2021 елның 11нче май көне йөрәкләрне өшетерлек хәбәр алып килде. Татарстанның башкаласы Казанда бер бәндә 175 нче гимназиядә балаларга карап ут ачкан.

 Беркем дә, бернинди дә фаҗига көтмәгән вакытта иртәнге якта коралланган бу бәндә (аны кеше дип атап булмый) мәктәпкә бәреп керә һәм ата башлый.

 Җәүдәт Фәйзи исемендәге урамда урнашкан әлеге гимназиядә белем алучы  сигезенче сыйныфтан җиде  бала — дүрт малай һәм өч кыз, бер  укытучы һәм мәктәптә эшләүче бер хатын һәлак була.

  Бу хәл бөтен ил, бигрәк тә татар халкы өчен әйтеп бетмәслек фаҗига. Болай да, төрле сәбәпләр аркасында халкыбыз саны кими бара.

Әлбиттә, бу фаҗигане петербурглылар да авыр кичерде. Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге каршында шартлы мемориал оештырылды. Анда җиргә Казан дип язылган. Шәһәрдә яшәүчеләр  Казанның 175нче гиназиясендә һәлак булган балалар истәлегенә чәчәк гөлләмәләре салды, уенчыклар алып килде. Шунда ук Хәтер дәфтәре ачылды.

 Фаҗига уңаеннан Президент В.В. Путин, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, башка рәсми вәкилләр һәм чит илләр җитәкчеләре Татарстанның кайгысын уртаклашты.

12 май Татарстанда кайгы көне дип игълан ителде.

Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы (баш мөхәррире Равил Закиров) казанлылыр кайгысын ихлас уртаклаша. Яңадан мондый фаҗигаләр булмас дип ышанабыз.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости