Шушы көннәрдә Санкт — Петербургка Уфадан төньяк башкала «Татар Порталы» (баш мохәррире Равил Закиров) Piter.tatarның якын дуслары Илһам Ногманов һәм Диана Байтуринаның килүе көтелә.

Диана белән Илһам язын Петербургта булып киткәннәр иде. Ул вакытта мин алар белән очрашкан идем. Яшьләр үзләре хакында бик матур фикер калдырдылар. Яңадан төньяк башкалага әйләнеп килергә вәгъдә иттеләр. Һәм, ниһаять, ике як өчен дә мөһим булган очрашу яңадан кабатланачак.

Кемнәр соң ул Уфадан килергә тиешле кадерле кунаклар? Безнең «Татар Порталы»н укып баручы хөрмәтле ватандашларны Илһам һәм Диана белән якыннанрак таныштырырга кирәктер дип уйлыйм.

 Илһам Ногманов һөнәре буенча архитектор, картиналар язу белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта Башкортостанда нәшер ителүче «Өмет» яшьләр гәҗите мохтәриятенә социаль челтәрләр белән элемтәдә булуны тәэмин итә. Дөресрәге интернет мәйданы киңлекләренә чыгу һәм анда булган бөтен заман технологияләреннән файдалану мөмкинлеген тудыра.

 Илһам берничә чит тел белә. Кытайда булган вакытта да үз эшләре белән күргәзмәләрдә катнашкан.

Әйтергә кирәк, «Өмет» гәҗите Башкортостанда абруйлы һәм зур тиражлы яшьләр гәҗите. Әмма аны урта һәм өлкән буын да яратып укый.

 Диана Байтурина  «Башкортостанның мәдәният дөньясы» интернет — порталы журналисты. Әлеге портал 2011 елның 18 июлендә Башкортостан Республикасы җитәкчесе күрсәтмәсе белән барлыкка килә. Үз эшчәнлеген Башкортостан Мәдәният министрлыгы һәм «Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе» ярдәмендә алып бара.

«Башкортостанның мәдәни дөньясы» интернет — порталының максаты республика  мәдәнияте турында Русиядә һәм дөньякүләмендә җәмгыятьтәге фикерне формалаштыру һәм киңәйтү. Ул үз эченә архитектура һәм кино, музыка һәм сынлы сәнгать, театрлар һәм музейлар, гореф-гадәт, матди булмаган мәдәни мирасны ала. Порталда республиканың мәдәният учреждениеләре, Уфада һәм муниципаль оешмалардагы милли -мәдәни чаралар хакында  тулы мәгълүмат тупланган һәм хәбәр ителә.

«Башкортостанның мәдәни дөньясы» интернет — порталы өч: урыс, башкорт һәм инглиз телендә алып барыла.

 Портал мохтәрияте һәркөнне үз сайтында Уфадагы һәм Башкортостандагы яңалыкларны (театр, кино, әдәбият, күргәзмәләр, концертлар, фестивальләр һәм конкурслар)  биреп бара. Булачак милли — мәдәни чаралар турында хәбәр итә.

«Башкортостанның мәдәни дөньясы» интернет — порталы турыдан — туры катнашкан  олы милли — мәдәни эшләрнең берсе «Идел» халыкара фестиваль бәйгесе. Бәйгедә татар һәм башкорт телләрендә җырлар яңгырый. Җиңүчеләр Казанда үтүче «Татар моңы»  ярышына чакыру ала.

«Идел» халыкара фестивале бәйгесе Русиядә милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елдан бирле үткәрелә. 2020 елда «Идел« фестивале бәйгесе үзенең 10 еллык юбилеен билгеләгән иде.

Диана Байтурина һәм Илһам Ногманов  Санкт — Петербургта булган вакытта шәһәрнең истәлекле урыннарында булдылар, танышлар һәм яңа дуслар белән очраштылар.

Уфадан килгән яшьләрне Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин кабул итте. Әңгәмә барышында башкарылган эшләр һәм алда торган планнар хакында фикер алыштылар. Очрашудан ике як та бик канәгать  калды.

Безнең төньяк башкаладагы «Татар Порталы» ның ишеге Уфадан һәм

Казаннан гына түгел, Русиянең һәр төбәгеннән, Җир шарының һәр почмагыннан килгән милләттәшләр, кардәшләр һәм ватандашлар өчен һәрвакыт ачык.

 Ә инде Илһам Ногманов белән Диана Байтуринага әйләнеп кайтканда без Петербург «Татар Порталы»ның  шундый зыялы, тәрбияле һәм белемле дуслары булуга бик сөенәбез. Аларга сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

 Фоторәсемнәрдә Уфа кунаклары белән очрашу вакытында.

1 комментарий

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости