Бүген безнең ил үзенең иң мөһим, иң зур бәйрәмен билгели. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Кичә Пискарев зыяратында «Ватан — Ана» монументына чәчәк гөлләмәләре һәм веноклар салынды, туганнар каберлегендә шәмнәр кабызылды.

Дөньядагы иң зур туганнар каберлегенә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләр алдыннан йөзләрчә петербурглы килгән иде. Салкын һава да, иртәдән бирле коеп яуган яңгыр да комачаулый алмады.

Бу фаҗигале вакыйгаларны үз күзе белән күргәннәр саны кимегәннән — кими. Хәзер шәһәрдә аларның саны 80 меңнән азрак.

Пискарев мемориал зыяраты — Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган кайгылы һәйкәл. Аның төп аллеясы буйлап иртәдән тантаналы — матәм колоннасы узды. Ленинградны саклауда батырларча һәлак булганнарны искә алу өчен шәһәрнең хакимият җитәкчеләре, депутатлар, ветераннар, яшьләр һәм төрле катлам кешеләре, шәһәрдә яшәүче барлык милләт вәкилләре килгән иде.

Елдагыча бу чарага төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр дә кушылды. Аны Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге әгъзалары Дамир Сабиров һәм Шамил Шәяхмәтов оештырды.

 Татарстан Республикасы исеменнән «Ватан — Ана» монументына венок куелды.

2001 елда биредә Хәтер Аллеясы төзелгән иде. Анда  Ленинградны яклап Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә дә мәрмәр такта куелды. Тактага: «Татарстан Республикасы. Камалыштагы Ленинградны яклаган якташларга мәңгелек истәлек» дип язылган.

 Милләттәшләр әлеге истәлек тактасына чәчәкләр салды. Чыгышлар татар телендә дә, урыс телендә дә яңгырады. Бер минут тын калып һәлак булганнарны искә алдылар.

 Истәлек өчен күмәкләп фотога да төштеләр.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар Муса Җәлил һәйкәле янында дәвам итте. Татар халкының батыр улы Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге, Санкт — Петербург Татар порталы, «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар оешмасы һәм Төбәкара «Файда» җәмгыяте әгъзалары катнашты. 

  Петербургта яшәүче сугыш ветераннары шәһәр хакимияте исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр алды.

  Бүген шәһәрнең һәм өлкәнең барлык районнарында Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үтә

 Петербургта Бөтендөнья Бөек Ватан сугышы ветераннары, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, гитлерчыларга каршы коалиция әгъзалары катнашлыгында видеоконференция оештырылачак. Анда 30га якын илдән 100 кешенең катнашуы көтелә.   

Зәрия Хәсәнова,

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Фотоларда чаралардан күренешләр.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости