма  күләмле: 30 бүлектән һәм 700 биттән тора, бизәлеше  дә бай, 600гә якын фоторәсем урнаштырылган. Китап югары нәшрият — полиграфия дәрәҗәсендә басылган. Китапның кыйммәте  шунда: ул Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны яктырта.  Укучы басмадан безнең ватандаш — милләттәшләрнең күркәм Русия империясе башкаласы — Санкт — Петербургны тәүге төзүчеләр булуын белә.  

Революциягә кадәрге чорда алар дипломатлар, тәрҗемәчеләр, дин әһелләре, яугирләр, сәүдәгәрләр, рестораннар хуҗалары булганнар.

Татарлар шәһәрне чисталыкта тоткан һәм күбесенчә транспорт хезмәте күрсәткәннәр.

Безнең милләттәшләр шәһәрдә яшәүчеләр белән бергә аның кайгысыз көннәрен дә һәм тарихындагы фаҗигале вакытларын да бүлешкәннәр.

 Шәһәрнең Татар җәмгыяте шартлар булганда канатын киң җәеп төрле юнәлештә эш алып барган яки өстән басым ясалганда һәм тыюлар булганда эшчәнлеген яшергән яки кыскарткан.

Татарлар Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрне дошманнан саклауга  сизелерлек өлеш керткән. Моны искә алып китапның зур бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм камалышта калган Ленинградта яшәүчеләргә багышлана.

Төньяк башкалада күренекле татарлар булмаган һөнәр һәм хезмәт юк. Артистлар арасында ул – Рудольф Нуриев, Альберт Әсәдуллин,  Хәнәфи  Чинакаев, София Ялышева, Равил Мартынов, Фуад  Хәмидуллин… Галимнәр арасында Илдар Ибраһимов, Рафаэль Юсупов, Әнәс Халидов, Альмира Таһиржанова, Рифад Исләев, Наил Газизуллин һәм башкалар.; табиблар арасында  Гәрәй Баиров,  Фәттах Кутушев; төзүчеләр арасында  Шамил Акбулатов, Наил Кикичев. Исемлекне дәвам итәргә булыр иде. Китап менә шушы билгеле шәхесләргә багышланган. 

Татарлар шәһәрдә яшәүче башка милләт вәкилләре белән бергә сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәге булган каланы күркәмләндерүгә фидакарь хезмәт сала.

 Сугыштан соң, утызынчы еллардагы тыюлардан соң шәһәрдә милли яңарыш башлана. Соңрак үзгәртеп кору чорында милли хәрәкәт киң җәелдерелә һәм күп кенә зирәк җитәкчеләр үсеп чыга. Менә алар:  Мөхлисә Зарипова, Дауд Әминев,  Әнвәр Сәетбагин, Сәлим Хәсәнов, Ибраһим Туктаров, Рәшид Мәһдеев, Абдулла һәм Рөстәм Хучашевлар, Иниятулла  Кутыев,  Ильяс Норов һәм башкалар.  Алар уннарча милли — мәдәни җәмгыятьләр төзиләр һәм йөзләрчә чаралар үткәрәләр. Төрле кичәләр һәм тантаналарда меңнәрчә кеше катнаша. Һәр елны халкыбызның иң зур бәйрәм-тантанасы Сабантуйны оештыру камилләшкәннән — камилләшә. 

 Бу хакта «Татарлар Нева буенда» китабында аеруча җентекле язылды. Басма безнең шөһрәтле ата — бабаларыбызга, шулай ук үзебезгә, лаеклы һәйкәл булып тора. Шул ук вакытта, әдәби сүздән салынган һәйкәлнең гомере бронзадан һәм таштан салынганга караганда, күпкә озынрак.  Сүз искерми. Ул мәңгелек.

 Китапны татар җәмәгатьчелеге яратып кабул итәр һәм ул шәһәрдә татар тарихын яктыртуга сизелерлек өлеш кертер  дип уйлыйм.

  Китапка карата фикерләр күп булды. Шундый югары бәяләмәләрнең берсен милли татар хәрәкәте ветераны Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иниятулла Гани улы Кутыев язды. («Питер Татар» порталы бу хакта язып чыкты).

Китапта бай тарихи-туган якны өйрәнү материалларына таянып олы ихтирам белән аерым вакыйгалар һәм күренешләр турында язылды. Шулай да китапның төп кыйммәте акыллы, фәһемле һәм зирәк милләтәшләр хакында. Өч гасыр буена алар «тәкәббер күршегә үч итеп» Дәүләтнең баш шәһәрен төзеделәр, ә хәзерге вакытта бу архитектура могҗизасының матурлыгын камилләштерүне дәвам итәләр. Әмма язылган вакыйгалар архивтагы «академик хезмәтләр»дән генә түгел, ә тормыштагы чынбарлыктан да алынды.

Миңа журналист һәм төп ленинградчы буларак, гомерем буена һәм әле дә сугышка кадәрге, сугыштан соңгы һәм хәзерге иң яңа тарих төзелгәндә җәмгыять, мәдәният һәм сәяси тормышның уртасында булырга һәм кайнарга туры килде. Китап өчен зур мәгърифәти «эш» алып барылды. Ул яңа мәгълүмәтләр һәм дәлилләр аша киң катлам укучыларны  шәһәрнең татарлар өлеше өчгасырлык чорда икътисадта, мәдәнияттә һәм  рухи — әхлакый тормышта кичергән вакыйгалар белән таныштыра.

 «…Автор зур ярату белән төньяк башкаланың,  Санкт — Петербургның Русиянең Идел башкаласы булган  «Нур сибүче Казан» белән тарихи бәйләнеше турында яза. Китаптагы төп фикер: гасырлар буе Нева ярларында яшәгән төрле халыклар мәдәнияте берләшүе һәм бер- берсенә үтеп керүе кызыл җеп булып сузыла.  Бу инде Петербургның үзенчәлекле, интеллектуаль- мәдәни үсеше һәм байлыгы булып тора.

 Рәхим Хәлил улы Теләшевнең китабы татарларның «үзенчәлекле» милләт булуы турында түгел, ә аларның табигый рәвештә күршеләр белән тату- дус яши белүе хакында…» дип язды китапка бәя бирүчеләр.

«Татарлар Нева буенда» китабы укучыга ике тапкыр: берсе Санкт -Петербургта, икенчесе Казанда тәкъдир (презентация) ителде. Чарада катнашучылар китапка югары бәя бирде. Басманың яхшы телдә язылуы, күп темаларны үз эченә алуы, энциклопедиядәге мәгълүмәтләргә нигезләнгәнлеге, мәрхәмәтлелеге  һәм ватанпәрвәрлелеген азсызыкланды. 

  Күпләр «Нева буенда татарлар» китабы шәһәрдәге һәм өлкәдәге һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип исәпли. Без бу фикергә кушылабыз.

Китапны нәшер итүдә шәһәрдә билгеле эшкуарлар: Шамил Алюшев,  Альберт Суфияров, Камил Хәйруллин, Рөстәм Сираҗетдинов һәм Ринат Мәһдиев матди ярдәм күрсәтте.   

Форсаттан файдаланып, «Piter tatar» порталы аша Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар Конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевка мөрәҗәгать итәсем килә.

Хөрмәтле Васил Габделгаязович!

Сезнең ризалыгыгыз һәм хуплавыгыз аркасында узган елның 21 октябрендә Казан каласында Петербург журналисты, язучы һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхимҗан Хәлиулла улы Теләшевнең «Татарлар Нева буенда» дигән китабы тәкъдир ителде.

Вакытлы матбугат чаралары хәбәр итүенә караганда, китапны тәкъдир итү тантанасы уңышлы үтте һәм мәдәни тормышта Петербург татарлары тормышын өйрәнүдә фәнни юлны билгеләүче вакыйгага әйләнде.

Ул көнне минем тагын бер китабым тәкъдир ителде. «Татарлар һәм урыслар. Тарихи-лингвистик фикер йөртүләр». Басма татар теленең урыс теленә искиткеч зур йогынты ясавы турында бәян итә. Китап Шамил Алюшев һәм Альберт Суфияровлар акчасына нәшер ителде.

Казанда Санкт — Петербург шәһәре ягыннан Татарстанның төньяк башкаладагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм малтабар Шамил Алюшев чыгыш ясады.

Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге югарыда атап үткән китапларны нәшер итүдә зур ярдәм күрсәтте.

Матди ярдәм күрсәтүгә килгәндә эшкуар Рөстәм Сираҗетдиновны аеруча билгеләп китәсе килә. Ул Даими вәкиллек тарафыннан «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» Бөтендөнья Татар Конгрессы медаленә тәкъдим ителде.

Хөрмәтле Васил Габделгаязович!

Без Сезгә яхшы дәрәҗәдә үткән минем китапларны тәкъдир итү чарасы, кунакчыллыгыгыз, Казан һәм Бөек Болгар буйлап оештырылган сәяхәт  өчен  рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Бөтендөнья Татар Конгрессы әгъзалары: Данис Шакировка, Рөстәм Гыйльметдиновка  һәм Илдар Газизовка да олы рәхмәтлебез.

Ихтирам белән «Татарлар Нева буенда» һәм  «Татарлар һәм урыслар. Тарихи-лингвистик фикер йөртүләр» китаплары авторы Рәхим Теләшев.

— Хөрмәтле Рәхим Хәлиуллович, кызыклы әңгәмәгез һәм сорауларга тулы җавап биргәнегез өчен рәхмәт.

Сезгә Петербург «Татар Порталы» «Piter tatar» исеменнән сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез. Әле яңадан Сез язган китапларны күрербез дип ышанабыз.

Төньяк башкаланың югарыда телгә алынган Китап йортында Рәхим Теләшевнең тагын бер: «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград боҗрасында» дип аталган 600гә якын битле басмасы сатуга куелган. Бер меңнән артык исем теркәлгән басма чагу бизәлгән. Бәлки, китапны укучы анда сугыш вакытында югалган якыннарының исемен табар.

Китап йортында белешмә хезмәте һәм белешмә аппараты бар. Алар кирәкле китапны күпсанлы басмалар арасыннан бик тиз табарга ярдәм итә. 

Билгеле язучы Рәхим Теләшев язган китаплар җиңел укыла, кызыклы һәм мавыктыргыч, алар яңа мәгълүмәтләргә һәм вакыйгаларга бай. Эчтәлекле һәм күркәм бизәлешле басмалар менә дигән бүләк. Юкка гына: » Иң яхшы бүләк — китап» димиләр бит.

 Әңгәмәне Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе Зәрия Хәсәнова алып барды. Фоторәсем Рәхим Теләшев архивыннан.

, , ,
Похожие новости