Телсез идек, Тукай безне телле итте Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте Күгебездә балкып торган йолдыз булып, Кара төндә өстебезгә энҗе сипте Башкортостанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш
Санкт — Петербургта бөек әдип Габдулла Тукайның 135 һәм Татарстанның төньяк башкаладагы Даими Вәкиллеге төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан шагыйрь һәйкәле янында тантаналы милли — мәдәни чара үтте. Петербургта әлеге юбилейларга багышланган бу икенче зур тантана. Әлеге чара «Тукай укулары» кысаларында оештырылды.
Санкт — Петербургның Амбассадор кунакханәсендә узган зур милли — мәдәни тантана турында без бәян иткән идек инде. Ул тантана үз эченә татар поэзиясе кичәсен һәм Татарстанның биредәге Даими вәкиллеге юбилее чараларын алды.
Татар поэзиясе кичәсе бөек әдип Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган иде. Милли — мәдәни тантана кысаларында Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) 25 еллыгы да билгеләнде.
Бөтен дөньяда апрельнең 26сында Тукай поэзиясенә, аның язмышына һәм гомумән, татар әдәбиятына һәм теленә битараф булмаганнар бөек әдипкә карата булган ихтирам-хөрмәтен күрсәтә. Бу уңайдан Петербург татарларының изге урыны бар. Ул Санкт- Петербургның нәкъ үзәгенә куелган Габдулла Тукай (авторлары сынчылар: Әхнәф Зыякаев һәм Ян Нейман) һәйкәле.
Быел да, гадәттәгечә, Тукай шигьранә дуслык мәйданына милләттәшләрне генә түгел, башка милләт вәкилләрен дә җыйды.
Габдулла Тукай иҗаты — татар милләтенә генә түгел, барлык төрки халыклар өчен дә мөһим һәм әһәмиятле. Үзенең кыска гына гомерендә татар халкының лаеклы улы, горурлыгы һәм классик язучысы мәңге сүнмәс һәм үлемсез әсәрләр язып калдырды. Тукай әсәрләре жанр төрлелеге белән дә, күп телләргә тәрҗемә ителгән булуы белән дә дөнья әдәбиятын баетты. Хәзер дә халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда өзелмәс җеп булып хезмәт итә.
Тантаналы чара Коръән уку һәм Габдулла Тукай һәйкәленә хәрби — диңгез институтында белем алучы курсантларның чәчәк гөлләмәләре салу хәрби йоласы белән ачылды.
Тантананы ямьләп Казаннан мәртәбәле кунак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин да килгән иде. Алар Татарстанның төньяк башкаладагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән икесе ТР исеменнән һәйкәлгә чәчәк гөлләмәләре кәрзине куйды. Шулай ук чәчәк гөлләмәләрен шәһәрнең Татар милли — мәдәни мохтәрияте ( рәисе Рәис Яркәев), Төбәкара мәдәни — мәгариф оешмасы «Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» ( җитәкчесе Рәшид Мәһдеев), Төбәк иҗтимагый берләшмәсе «Файда» татар мәдәни оешмасы» ( җитәкчесе Айрат Маннанов) һәм Санкт — Петербург морзалар җыелышы ( рәисе Сәлим Хәсәнов) һәм башка иҗтимагый оешмалар, шәхси кешеләр дә салды.
Җыелучылар алдында тәбрикләү сүзе белән мөфти Равил Панчеев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Санкт — Петербург Законнар чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Анатолий Дроздов, шәһәрнең Милләтләр йорты директоры Валерий Николаев, Петроград районы хакимияте җитәкчесе урынбасары Андрей Цибиногин, шәһәрнең һәм өлкәнең татар милли — мәдәни иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары чыгыш ясады.
Әлбиттә, Казаннан килгән хөрмәтле рәсми кунак Фәрид Мөхәммәтшин чыгышын җыелучылар йотлыгып тыңлады. Саф татар телендә яңгыраган сүзләр күңелләргә җылы нур булып күчте. Фәрид Хәйруллович Татарстанда йөздән артык милләтнең бер гаиләдәй тату һәм дус яшәвен ассызыклады. Казан белән Петербург арасындагы икътисадый, мәдәни һәм мәгърифәти элемтәләргә тукталды.
Бу көн тудырган тәэсоратлары белән шәһәрнең милли — мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев, Тосноның «Изге юл» җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура Киңәше, Төбәкара мәдәни — мәгариф оешмасы «Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» әгъзасы Юнис Локманов, язучы, шагыйрь, журналист Рәхим Теләшев, билгеле рәссам Рәшид Гыйләҗев һәм башкалар уртаклашты.
Билгеле артистлар Альберт Әсәдуллин, Динар Байтимеров һәм Ярамир Низаметдинов Тукай көне өчен күңелләргә үтеп керердәй моңлы җырлар әзерләгән иде.
Чыгышлар һәм җырлар Тукай язган әсәрләр белән аралаштырып алып барылды. Шагыйрә Халидә Гыйләҗева үзе язган шигырьләрне дә укып ишеттерде. Әйткәндәй, аңа «ТАССРга — 100 ел» юбилей истәлекле билгесе тапшырылды. Халидә ханым бу игътибарга лаек. Ул күптән төрле милли — мәдәни чараларны үзе язган шигырьләр белән бизи.
Бүләкләр турындагы сүзне дәвам итеп, бу көнне күпләр рәхмәт хатларына һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Аларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм шәһәрнең Татар милли — мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев тапшырды.
Кунакны бүләксез озатмыйлар. Шушы күркәм гадәткә тугры калып петербурглылар олуг кунак Фәрид Хәйрулла улына берничә картина һәм Петербург татарларына багышланган китаплар бүләк итте.
Санкт — Петербургта һәм өлкәдә Тукайга багышланган чаралар ел саен күп халык катнашлыгында үтә. Бу милли — мәдәни чараларны Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге югары дәрәҗәдә оештыра.
…Көн шактый салкын булса да, өстән явып торса да халык таралышмады. Ә табигать бу көнне талантлы гомере вакытсыз өзелгән Кечкенә Апушны кызганып елый иде бугай.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.