Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татар порталына (баш мөхәррире Равил Закиров) котлаулар килүен дәвам итә. Бүген без төньяк башкаладан һәм Русиядән дә читтә яшәгән милләттәшләрдән  алынган тәбрикләүләрне бирергә булдык. Һичшиксез, сүз инде рухи башкалабыз Казаннан башлана. Татарстаннан килгән җылы сүзләр һәм ихлас теләкләр безнең күренекле каләмдәшләрдән булгач бигрәк тә.

  Шулай итеп сүз кадерле кунакларга.

Римзил Вәлиев, Бөтендөнья Татар конгрессы интернет студиясе баш мохәррире, Фатыйх Кәрим исемендәге премия лауреаты.

Рiter.tatar порталы  XXI гасырның «Нур»ы.

Русия татарларының милли тормышы программасын эшләүдә мин 35 елдан артыграк катнашам. Шул исәптән, БТКның беренче  съезды үткәрелгән 1992 елның июненнән башлап. Утыз елга якын Русия татар Федераль миллимәдәни мохтәрияте җитәкчесе һәм Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиле буларак,  татарларны информацион яктан тәэмин итү  мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килде.

  Соңгы ике елда piter.tatar порталының информацион акцияләре һәм оештыру- мәгърифәти  эшчәнлеге белән даими кызыксынып торам.

Бу порталның язмалары, Онлайн конференцияләре көнүзәккә сугылуы, «үлчәнелгән булуы»,  тулы- мәгълүматле  һәм заманча формада бирелүе белән аерылып тора.  Мәгълүматтән файдаланучы буларак, мин дә Питер татарлары порталы мәкаләләренә һәм акцияләрнә «утырдым», чөнки алар төбәккә генә карамый, ә гомумтатар әһәмиятенә ия.  

   Татарларның информацион мөмкинлекләре күптөрле, ләкин мондый заманча бай һәм даими үсүче сайтны очрату авыррак. Әгәр порталның зур булмаган энтузиастлар көче белән яшәвен, пандемия шартларына җайлашып укучысын табуын исәпләгәндә, ул үзенчәлекле һәм киң файдаланыла дип әйтергә мөмкин.

  Татарстан Республикасының Санкт — Петербург  шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин), БТК башкарма комитеты һәм татар этномәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек итеп piter.tatar  порталы төньяк башкала татар җәмгыяте эшчәнлеген тулыландыра.

  Равил Закировка, Кәтифә Гайнетдиновага һәм Петербургтагы башка каләмдәшләргә рәхмәтлемен. Аеруча, порталда минем татар дөньясы  турында лекциям һәм 2018 елда Казанда баылган  «Автоном йөзү» китабыннан текстым булу горурландыра.

  Порталда андый язмалар бик күп! Димәк, портал тәүлек әйләнәсенә мәгърифәти — агарту эше алып бара. Минем фикеремчә, портал «Нур» гәҗитенә төшкән изге бурычны XXI гасырның тәүге чирегендә үти! Уңышлар сезгә! Ару — талу белмәгез. Сез кирәк һәм сезгә мохтаҗлар бар!

 Петербург «Татар порталы» үз чиратында безне укып баручыларга Римзил Вәлиевнең 2021 елның 30 гыйнваренда әлеге порталда яңгыраган «Нәрсә ул татар дөньясы» дигән эчтәлекле һәм бик мавыктыргыч лекциясен тыңларга тәкъдим итә. Туры чыгыш YouTube каналында «Питер Татар» порталында яңгырады: https://piter.tatar/2021/01/29/rimzil-valeev-prochtet-lekcziyu-o-tatarskom-mire/

Данил Сафаров Казандагы  «Матбугат. ру» порталы җитәкчесе

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталын икееллыгы белән котлыйм. Гадәттә, андый очракта, ике яшьтә әле кеше атлап кына китә, дип әйтәләр. Әмма миндә шундый тойгы, гүя, Портал инде шактый яшьтә һәм өлгереп җиткән. Ул аягында нык басып тора. Бу тойгылар юкка түгел. Портал бит төрле юнәлештә актив эшли. Аның эше күренеп тора. Сайт, соцчелтәрләр, атна саен экспертлар белән очрашу, бөтен ил буйлап медиа онлайн — конференцияләр…

Хәтеремдә соңгы бер онлайн — очрашу. Татарстаннан каләмдәшләр очрашуның, безгә географик яктан шактый ерак булган Питерда узуына сөенеп гаҗәпләнгән иде. «Портал Татар» проектында нинди кешеләр мавыгып эшләгәнлеген беләм. Беләм, алар  ничек үз телен һәм үз халкын ярата.

  Каләмдәшләрне ихлас күңелдән икееллыклары белән котлыйм һәм проектның арытаба чәчәк атуын телим.

Римма Кашапова, «Сөембикә»  журналы баш мохәррир урынбасары, халыкара милли кием бәйгесе дизайнерлары әгъзасы «International fashion»

«Piter tatar» порталы Сез данлы юл башында.

 Узганны истә тотыгыз, милләт һәм мәдәният бит күпгасырлык тарихы һәм гаилә йолалары белән яши. Хәзергенең кадерен белегез, ул безне берләштерүче алыштыргысыз көч. Киләчәкне тәрбияләгез, без алар өчен яшибез. 

  Котлыйм! Тәбриклим!

 Чехиядән милләттәшебез Кыям Кормакаев

Хөрмәтле  piter.tatar командасы!

 Чын күңелдән Сезне икееллыгыгыз белән котлыйм !

 Беренче әйтәсе килгән сүз, сезнең һәрберегезгә, тупланган командага чиксез зур рәхмәт. 

 Кыска гына вакыт эчендә сез Петербург татарлары өчен бик кирәк булган мөмкинлекне эшләдегез.

  Портал барлык татарларга да, аеруча яшьләргә бик кирәк.  Сез Нева буендагы татарларны, чын мәгънәсендә уяттыгыз. 

  Татарлар  дөньядагы иң дустанә милләтләрнең берсе. Әмма башкаларга дустанә булып, шул ук вакытта үз телеңне, динеңне һәм халык йолаларын онытырга ярамый. 

  Сезнең портал татар мәдәниятен саклауга һәм яңартуга бәяләп беткесез өлеш кертә.

 Камилләшүнең чиге юк. Һәр ел узган саен сез үз программагызны тагын да һәм тагын да яхшырак эшләрсез, дип өметләнәм.

 Үз исемемнән оештырган чараларыгызга, очрашуларга һәм әңгәмәләргә  чакырган өчен, егерме елга якын ике илдә яшәвемә карамастан, мине үз якташыгыз дип исәпләгән өчен рәхмәт белдерәм.

 Ауропа татарларыннан зур сәлам, сезнең белән хезмәттәшлек итү шатлык бирә: https://alliance-tatar.eu/

Барыгыз да исән — сау булыгыз, иҗади уңышлар сезгә. Петербург татарлары, Алга !

 Лондоннан Лилия Айзатуллина

 Рiter.tatar порталына уңышлы хезмәттәшлеге һәм җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәт.

Безгә «Ак калфак-Нева» оешмасы ярдәм итте. Кайбер нәселләрнең шәҗәрәсен торгызып булды һәм без алда да ачылышлар булыр дип көтәбез. Нижгар татарларының Нәсел агачын торгызу проекты администраторы Лилия Айзатуллина https://vk.com/tatargenealogy

Лилия Сәмигуллина Австралиядә (Сидней) Татар мирасы ассоциациясенә нигез салучы.

Питер Татар порталын һәм аңа нигез салучылары туган көне белән котлыйбыз. Арытабан эшләрегез уңышлы баруын телибез. Без сезгә хезмәттәшлек һәм үзара аралашу өчен рәхмәтлебез. 

Портал төзелгән көннән башлап, без конференцияләрдә, онлайн концертларда катнаша алабыз, кызыклы кешеләр белән очрашабыз. Бөтен дөньядагы милли мирас буенча татарлар сөйләгән лекцияләр һәм интервьюлар, тарих һәм гореф -гадәтләр белән танышабыз.  Портал татар дөньясын үстерү һәм чикләрен киңәйтү өчен күп көч сала. Петербург татарларының эше безгә дә, Австралиядә яшәүче милләттәшләргә тәҗрибә алырга һәм арытаба хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

Иң яхшы теләкләр белән Австралия татарлары

Тәбрикләүләрне рәхәтләнеп Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе Зәрия Хәсәнова җыйды.

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости