Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе «Питер Татар» Piter. tatar.ru порталы (баш мөхәррире Равил Закиров) үзенең бәләкәй, әмма эчтәлекле юбилеен билгели.

 Юбилей уңаеннан редакциягә бик күп котлаулар килде. Тәбрикләүләр байтак булганлыктан, аларны төркемнәргә бүләргә уйладык.

Беренче сүзне бер шәһәрдә яшәгән һәм иңгә- иң торып эшләгән милләтәшләргә бирергә булдык.

Альмира Таһирҗанова, тарихчы, туган якны өйрәнүче  — экскурсовод

Портал беренче чиратта мәгърифәти проект, шунлыктан мәгълүмат киңлегендә үзенең лаеклы урынын тапты.  Санкт-Петербург татарларына пандемия чорында мавыктыргыч кешеләр белән очрашу иң уңайлы мәйдан.

Равил Закировка һәм аның командасына иҗади уңышлар,  шәһәрнең  татар җәмгыяте арытаба чәчәк атсын өчен фидакарь хезмәт  итүләрен телим.

Ринат Мәһдиев, татар «Нур Плюс» җәмгыяте рәисе :

 «Питер Татар» порталын туган көне белән котлыйм!

Портал интернетта Атаулла Баязитов » Нур» гәҗитендә салган канун буенча Санкт — Петербург татарлары тормышын мәгълүмати яктырта.

21 нче гасыр яңа информацион мөмкинлекләр алып килде. Татарлар алдынгы халык. Үзләре хакында да, якындагылар турында да, тау һәм диңгез артында яшәгәннәр хакында да беләселәре килә. Без тынычлыкта яшәргә телибез һәм яшибез.

 Светлана Җиһангирова, «Акчарлак» татар фольклор ансамбле җитәкчесе

«Акчарлак» фольклор ансамбле һәм коллектив җитәкчесе буларак шәхсән үз исемемнән, Санкт — Петербургта яшәүче татар ханымы буларак «Питер Татар» порталын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйм.

Ике ел мондый мөһим һәм яхшы проект өчен әллә ни күп вакыт түгел. Әмма үз телен, мәдәниятен һәм халкын яратканнар өчен — тулы бер тарих. 

Порталга алда торган һәм оештырылган чаралар хакында кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүмат — хәбәрләр биргән өчен  рәхмәт. 

Равил Закировка һәм аның командасына ачык һәм төгәл куелган эшләре өчен рәхмәт. Татар порталына арытаба уңышлар, популярлык һәм озак еллар татар халкына хезмәт итүләрен телибез.

Ярамир Низаметдинов, «Санкт — Петербург Опера» Опера театры солисты

Piter.tatar — искиткеч яхшы портал, ул төньяк башкала татарларының гына түгел, илдәге милләттәшләрнең мәдәният, спорт һәм иҗтимагый тормышындагы яңалыклары турында күп мәгълүмат бирә.  Анда һәрвакыт иң соңгы һәм көнүзәк яңалыклар белән танышасың.  Әлеге портал аркасында кайчан һәм кайда нинди милли чара барганлыгын белеп була. Рiter.tatar порталы Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге генә түгел, ә барлык мөселман дөньясындагы  яңалыклар белән таныштырып бара. Минем фикеремчә, ул бу мәсьәләне  менә дигән итеп чишә. Рiter.tatar порталы белән хезмәттәшлек итү һәрвакыт рәхәтлек бирә. Анда үз эшенең осталары хезмәтен сыйфатлы һәм оператив башкара. Миңа артист буларак,  piter.tatar порталы белән  элемтәдә булу бик мөһим, чөнки безне уртаклык бәйли: сәнгатьне, татар халкының милли мәдәниятен яктырту. 

Кадерле дуслар! piter.tatar порталына язылсагыз, сез һәрвакыт татар мәдәнияте вакыйгалары эчендә булырсыз.

 Сания Ишкинина, «Шатлык» ансамбле җитәкчесе

Санкт — Петербургта ике ел элек Татар порталы ачылу безнең шәһәрдә яшәгән милләттәшләр өчен генә түгел, барлык татар халкы өчен зур вакыйга булды. Милли — мәдәни чараларны яктыртуда мәгълүмат-хәбәрләр, видео һәм фоторепортажлар зур роль уйный.

Татар хәрәкәтендә катнашкан активистлар турында кызыклы материаллар, онлайн чыгышлар, Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге турындагы мәкаләләр һәм башка төбәкләрдән булган язмалар безне мөһим вакыйгалар белән таныштырып тора.

«Шатлык» ансамбле исеменнән Санкт — Петербургның Татар Порталы Командасын һәм Советын ихлас котлыйм һәм җиңел булмаган, әмма изге эшләрендә уңышлар телим.

  Фирая Рәшитова, «Ак калфак — Нева» татар хатын — кызлары оешмасы рәисе:

Портал туды һәм аңа piter.tatar дип исем бирелде. Ул кыска гына вакыт эчендә үзен, бу сүзнең тулы мәгънәсендә, чиге булмаган  информацион киңлектә күрсәтә алды. Портал барлыкка килгән чордан көнүзәк вакыйгалар эчендә кайнау һәм аларны аның битендә яктырту минем тормыш мәгънәсенә әйләнде. 

Үзеңне татар халкының бер өлеше итеп тою тормышка карата  көтелмәгән кызыксыну уята. Безнең ата- бабалар тормышын өйрәнү һәм аннан күңел тынычлыгы табу — менә шушы дөнья татарларын берләштерүче көч.

Шеф-мөхәррир Равил Закировны, яхшы тупланган коллективын һәм Портал советын уңышлы икееллык юбилейлары белән котлыйм. Шулай тотуыгызны телим!

Сафия Кичемасова, «Мирас»  мәдәният үзәге җитәкчесе

«Питер Татар» порталын туган көне белән котлыйбыз!

Сезгә татарлар тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйләгәнегез һәм милләттәшләрне берләштерү өчен мөһим вакыйгалар оештырганыгыз өчен рәхмәтлебез.

Равил Зөфәр улына һәм аның командасына даими яхшы хәбәрләр, яңа уңышлы проектлар, рәхмәтле укучылар һәм фикердәшләр килеп торуын телибез.

Ихтирам белән «Мирас» мәдәни үзәге командасы.

Гөлнара Фәйзуллина, «Файда» эстрада фольклор ансамбле җитәкчесе

«Файда» эстрада — фольлор ансамбле чын йөрәктән «Питер -Татар» piter.tatar Порталын эшчәнлегенә ике ел тулу уңаеннан юбилее белән котлый.  

Сезнең белән хезмәттәшлек безгә Санкт — Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә үтүче татар милли — мәдәни чаралардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. 

Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт!

Бөтен күңелдән Татар Порталының арытаба иҗади уңышлары чәчәк атуын телибез.

  Рената Байтемирова, Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәрендә милли проектлар җитәкчесе

Менә тагын бер ел үтеп китте. Ул нәтиҗәле һәм мәгьнәле булды. Төньяк — Көнбатышта яшәгән татарлар өчен «Питер — Татар» порталы булу истәлекле вакыйга. Бергә без уңышка ирешәбез. Арытаба да бергә хезмәттәшлек итү мөһим.

Порталны төзү башлангычында торучыларга һәм әлеге эшне дәвам итүчеләргә рәхмәт. Миңа килгәндә булдыралганча ярдәм итәргә тырышачакмын.

 Зур бәйрәм белән Сезне!

 Рената Байтимерова, Гатчина шәһәрендә Татар- башкорт көннәре проекты җитәкчесе.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости