Хөрмәтле Разил Исмәгыйлович һәм Мирсәет Миншаһитович Петербург татарларына зур шигъри бәйрәм бүләк иттеләр.

Разил ВӘЛИЕВ
САГЫНЫРМЫН, ПЕТЕРБУРГ

Яшь гомерем узды минем
Җирләр сөреп, иген урып...
Малай чактан, ымсындырып,
Дәшеп торды Петербург.

Илләр гиздем, бәхет эзләп,
Хыяллардан сарай корып...
Юлларыма маяк куеп,
Көтеп торды Петербург.

Шушы җирдә татар халкы
Гомер иткән шәһәр корып...
Син бит Тукай шәһәре дә,-
Безнең шәһәр Петербург!

Мин, ниһаять, килдем сиңа,-
Әмма булмас озак торып,
Казанымны ташлый алмыйм...
Сау бул инде, Петербург.

Хәтеремдә яшәрсең син
Ак томандай ап-ак булып.
Казанымда яшәп, сине
Сагынырмын, Петербург.
        ---------------
            22.04.2021.

Шуңа өстәп Разил абый безгә — биредә яшәүче татарларга бүләк итеп яңа шигырь да калдырды. Бик зур рәхмәт Сезгә хөрмәтле аксакалларыбыз. Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр исеменнән Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости