Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталына ике ел тулды.

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы турында сөйләгәндә сүзне һичшиксез аңа нигез салучы, иҗат итүче җитәкчесе һәм баш мөхәррире Равил Зөфәр улы Закировтан башларга кирәк.

Бераз артка китеп узган ике Санкт — Петербург Татар порталы Медиафорумнарына күз салу мотлак. Тәүге татар медиафорумы Санкт — Петербургның Милләтләр йортында  2019 елның 31 октябрендә узган иде.  Чараның максаты арытаба татар матбугатын үстерүгә һәм журналистларның һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелде.

Медиафорум Татар АССРы төзелүнең  100 еллыгына багышланды. Форум Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров башлангычы белән оештырылды. Әһәмиятле чараны уздыруда Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) зур ярдәм күрсәтте. Җитди сөйләшүдә төньяк башкаланың татар милли — мәдәни оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре һәм активистлар катнашты. Ул очрашуда Равил Закиров безне үзе алып барган зур һәм җитди эш белән таныштырды.

Равил Закиров чыгышы аеруча күп мәгьлүмат бирде. Ул җыелучыларга үзе алып барган зур һәм җитди эшне экранда күрсәтеп кенә калмыйча, җентекләп сөйләде дә. Төньяк башкала татар порталын оештыру үзенчәлекләре һәм алда торган планнары турында сөйләде. Сорауларга ихлас күңелдән тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирде. Шушы сайт кысаларында компьютер челтәрендәге төрле интерактив интернет-сервислар белән дә таныштык.

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталының икенче медиафорумы 2020 елның 31 октябрендә онлайн форматта узды.

 Сөйләшү, шулай ук, җитди узды.

Әлеге үткән ике медифорумга һәм Санкт- Петербург Татар порталының эшчәнлегенә йомгак ясап түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. Оештырылуына ике генә ел узуга карамастан, татар порталы  үзенә шактый күләмдә укучылар туплады. Портал яңалыклары белән танышып баручылар аның эшенә  югары бәя бирә. Милләт тормышына, тарихына  һәм заман хәбәрләренә багышланган язмалар тема һәм  жанр төрлелеге белән аерылып тора. Материалларны күркәм фоторәсемнәр бизи.

Санкт — Петербург Татар порталы яңалыклары, хәбәрләре һәм язмалары нигездә ике — татар һәм урыс телләрендә алып барыла. Бу бик җайлы. Туган телне искә төшерергә яки өйрәнергә теләүчеләр өчен менә дигән «шпаргалка».

Шунысын да әйтергә кирәк: хәзер Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр һәр көнен татар порталында урын алган хәбәр — яңалыклар белән танышудан башлый.  Үзләре язарга теләүчеләр өчен  дә мәйдан җитәрлек.

 Милләтебезгә хезмәткә фидакарьлек, булдыклылык, халкыбыз йолаларын гадел саклау, олы буынны ихтирам итү һәм тарихыбызда калган серләрне ачарга теләү кебек гүзәл сыйфатлар хас. Менә шундый омтылыш — теләкләр Равил Закировны татар порталы иҗат итүгә этәргәндер дә. Аның фидакарь ярдәмчеләреннән Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы командасы төзелде. Команда «беренче чакыру белән» үткер эш коралы — каләмгә тотынырга әзер

Менә ул төньяк башкала Татар порталы командасы әгъзалары:

1 Равил Закиров — Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы баш мохәррире

 2 Зәрия Хәсәнова, Татарстанның Даими вәкиллеге каршында төзелгән Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

 3 Линара Николашкина — яңалыклар мохәррире, мәдәни — массакүләм чаралар күзәтүчесе һәм фотохәбәрче

  4 Кәтифә Гайнетдинова — Бөтенрусия конгрессы «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлары хәбәрчесе,  «Рiter.tatar«  порталы журналисты

 5 Таһир Вәлиуллин — яңалыклар мохәррире

 Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы хәбәр — яңалыклар язу белән генә чикләнми. Төрле данлы даталарга багышлап бәйге — ярышлар һәм викториналар да оештыра. Аларның һәркайсы халкыбыз һәм туган телебез белән бәйле.  Төньяк башкала җирлегендә оештырылган татар порталының кыйммәте дә әнә шунда. Милләтенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диелә билгеле мәкальдә. Әгәр Равил Закиров оештырган татар порталы заман сулышы белән сугарылмаса,  үз мәгънәсен югалтыр иде.

 Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы әле сабый гына. Дөньяга килүенә ике ел  гына  булуга карамастан, ул инде киләчәккә ныклы һәм ышанычлы адымнар белән бара.

Санкт — Петербург Татар порталы миңа Атаулла Баязитов нигез салган «Нур — Свет» гәҗитен хәтерләтә. Атаулла Баязитов та шушы порталны иҗат иткән Равил Закиров кебек канатланып һәм рухланып йөргәндер. Милләт вәкилләре ана телендә чыккан гәҗитне кулларына дулкынланып алган минутларны күз алдына китереп ләззәтләнгәндер. 

 Бер — берсен гасырлар аерган бу иръегетләрне шулай да рухи якынлык, милләтпәрвәрлек берләштерә.

Һичшиксез тәүге татар гәҗите туган калада  милләттәшләр бу мәсьәләдә ныкышмалылыгын һәм революцион кыюлыгын күрсәтә. Санкт — Петербург татар порталы бүген көнүзәк мәсьәләләрне вакытында яктыртып, максатчан эш алып бара. Шунысы куанычлы, татар порталына нигез салган Равил Закиров бу эшкә  иҗат күзлегеннән караган,  мөстәкыйль фикер йөртеп аның үзенчәлекле һәм кызыклы булуына ирешкән. 

 Язганнарыбыз буш сүз булмасын портал командасы әгъзаларын тыңлап карыйк.

Линара Николашкина — яңалыклар мохәррире, мәдәни — массакүләм чаралар күзәтүчесе һәм фотохәбәрче:

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталын  «Рiter.tatar« икееллык юбилее белән ихлас котлыйм!

 Бу юбилей минем өчен куанычлы. Татар порталы төзелгәндә мин аның башлангычында тордым һәм хәзер дә укучылар белән бәйләнештә калам. Безнең портал татар дөньясында үзенә күрә бер белешмә булып тора.

Социаль челтәрләрдәге өзлексез тасма татар дөньясының мәдәният белән тулы тормышта яшәвен һәм үз халкына зур сөю кичерүен сөйли. 

Хәзерге вакытта порталның баш мохәррире Равил Закиров @ravil.tatar барлык чыгымнарны үзе күтәрә. Без күбесенчә хәйриячелек белән шөгыльләнәбез.

Волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга чакырганда, мин татар халкы волонтеры, дип җавап бирәм. Миңа үз көчемне кулланыр урын бар.

Портал эше шәһәрдәге иҗтимагый оешмаларга рухи көч бирде, безгә карап, сайтлар һәм социаль төркемнәр активлашты. Без альтруизм һәм ватанпәрвәрлек дулкынында зур эш башкарабыз.

Баш мохәррир Равил Закировка һәм безнең командага иҗади уңышлар телим, дусларча шартларда максатларга  һәм теләкләребезгә ирешик, икътисадый ярдәм табыйк!

Кәтифә Гайнетдинова — Бөтенрусия конгрессы «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлары хәбәрчесе,  «Рiter.tatar«  порталы журналисты :

Ике ел эчендәге @piter.tatarдагы гомум эшчәнлек вакытында һәм портал советы остазлары ярдәмендә без аны кызыклы һәм файдалы итүгә ирештек.  Иң мөһиме, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә генә түгел,  аннан ерак читтә дә, хәтта башка континентларда да татар гаиләсен берләштерүче көчкә әйләндек.

Безнең  «Петербург Татар порталы»  булу искиткеч яхшы — уртак эшебезгә озын гомер телим. Амин!

Таһир Вәлиуллин — яңалыклар мохәррире:

«Питер -Татар» порталын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм!

 Әлеге команданың бер өлеше булуыма чиксез шатмын. Без бергә бик зур һәм мөһим эш башкарабыз. Безнең эш турында Казанда гына түгел, аннан читтә дә  беләләр һәм сөйлиләр.

 Киләчәктә безнең эш тагын да зуррак нәтиҗә бирер, дип өметләнәм.

Равил Закиров — Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы баш мохәррире:

 Ике ел эчендә Татар порталы  командасы сан ягыннан да, һөнәри яктан да нык үсте. Коллективта ирекле иҗади атмосфера, шул ук вакытта, командадагы һәркем үз эше өчен җавап бирә һәм мөмкин кадәр күбрәк сыйфатлы мәкалә бирергә тырыша. Оператив эшләргә кирәк, шунлыктан без татар телендәге мәгълүмат чараларын һәм каналларын даими күзәтәбез. Моннан тыш,  порталга татар оешмалары белән булган аралашу ярдәм итә. Нәтиҗәдә яңалыклар һәм материалларны турыдан — туры алабыз. Портал каршында Киңәш эшли. Анда без мөһим мәсьәләләрне карыйбыз һәм карарлар кабул итәбез. ZOOM-очрашуларны даими үткәреп торабыз. Күптән түгел «Питер Татары Штабы» булдырдык, анда төбәктәге татар оешмалары бер-берсе белән мәгълүмат алыша ала. 

 Петербург Татар порталы милли чараларны гына яктыртып калмый, үзе дә оештыра, күбесе онлайн форматта үтә. Ике ел эчендә шундый зур чара ун тапкыр үтте. Атна саен ZOOMда һәм YouTube “Питер Татар”  каналында кызыклы темага лекцияләр һәм күренекле татарлар белән интервьюлар уза. Милли-мәдәни чаралар видео репортажлар һәм махсус проектлар, видеоязмалар рәвешендә дә бирелә.

Моннан тыш, Портал Татарстаннан килгән мәртәбәле кунакларга, иҗади коллективларга, матбугат чараларына һәм студентларга мәгълүмати теләктәшлек һәм дусларча ярдәм күрсәтә. Татар дөньясын яктырту һәм мәгълүмати берләштерү Портал эшенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Безне укучылар һәм порталга язылучылар яңалыклар һәм булачак милли — мәдәни чаралар турында WhatsApp, Telegram, Контакт, Классташлар, Instagram, Facebook, Twitterда һәм  мобиль кушымта «Питер Татары», piter.tatar сайтында һәм электрон почта аша таныша һәм үз яңалыкларын тәкъдим итә ала.  Без аларны рәхәтләнеп бастырып чыгарабыз.  Үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен алар мәгълүмат чаралары (Контакт) һәм Telegram-чатында калдыра яки әңгәмә вакытында белдерә ала.  

Без бик күп сораулар алабыз. Аларның һәркайсысына  җавап бирергә һәм кирәк булса мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең төп аудитория 25 яшьтән өстәгеләр, әмма без  яшьләргә дә кызыклы тәкъдимнәр белән TikTok аша чыгарга омтылабыз. 

Шулай итеп, Портал төрле фрмат һәм каналлар аша  укучыга мәгълүмат җиткерергә тырыша.

Шәхсән үз исемемнән Татар порталы командасына ирешелгәннәр белән тукталмагыз, һөнәри белем даирәсен киңәйтегез, инициатива һәм иҗади мөмкинлек күрсәтеп арытаба үсегез дип телим. Бергә эшләгәндә генә  иң кыю идеяләр һәм проектлар тормышка ашарга мөмкин.

Безнең мәгълүмат партнерларына һәм дусларга ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Бергә без күп нәрсәгә ирешербез. Эшчәнлегебезне, әлбиттә, кадерле укучыларсыз һәм тамашачыларсыз күз алдына китереп булмый. Төбәктәге татар мәдәниятенә игътибарыгыз һәм тәкъдимнәрегез өчен зур рәхмәт. Онытмагыз, безнең телнең һәм гореф — гадәтләрнең саклануы һәм үсүе һәрберебезгә бәйләнгән.

Ихтирам белән Равил Закиров, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы баш мохәррире.

Петербург «Татар Порталы» Татарстанның Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең зирәк һәм акыллы җитәкчелеге ярдәмендә барлыкка килде һәм арытабангы эшчәнлеген бары тик бергә генә күзаллый. Шунлыктан даими вәкил Ренат Вәлиуллинны без  порталның лаеклы команда әгъзасы дип исәплибез һәм аңа сүз бирәбез.

Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле:

Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән «Питер — татар» порталын тәүге юбилее белән котлыйм.

 Интернет портал өчен 2 ел зур дата булмаса да,  шул ук вакытта, ул проектның уңышлы булуы турында сөйли.  

Иң мөһиме — портал төньяк башкаладагы татар тормышының үзәгенә әйләнде.

Безнең Вәкиллек Татар порталы төзелгән чорда аның башлангычында торды һәм «Татар Порталы»ның ышанычлы партнеры булып кала.

Каләмдәшләр сөйләгәнне Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе, «Татар Порталы» командасы әгъзасы Зәрия Хәсәнова язып алды.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости